Сабантуйлары июньнең икенче яртысында узачак?

news_29243Татарстан, гомумән, татар халкын соңгы арада быел Сабан туйлары булырмы дигән сорау борчый. Безнең мәгълүматлар буенча югары даирәләрдә Сабантуйны июньнең икенче яртысындагы ял көннәренә кую турында сөйләшәләр.

«Шәһри Казан» хәбәрчесе мәгълүматларына караганда, җитәкчелектә милли бәйрәмебезне июньнең икенче яртысындагы ялларга билгеләү турында килешү бар. Конкрет даталары Татарстан Президенты Указы нигезендә тәгаенләнәчәк.  

Бүген бу хакта журналистлар белән аралашу вакытында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова да тукталып узды. Сабан туйлары хакында сорауга ул әлеге вакытта аның кайчан һәм ничек үткәрелүе турында фикер алышу бара, дип искәртте.  

matbugat.ru

Просмотров: 1449

Один комментарий

  1. Июльдә печән туй яки чалгы туй буладыр инде ул