Россия хөкүмәте һәм Россия Үзәк банкы, COVID-19 пандемиясенә каршы көрәш кысаларында, икътисади чаралар пакеты эшләп чыгарган иде. Ул финанс һәм икътисад секторлары тотрыклылыгын тәэмин итү, авыр финанс хәлдә калган гражданнарга, кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү өчен булдырылган.
«Волжская коммуна» газетасының һәм “Губерния” телеканалының берләштерелгән матбугат үзәгендә 28 апрельдә массакүләм мәгълүмат чаралары, кече һәм урта бизнес вәкилләре, өлкә халкы өчен шушы проблемаларга багышланган онлайн-брифинг оештырылды. Россия Үзәк банкының Самара бүлеге идарәсе җитәкчесе Марина Мясникова, ипотека һәм кредит оешмалары вәкилләре, әлеге ярдәм чаралары хакында төгәлрәк аңлатып, сораулара җавап бирделәр.
- Россия Үзәк банкы финанс хәлне тотрыклыландыру өчен нинди чаралар күрә һәм чынлыкта алар ничек эшли? Эшен югалту, керемнәре кимү сәбәпле авыр финанс хәлдә калган кредитлы кешеләргә нинди ярдәм чаралары күрсәтелә? Читать полностью →