Гаилә корып, үз тормышың белән яши башлагач кына әти-әнинең кайгыртучанлыгын, безнең өчен янып-көеп яшәүләрен чын-чынлап бәяли башлыйсың икән. Мин дә, бишенче дистәне ваклаган ике бала атасы, мөмкинлек булган саен гаиләм белән авылга, туган нигезгә ашкынам. Чөнки анда безне ике газиз кешем көтә.
Әтием Минсәхи һәм әнием Галия Сабитовлар Камышлы районының Яна Ярмәк авылында яшиләр. Аларның бергә гомер итүләренә дә 40 елдан артык инде. Әнием гомере буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Ул бар җиргә дә өлгерә: мәктәптә кайный, колхоз басуында суган-чөгендер утый, авыл тормышында актив катнаша иде.
Ә әтием, әле өлкән сыйныфларда укыганда ук, кызу урып-җыю вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Бөтен күңеле белән җирне, авыл тормышын яраткан егет мәктәпне тәмамлаганнан соң бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китми, колхозда кала. Ул механизатор да, машина йөртүче дә булып эшләде. Ә Бузулук аграр техникумын тәмамлаганнан соң агроном вазифаларын башкарды. Чәчү, урып-җыю вакытында әтине өйдә күрмәдек дисәм дә, дөрес булыр. Ул иртә таңнан чыгып китә, төнлә генә кайтып керә иде. Шулай да аңардан бер кайчан да: “Арыдым”, — дигән сүз ишеткәнебез булмады, ул хезмәтеннән, тир түгеп эшләвеннән чын ләззәт алып яшәде.
Әти белән әни безгә – өч балага гомер бүләк иттеләр. Сеңелем Ләйлә белән мин бүген Самарада, үз гаиләләребез белән яшибез. Ә менә Алиябез бик яшьли, фаҗигале рәвештә бакыйлыкка күчте. Бу кайгыны әти-әниебез бик авыр кичерделәр, шулай да бер-берсенә терәк булып, алга таба яшәргә көч таптылар.
Зур өебез бушап калгач, әти-әнигә икәү генә күңелсездер дип, тормыш иптәшем Светлана, балаларым Рөстәм һәм Аделина белән авылга еш кайтырга тырышабыз. Ә шушы көннәрдә туган нигездә җыелырга зур сәбәп бар — яраткан әтиебезгә һәм бабабызга 65 яшь тула.
Кадерлебез! Безнең өчен син — иң яхшы әти, якын дус һәм киңәшче, ә балаларыбызга — ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышанычлы яр булып озак гомер итегез.
Барлык туганнары исеменнән Илсур САБИТОВ гаиләсе белән.
Просмотров: 1187
Без дэ сезгэ шундый матур доньяда исэн сау гына озак еллар яшэргэ насып итсен дип телэклэребезне белдерэбез!
Бик матур гамэл кыласыз. Сездэн урнэк алырга кирэк.