Алина Загитова присоединится к тренировкам сборной России 2 июня / Алинә Заһитова Россия җыелма командасы тренировкаларына 2 июньдә кушылачак

загитова1+(2)+(1)База олимпийской сборной страны в Новогорске 25 мая возобновила работу в условиях пандемии коронавируса.

Олимпийская чемпионка 2018 года по фигурному катанию Алина Загитова завтра присоединится к тренировкам сборной России. 2 июня фигуристка приедет в подмосковный Новогорск, где в одноименном учебно-тренировочном центре возобновит тренировки в составе сборной. Об этом сообщает РИА Новости со ссылкой на источник, знакомый с ситуацией.

База олимпийской сборной страны в Новогорске 25 мая возобновила работу в условиях пандемии коронавируса. В центре работают все фигуристы из группы Этери Тутберидзе, входящие в составы главной и юниорской сборных России.

Напомним, что Алина Загитова находилась в Казани в период самоизоляции, а затем переехала в Ижевск, где отметила 18-летие и получила свое первое водительское удостоверение. При этом главный редактор дирекции спортивного вещания Первого канала Василий Конов выразил сомнение в том, что фигуристка успела пройти полный курс обучения в автошколе.

В декабре прошлого года Загитова заявляла о приостановке своей спортивной карьеры.

tatar-inform.ru

***

25 майда Новогорскида илнең Олимпия җыелма командасы коронавирус пандемиясе шартларында эшне яңадан башлап җибәрде.

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова иртәгә Россия җыелма командасы тренировкаларына кушылачак. 2 июньдә фигуралы шуу остасы Мәскәү өлкәсендә урнашкан Новогорскига киләчәк. Анда шул ук исемдәге укыту-тренировка үзәгендә җыелма команда составында шөгыльләнәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

25 майда Новогорскида илнең Олимпия җыелма командасы коронавирус пандемиясе шартларында эшне яңадан башлап җибәрде. Үзәктә Россиянең төп һәм юниорлар җыелма командалары составына керүче Этери Тутеридзе төркеменең барлык фигуристлары эшли.

Исегезгә төшерәбез, Алинә Заһитова үз-үзеңне изоляцияләү чорында Казанда булды. Аннары ул Ижевскига китте. Анда ул 18 яшьлеген билгеләп үтте һәм машина йөртү таныклыгын алды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 466

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>