Бөек Җиңүнең 75 еллыгына — Яңа Ярмәк авылында яңа һәйкәл

?????

9 май көнне Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Коронавирус таралу сәбәпле, чаралар гадәттәгечә массакүләм рәвештә уза алмаса да, күңелләргә бәйрәм рухын онлайн форматта күчерергә тырыштылар. Күптөрле илкүләм Җиңү бәйрәме акцияләре дә үтте.

Яңа Ярмәк авылы клубы да “Үлемсез полк», “Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә агач утырту”, “Җиңү тәрәзәләре”, “Өйдә җырла”, «Балаларга сугыш турында укыйбыз”, “Җинү рәсеме” кебек акцияләрдә катнашты.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына авылыбызның мәктәбе каршында сугыш ветераннарына яңа һәйкәл пәйда булды. Моның өчен Яңа Ярмәк халкы район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдиновка, Ярмәк җирлеге башлыгы Минсагит Низаметдин улы Шәйхетдиновка рәхмәтләрен белдерә!

9 май көнне иртәдән кичкә кадәр урамда хәрби-патриотик җырлар яңгырады. Кешеләр, самоизоляция булса да, саклык  чараларын үтәп, яңа һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Ел саен май аенда без сугыш ветераннарыбызның батырлыкларын искә алабыз һәм җирдәге тыныч тормыш өчен аларга рәхмәтләребезне белдерәбез.

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбызны онытмыйк! Аларга мәңгелек дан!

?????????? ????? ????? ?????

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 888

Комментирование запрещено