Сөлге җыю башланды: Татарстан авылларында Сабантуйлар 4 июльгә билгеләнгән

bfa36f3822affb7d3f418d71d1c21f70Авыл халкының Сабан туен булырмы дип борчылып көткәнен һәм бу хәбәргә сөенүләрен дә өстәп, аңа әзерлек башлануын сөйләде. Сабан туе районның барлык авылларында үтәчәк икән.

Апас районында кичә сөлге җыю йоласы үтте. Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова Сабан туе район үзәгендә оештырылмау сәбәпле, быел беренче тапкыр аны Каратун авылында үткәрүләрен әйтте. Каратун Апас бистәсенә якын булганлыктан, анда милли бәйрәм элек узмаган. Гәрчә Каратунда 2600 кеше яши.

Сабан туе мәктәп стадионында узачак, бәйрәмгә «Болгар» радиосын чакырырга уйлыйбыз, диде безгә авыл җирлеге башлыгы. Авыл халкының Сабан туен булырмы дип борчылып көткәнен һәм бу хәбәргә сөенүләрен дә өстәп, аңа әзерлек башлануын сөйләде. Сабан туе районның барлык авылларында үтәчәк икән.

Зәй районында да Сабантуй авылларда гына булачак. «Новый Зай» газетасы язганча, милли бәйрәмебез районның 22 авыл җирлегендә үтәчәк. Зәйдә шулай ук Җиңү Парады уздыру да планлаштырылмый.

Моңа кадәр республиканың ике зур шәһәрендә — Чаллы белән Әлмәттә дә Сабантуйның булмавы турында хәбәр ителгән иде.

shahrikazan.ru

Просмотров: 1125

Комментирование запрещено