Салават и Винера Ганеева назовут имя победителя онлайн-шоу «Татарстар» / Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева «Татарстар» онлайн-шоу җиңүчесе исемен атаячак

СнимокЗа победу сразятся пять самых ярких и артистичных вокалистов.

10 июня в Татарстане состоится финал масштабного онлайн-шоу и конкурса исполнителей «Татарстар». Приглашенной звездой финала станет народный артист РТ, заслуженный артист РФ Салават Фатхетдинов, который вместе с народной артисткой РФ и РТ Винерой Ганеевой определит победителя шоу. Об этом сообщает оргкомитет конкурса.

Выбрать победителя звездным экспертам помогут другие члены жюри и пользователи социальных сетей. Трансляция шоу начнется в семь часов вечера в сообществе конкурса во «ВКонтакте»«Одноклассниках» и Instagram, а также в официальных сообществах Республики Татарстан.

Ранее таланты участников оценили солист ВИА «Волга-Волга» Антон Салакаев, телеведущая Зухра Уразбахтина, популярная певица Лэйна, популярный блогер и победительница реалити-шоу «Холостяк» на ТНТ Дарья Канануха. 

В конкурсе исполнителей мог принять участие любой желающий, исполнив песню на любом языке не выходя из дома. Жюри оценивало креативность видео, исполнение песни, харизму, актерское мастерство исполнителя.

Всего на конкурс поступили более 300 заявок со всей республики и многих уголков России, а в финале оказались лишь пять самых ярких и артистичных вокалистов.

Среди них — Светлана Силантьева (51 год, Чистополь), Миляуша Нугманова (15 лет, Казань), Даниил Федоров (26 лет, Зеленодольск), Динар Шарафетдинов (21 год, Казань) и Алена Шишкина (21 год, Казань).

Главный приз шоу — профессиональная съемка видеоклипа и его продвижение в социальных сетях Татарстана.

tatar-inform.ru

***

Җиңү өчен берьюлы биш вокалист көрәшәчәк.

10 июньдә Татарстанда «Татарстар» масштаблы онлайн-шоу һәм җырчылар бәйгесенең финалы булачак. Финалга чакырылган кунак Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева белән шоуның җиңүчесен ачыклаячак. Бу хакта бәйгенең оештыру комитеты хәбәр итә.

Йолдызлы экспертларга җиңүчене ачыклау өчен башка жюри әгъзалары һәм социаль челтәр кулланучылары ярдәм итәчәк. Шоу трансляциясе бәйгенең «Вконтакте»«Одноклассники» һәм Instagram төркемнәрендә, шулай ук Татарстан Республикасының рәсми төркемнәрендә киче җидедә башланачак.

Алдарак катнашучыларның талантын «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле солисты Антон Салакаев, телевидение алып баручысы Зөһрә Уразбахтина, популяр җырчы Лэйна, популяр блогер һәм ТНТ каналындагы «Холостяк» реалити-шоу җиңүчесе Дарья Канануха бәяләгән иде.

Җырчылар бәйгесендә, өйдән чыкмыйча, теләсә кайсы телдә җыр башкарып, теләгән һәркем катнаша алды. Жюри видеоның креативлыгын, җырны башкаруны, җырчының харизмасын, актерлык осталыгын бәяләде.

Бәйгегә республиканың, Россиянең күп төбәкләреннән барлыгы 300дән артык гариза килгән. Ә финалга бары тик иң якты һәм артистлык сәләте көчле булган биш вокалист сайланган.

Алар арасында — Светлана Силантьева (51 яшь, Чистай), Миләүшә Ногманова (15 яшь, Казан), Даниил Федоров (26 яшь, Яшел Үзән), Динар Шәрәфетдинов (21 яшь, Казан) һәм Алена Шишкина (21 яшь, Казан).

Шоуның төп бүләге — профессиональ клип төшерү һәм аны Татарстанның социаль челтәрләрендә тәкъдим итү. 

tatar-inform.tatar

 

Просмотров: 581

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>