Бер ел элек Самара өлкәсенең татар яшьләре лидеры Фәрхәд Мәхмүтов вафат булды
1989 елның 9 сентябрендә төшерелгән фотосурәткә игътибар итегез әле. Әнә, сафның иң ерак утыргычында тыйнак кына бер яшүсмер утырып тора. Ул олы апалары һәм абыйлары белән Казан галиме Фаяз Хуҗинның Идел Болгарстаны археологиясе буенча лекциясен тыңлый. Егетнең зур кызыксынуы йөзенә үк чыккан…
Бу вакыйгадан соң Иделдә күп сулар акты. Вакыт үтүгә карамастан, фотога төшүчеләр арасыннан Фәрхәдне күпләр танып алыр, чөнки Самара өлкәсенең татар мохитына аз гына булса да катнашы булган кеше Фәрхәд Мәхмүтовны бик яхшы белә иде. Ул әле малай чагыннан диярлек, 17 яшеннән, баскан юлыннан тайпылмыйча, бертуктаусыз армый-талмый халкына, милләтенә, диненә хезмәт итте. Милләтпәрвәр алынган эшенә шулкадәр тугрылыклы иде, хәтта 1991 елның июнендә армиядән ун көнлек ялга кайткач та, «Туган тел» җәмгыятенә килеп, Сабан туен оештырырга ярдәм иткән иде. Аннан әле бер истәлекле фото да калды.
Хәрби хезмәтен тәмамлагач, Фәрхәд Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга китсә дә, Самара татар тормышыннан аерылмыйча яшәде.
Диплом алып кайткан тарихчы үзен татар милли чараларын оештыру эшендә тапты, вакыты, көче белән санашмады, уфтанмады, тырышып эшләде һәм аның тырышлыгын халык та күрде.
Шушы өч дистә еллар эчендә Сабантуй, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәре, балалар фестивальләре оештыру да Фәрхәд Мәхмүтовтан башка үтмәде. «Азатлык» татар яшьләре берлеген оештыруда катнашты, үзлегеннән Зыялылар клубы, татар дискотекалары, Чыршы бәйрәмнәре, караоке кичәләре, шигърият конкурслары булдырды. Татарстанның «Идел», «Сәләт» лагерьлары белән хезмәттәшлек итеп, күп татар балаларына шул лагерьларга юлламалар алырга булышып, милли үзаң тәрбияләүгә үз өлешен кертте.
Былтыргы майда без мәш килеп иң күләмле һәм җаваплы чарабызга – Камышлыда узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена һәм өлкә Сабан туена әзерләнеп йөри идек. Фәрхәд, гадәттәгечә, оештыру үзәгендә кайнады. Нурлаттан «шеф»ларыбыз килеп китте, берничә тапкыр оештыру комитеты Гагарин паркында күчмә утырышлар уздырды. Дүшәмбе көнне, 27 майда, кичен Халыклар дуслыгы йортында тагын җыелырга тиеш идек… Ләкин җыелырга көч таба алмадык — шул көнне иртән Фәрхәд вафат булды һәм, ике атна үткәч, Сабантуйны төп оештыручысыннан башка уздырырга туры килде.
Урының оҗмахта булсын, фикердәшебез, милли җанлы Фәрхәд дустыбыз! Алыштыргысыз кешеләр юк, диләр. Белмим шул. Самара өлкәсе татарлары арасында синдәй актив, ихлас күңелдән йөрүче кешеләр тагын булырмы икән?!
Шамил ГАЛИМОВ.
Просмотров: 939
Бар шул. Бик кызганыч