Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Җәүһәр Мирзаҗан кызы
Булатовага – 80 яшь!
Кадерле һәм сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше
итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Изге теләкләр белән кызларыңҖәмилә, Камилә, Наилә, кияүләрең Наил, Рәфыйк.
* * *
Җәүһәр Мирзаҗан кызы
Булатовага!
Кадерле әбиебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез һәм корычтай исәнлек телибез. Алдагы көндә дә безне сөендереп, безнең өчен изге догалар укып, бәхетле, шатлыклы гомер итүеңне телибез.
Син бит, әбекәй, кояш безнең
өчен,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, хөрмәтлебез,
Иң кадерле, якын кешебез.
Изге теләкләр белән оныкларың Юлия, Рамил, Азат, Эмиль, Тәнзилә, Гүзәл, кияүләрең Иршат, Рамил, киленең Татьяна, оныкчыкларың Диләра, Алмаз, Алмаз, Ләйсән, Ясминә.
* * *
Җәүһәр Мирзаҗан кызы
Булатовага!
Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, балаларыңның хөрмәтен, туганнарыңның кадерен тоеп, ышанычлы дусларыңның барлыгын белеп, саулыкта-шатлыкта гомер кичерүеңне телибез.
80 яшь – олы юбилей,
Күңелләрдә калыр уелып.
Озак яшә, апай, бәхетле
бул,
Без килербез һәр ел җыелып.
Изге теләкләр белән Камышлы авылыннан сеңелең Рәкыйбә, балалары Гөлнара, Гөлнара, Гүзәлия, Ринат гаиләләре белән.
* * *
Җәүһәр Мирзаҗан кызы
Булатовага!
Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Тормыш күгең һәрчак аяз, ә гомерең озын булсын, Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.
Сәламәтлек ташламасын
сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа
картлыкта.
Изге теләкләр белән сеңелең Рәхилә, балалары Илдар, Тәлгать, Гөлия гаиләләре белән.
* * *
Җәүһәр Мирзаҗан кызы
Булатовага!
Кадерлебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын.
Якты кояш һәрчак юлдаш
булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Кайгы-хәсрәт сине читләп
үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Изге теләкләр белән апаң Шәмсекамәр, балалары Шамил, Фәрит, киленең Гөлсинә гаиләләре белән.
* * *
Җәүһәр Мирзаҗан кызы
Булатовага!
Кадерле кодагыем! Сине олы юбилеең белән тәбрик итәбез һәм озын бәхетле тормыш, исәнлек, җан тынычлыгы телибез. Барлык тормыш авырлыклары артта калсын. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, намазлар укып, тынычлыкта, рәхәттә яшәргә насыйп булсын.
Зур бәхетләр юлдаш булсын
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет,
диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Изге теләкләр белән кодагыең Сәгыйдә балалары белән.
* * *
Похвистнево районы,
Мәчәләй авылы
Әминә Сәгыйрь кызы
Сапуковага – 55 яшь!
Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын.
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сиңа һәр көнне.
Кайчан барсак — йөзең кояш
кебек,
Кайчан барсак — сыең гел әзер.
Игелегең меңе белән кайтсын,
Куанычлы атсын таңнарың.
Изге теләкләр белән әниең Хәдичә, абыең Юныс, апаң Фәридә, энең Фәрит гаиләләре белән.
* * *
Самара өлкәсе,
Камышлы авылы
ФәһимәӘхмәдулла кызы
Сафиуллинага — 80 яшь!
Кадерле, сөекле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы. борчу-мәшәкатьсез имин көннәр насыйп итсен. Балаларыңның игелекләрен күреп, онык-оныкчыкларыңа сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәвеңне телибез.
Чал чәчләрең, маңгай сырларың
Күбәйсә дә еллар үтүгә,
Безнең өчен мәңге яшь син,
әнкәй,
Картаюны белмә гомергә.
Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,
Шат күңелле булып гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк булса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.
Улың Марат, киленең Рәмзия, оныгың Рамилә, оныкчыгың Диана.
* * *
ФәһимәӘхмәдулла кызы
Сафиуллинага!
Әнкәебез, күз нурыбыз! Бүген сиңа 80 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман да әле япь-яшь. Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк һәм кирәк булып, туган йортыбызның җылысын саклап яшәсәң иде.
Һәр балаңның игелеген күреп
Гел сөенеп кенә яшә син.
Сиңа бәхет, шатлык теләгәндә
Амин диеп торсын фәрештә.
Һәрбәр иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне, сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.а,
Ышанычлы терәк булуыңа.
Кызларың Венера, Эльвира, кияүләрең Владимир, Фәнил, оныкларың Алисә, Линар.
* * *
Самара шәһәре,
Железная дивизия урамы
Исламия Исмәгыйль кызы Летфулловага – 60 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде. Таң җилләренең назлысы, чиксез бәхетләр, уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа.
Котлы булсын, юбилеең, әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Гомерең матур узсын, әнкәй
бәгърем,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен;
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Равил, кызың Ләйсән, киявең Илшат, улың Раил, киленең Ильмира, оныкларың Айгөл, Лилия, Ясминә.
* * *
Шенталы районы,
Денис авылы
Алсу Минзакир кызы Фәттаховага – 55 яшь!
Яраткан кодагыем, әниебез, әбиебез! Без сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Исәнлектә, тынычлыкта кода белән тигез картаюгызны телибез. Балаларның, оныкларның шатлыкларын күреп яшәргә язсын.
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән кодагыең Гөлсинә, Нурлаттан киявең Илдар, кызың Фәния, оныкларың Нияз, Зиннур.
Просмотров: 1191