Кырлар-тургайлар иле

654072_mainЯкты дөньяга килгәнбез Иске Ярмәк җирендә,
Сабый чагыбыз гөрләп үтте кырлар-тугайлар илендә.
Без бик бәхетле, тәүфыйклы балалар булып үстек.
Тургай моңын отып алып, матур җыр суза идек.

Ул заманда кырларда игеннәр күкрәп уңды,
Игенчене сөеп-мактап, тургай моңлы җыр сузды.
Очынып сайрыйлар иде без басуда булганда,
Балачактан барып йөрдек кырларга утау утарга.

Арып, җәяү кайткан чакта ерак басу-кырлардан
Моңлы тургай тавышы арындырды моңсу уйлардан.
Хәзер инде ул чорлардан бик күп еллар үтсә дә.
Тургай моңын ишетәм күк чәчләргә чал төшсә дә.

Кая китте ул вакытлар, бик күп кырлар чәчелми.
Тургайлар кая югалды, моңнары ишетелми.
Аллаһы яраткан җирнең нигә кадерен белмибез?
Җир кешесе була торып барлык кырны сөрмибез.

Үзебезнең битарафлык аркасында түгелме?
Кырларда шайтан таягы үсә инде, билгеле.
Ул кырларда күкрәп игеннәр уңар иде,
Игенченең хезмәтен зурлап, тургайлар сайрар иде.
Бер чирек җир калдырмый иген чәчелә иде.

Арабызда әлегә бар җирне сөйгән кешеләр.
Алар бик интегеп кенә тормыш йөген сөйриләр.
Аларның тырыш хезмәтенә тормыйк аяк чалырга.
Өйрәник кешене мактап, зурлап каршы алырга.

Без дә аларга кушылып, бу хәлне җиңеләйтик.
Кырлар безгә рәнҗемәсен, карашыбызны үзгәртик.

Гөлсем ХӨББӘТОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1276

Комментирование запрещено