Кече яшьтән авыл хезмәтенә өйрәнеп, шуңа гадәтләнгән кеше терлек асрамыйча яши алмый, минемчә. Иренмичә, бирелеп эшләсәң, өстәлең сый-нигъмәттән сыгылып торыр.
Шенталы районының Денис авылында яшәүче Һади һәм Рузалия РИЗВАНОВЛАР нәкъ шундыйлардан — күп итеп терлек асрыйлар. Алар хуҗалыгында ат, сыерлар, сугым бозаулары, утызлап сарык һәм сансыз кош-кортлар бар. Мине уңган хуҗалар эш урыннарында каршы алдылар.
- Сыерлар көтүдә. Ә сугым бозауларын көтүгә җибәрмибез, шуларны ашатып йөрүем әле, — дип сөйләп китте Һади абый. Озак та үтмәде, ишектә кулына чиләк тоткан Рузалия апа күренде. Ул да сүзгә кушылды:
- Без инде лаеклы ялда булсак та, мал асрамыйча яши белмибез. Эшләп торган кешене авырулар да читләп уза, ә исәнлек, киресенчә, арта гына, — дип киң елмая хуҗабикә.
Мин хуҗаларны рәсемгә төшереп алгач, кирпечтән салынган зур, мәһабәт өйгә кереп, әңгәмәбезне дәвам иттек.
Татарстанның Чирмешән районы, Үтәмеш авылында туып-үскән Рузалия Салих кызы Ризвановлар гаиләсенә килен булып төшкәч, башта ире белән бергә җирле колхозда эшли, аннары почтага хат ташучы булып урнаша һәм утыз еллар чамасы халыкка газета-журналлар, хатлар һәм пенсия ташып, лаеклы ялга чыга.
Эшкә өйрәнгән кеше пенсиядә дә тик утырмый инде. Алар мал абзарын тагын да зурайтып, терлек санын арттырып җибәрәләр.
- Хәзерге яшьләр шәһәрдә яисә Себер якларында азапланып йөрегәнче, туган-үскән җирләрен эшкәртеп, мал үрчетеп яшәсәләр, авыллар таркалмас иде. Кайберәүләр мал асрауның файдасы юк, дип зарланырга ярата. Әйе, бер-ике баш мөгезле эре терлек белән генә алга китеп булмый. Күп итеп асрасаң, алар гаиләне генә түгел, үзләрен дә ашаталар, ярыйсы гына сумма кесәгә дә керә, — дип әңгәмәбезне дәвам итә йорт хуҗасы.
- Халык берни эшләмичә генә яшәргә тырыша. Чит ил машиналарында җилдертү, диңгез буенда ял итү турында хыяллана. Ә безнең чирәмле елга буйлары, шомырт әрәмәләре, җиләкле аланнарыбыз кай җире белән ким соң?! — дип кушыла Рузалия апа да.
Хуҗалар сөйләвенә караганда, арендага алынган өч пай җирләреннән килгән икмәк бик тә урынлы. Урман-кырлардан печән чабып ташырга, бәрәңге бакчасын эшкәртергә ат һәм мотоблок бар. Ә терлекләргә кышкылыкка мал азыгы, комбикорм җитми икән, тапшырылган сөт, саткан ит исәбенә хәзер бөтен нәрсәне дә сатып алып була.
Ризвановлар асраган сарыкларны авыл халкы рәхмәт укый-укый корбанга сатып ала. Сарык өсләрен алырга кызлары Гөлфия, Зөлфия, Зилия, оныклары һәм авыл хатын-кызлары булышалар. Ярдәм кирәккәндә, кияүләре дә читтә калмый.
…Шушы тату гаилә, төзек йорт белән хушлашып кайтып барганда, Сабан туе болынына күзем төште. Анда Ризвановларның сарыклары, тулы бер көтү булып, язгы үлән чемчеп йөриләр иде. Нинди матур күренеш! Иркен шул безнең кыр-басулар, яшел болыннар!
Аллаһыга шөкер, быел яз бик матур килде. Вакытында яңгырлар явып торгач, күкрәп печән үсә, иренмә генә, чабып ал! Алмагачлар, шомыртлар, сиреньнәр шау чәчәктә утыра. Авылга башларны әйләндерерлек хуш исләр таралган! Терлек асрап яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Тик мондый байлыкның кадере булмавы гына йөрәкне әрнетә.
Дөрестән дә, Һади абый әйтмешли, балаларыбыз бәхет эзләп, чит җирләрдә адашып, кыйналып йөрүдән кайчан туктарлар икән? Алар йөрәгендә кайчан да булса туган җиргә мәхәббәт уянырмы? Менә шушы борчулы сораулар мине өемә хәтле озата килде. Тик, кызганычка, җавап бирүче генә табылмады.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис авылы, Шенталы районы.
Просмотров: 895