Самара Дәүләт университетының Молодогвардейский урамындагы бинасында Валерий Грушин исемендә мәдәният үзәге ачылачак. Май урталарында губерна Думасы рәисе Геннадий Котельников андагы эш барышын тикшерде. Очрашуда шулай ук Үзәкне төзекләндерү эшләрен алып баручы “Прогресс-В” төзү компанияләре төркеме президенты Вазыйх Мөхәммәтшин, инициаторлары — шушы университетны тәмамлаган һәм хәзер инде аның президенты булган Виктор Сойфер һәм ректоры Владимир Богатырев та катнаштылар.
- Без Валерий Грушин белән бер группада укыдык. Аның катнашындагы музыкаль трио да нәкъ шушы бинада чыгыш ясый иде. Миңа Валерий Грушин оештырган “Поющие бобры” төркеме чыгышларын да ишетергә насыйп булды. Грушин, Головин һәм Лунев студентлар арасында бик популяр иделәр, — дип искә алды яшьлек елларын Виктор Сойфер.
Валерий туризм белән бик мавыга, иптәшләре белән Идел буйларын, Урал, Карпат, Алтай һәм Саян тауларын, Кольский ярымутравын йөреп чыга. 1967 елда, университетның соңгы курсында, өч егет Иркутск өлкәсенә китәләр һәм сәяхәтләрен тайгадагы метеостанциядән башларга булалар. Ләкин Валерий Уда елгасында суга батучы балаларны күреп ала һәм ярдәмгә ташлана. Салкын суда елга уртасыннан ике баланы алып чыга, ә хәлсезләнгән һәм бик нык өшегән Валерийны дулкын алып китә. Курсташлары һәм батыр егетне белгән дуслары 29 августта, Валера һәлак булган көнне, җыелышып, аны искә алу мәрәсимен табигать кочагында, ул яраткан бард җырлары җырлап үткәрәләр. Шуннан Валерий Грушин фестивале башланып китә дә инде.
Геннадий Котельников та Грушин вафат булган көнне яхшы хәтерли.
- Мине бу хәбәр бик тә тетрәндергән иде. Яшь кенә кеше, ике дә уйламыйча, күрмәгән һәм белмәгән балаларны коткарып, үзе һәлак булган. Бу — зур батырлык, һәм безнең өлкәдә аның исеме шулай саклануы белән мин бик горурланам. Грушин фестивале — Самара өлкәсенең визит карточкасы. Аның турында бөтен ил дә белә, автор җырлары яратучылар ул көнне көтеп ала һәм Мастрюков күлләре тирәсендә ел саен, автор җырлары җырлап, Валераны искә ала.
Миңа булачак үзәкнең архитектурасы бик ошады. Коронавирус тәмамлангач, без аны матур итеп ачып җибәрербез, һәм ул яшьләрнең талантларын үстерүгә, патриотизм, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләүгә ярдәм итәр, — ди Дума рәисе.
Мәдәният үзәге берничә бинада урнашачак: мемориаль аудиториядә Грушин музее, концерт залы бар. Анда студент халкы өчен генә түгел, бөтен самаралылар өчен дә күптөрле чаралар уздырырга мөмкин булачак. Әлбәттә, артистларның чишенү бүлмәләре, кабинетлары һәм гардероб та каралган.
- Шундый зур һәм әһәмиятле проектны безнең компаниягә ышандырып тапшырганнар икән, димәк, абруебыз бар. Ике ай эчендә эшнең зур өлешен башкарып чыктык, дияргә була. Бүгенге көндә 250 квадрат метр зурлыктагы Үзәкнең 7 метр биеклектәге төп залы төзекләндерелә. Төзү материалларының иң сыйфатлыларын сайлап, Мәскәү, Уфа, Оренбург шәһәрләреннән кайтардык. Диварлар да, түбә һәм идәннәр дә, сәхнә һәм утыргычлар да бер стильдә булып, тулы композиция тәшкил итәчәкләр. Безнең эшебез озак еллар халыкка хезмәт итәр, дип ышанабыз, — диде Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин “Бердәмлек” хәбәрчесенә.
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Просмотров: 944