Тукай музее шагыйрьнең 1943 елда басылган китабының уникаль нөсхәсен тәкъдим итә

22Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап «Без сугышта юлбарыстан көчлебез» проекты тормышка ашырыла. Проект кысаларында Тукайның 1943 елда дөнья күргән беренче академик басмасының беренче томының сугыш кырларында булган нөсхәсе тәкъдим ителә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

«Музей экспозициясендә тәкъдим ителгән һәм ТР Милли музее фондларында саклана торган „Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы“ темасын ача торган экспонатлар — китаплар, открытка, фотография һәм башка тарихи документлар белән социаль челтәрләрдә танышу мөмкинлеге ачыла», — диде ул.

Директор билгеләп үткәнчә, шулар арасында иң уникаль экспонат — Тукайның 1943 елда дөнья күргән беренче академик басмасының беренче томының сугыш кырларында булган нөсхәсе. Китап 1943 елда — Габдулла Тукай үлеменә утыз ел тулган елда дөнья күрә.

«Уникаль китап ТР Милли музее фондларында саклана: ул Бөек Ватан сугышында катнашкан күренекле татар әдибе, журналист Мөхәммәт Садри (1913-1999) китапханәсеннән. Биредә аның берничә автографы бар. Аларның берсендә бу басманың фронт юллары буйлап Көнбатыш Украинадан Берлинга барып җитүе турында язылган», — дип сөйләде ул.

«Тагын бер язма — кыска, ләкин хәтердә мәңгегә уелып кала торган горур юллар: „Тукай рейхстагта да булды, дошман өнендә җиңү яулап йөрде!“. Җәяләр эченә „3 майда булдык“, — дип тә өстәлгән», — диде музей директоры.

Габдулла Тукай әдәби музее хезмәткәрләре төрле елларда «Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы» темасына мөрәҗәгать итәләр. Коронавирус инфекциясенә каршы профилактика чаралары үткәрелү сәбәпле, проект Габдулла Тукай әдәби музее сайтында, Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә гамәлгә куела.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 858

Комментирование запрещено