На страже Родины с винтовкой и пером / Галим авылдашым һәрчак үрнәк булды

Зямиль Гильманов195 лет со дня рождения З.И.Гильманова, доктора исторических наук, профессора, заслуженного работника культуры РСФСР, заслуженного деятеля науки ТАССР, участника Великой Отечественной войны, почётного гражданина чехословацкого города Братимов, кавалера трёх орденов, уроженца села Тёплый Стан Самарской области.

В год 75-летия Победы над гитлеровским фашизмом я часто вспоминаю своего земляка, уроженца села Теплый Стан Кошкинского района Куйбышевской области Гильманова Зямиля Ибрагимовича.

Родился он 3 июля 1925 г., в начале 1943 года в возрасте 17 лет был призван в армию. Правда, он не сразу попал на фронт. Как успешно окончившего среднюю школу, его направили в военное училище, где он хорошо усвоил и минометное дело. После учебы лейтенант Гильманов был сразу же назначен командиром стрелковой роты. Такую ответственную должность доверяют не каждому выпускнику училища. Вспоминая о первых боевых сражениях, вот что пишет его однокурсник Дмитрий Азов. Пишет, что курсант Зямиль, хорошо усвоивший уроки математики, отличался точной стрельбой из миномета. Эту способность он успешно применял и в бою. “Он прекрасно ориентировался на местности, обладал исключительной требовательностью к подчиненным. Решения принимал быстро и всегда обоснованно…” Д.Азов описывает несколько случаев, когда важная атака противника была отбита бойцами, благодаря искусному руководству ротой и личной стрельбой из миномета ротным. “В самый сложный момент З.Гильманов с минометными расчетами подбирался почти вплотную к атакующим. И сам прямой наводкой бил по вражеским силам…Недавний выпускник училища первый орден Красной Звезды получил тогда за один из таких боев,” — пишет полковник Д.С.Азов в восьмидесятых годах на страницах журнала “Советский воин”.

В составе 4-го Украинского фронта З.И.Гильманов участвовал в боях за освобождение сел и городов Польши, Чехословакии и Германии. После окончания войны с фашистской Германией, летом 1945 года их подразделение было направлено на войну с Японией.

В войне с Германией их стрелковый полк особо отличился в боях при освобождении городов Моравска-Острава, Опава, Братимов, Оломоуц. За участие при взятии этих городов от имени Верховного Главнокомандующего Советскими войсками И.В.Сталина многим была объявлена благодарность. В этом списке имеется и фамилия моего земляка Гильманова З.И.с поименным указанием участия его в освобождении выше названных населенных пунктов. Он также награжден орденом Отечественной войны 1-ой степени и медалями “За победу над Германией” и “За победу над Японией”. А чуть позже его признают Почетным гражданином Чехословацкого города Братимов.

Подразделение капитана З.Гильманова после подписания мирного договора с Японией было направлено на Чукотку для усиления охраны границы от возможного вторжения войск недавних союзников-американцев. В это время наши отношения с новым президентом этой страны были натянутыми. Зямиль Ибрагимович рассказывал, что первую зиму на новом месте они провели в очень сложных условиях. В трескучие морозы севера жили  в обыкновенных палатках. Топлива для обогрева палаток не хватало. Многие бойцы простудились.

Вот так завершилась война для капитана Зямиля Гильманова. Он мечтал о продолжении образования. В 1947г. демобилизовался и поступил на исторический факультет Казанского университета. В 1952 г. получил диплом и был оставлен для продолжения образования в аспирантуре. Главной темой своей научной деятельности он избрал изучение истории Великой Отечественной войны. Вскоре в научном журнале университета была       издана его большая статья на эту тему.       А в 1960 году на русском и татарском языках были изданы труды о роли коммунистической партии в Великой Отечественной Войне (соавтор Г.И.Шумилов). Потом  вышли следующие книги Зямиля Гильманова: “Татария в годы суровых   испытаний 1941-1945гг.”(1967 г.),”Трудящиеся Татарии на фронтах Великой Отечественной войны” (1977, 1981 гг.). Он один из авторов “Истории Татарской АССР (с древнейших времен до наших дней)” (1968, 1973, 1980 гг.), автор книги “Без сугышта юлбарыстан көчлебез”(“На поле боя мы сильнее тигра», перевод на татарский язык Л.Хамидуллина, 1989 г.) и другие — более десяти сборников. Он также активно участвовал в издании трехтомника «Герои Советского Союза — наши земляки» ( 1982-1985 гг.), «История Казани» (в двух томах, 1989,1991 гг.) и других коллективных трудах. Несколько книг, в том числе и о боевом пути одной из дивизий, укомплектованной в нашей республике, было выпущено им в соавторстве с другими лицами.

З.И.Гильманов в первые годы после окончания аспирантуры преподавал в Авиационном институте. В 1962-1964 гг. был главным редактором журналов «Коммунист Татарии» и «Татарстан коммунисты». А с осени 1964 по 1990 год возглавлял Отдел истории научного Института языка, литературы и истории Казанского филиала Академии наук СССР. Был научным наставником многих известных будущих историков. Профессор Казанского университета З.Гильманов был признан заслуженным деятелем науки Татарстана и заслуженным работником культуры РСФСР.

Участника Отечественной войны Гильманова Зямиля Ибрагимовича сослуживцы и знакомые всегда считали настоящим воином. И после его смерти в своих воспоминаниях они часто его называют «неутомимым бойцом как на поле боя, так и в научной среде». А умер бывший капитан Советской Армии в возрасте шестидесяти шести лет 15 декабря 1991г. Причиной его хронической болезни последних лет действительно была война. После проведения нескольких лет в сложных условиях на крайнем севере – в Чукотке, он демобилизовался хроническим диабетиком. А до этого, по воспоминаниям бывшего сослуживца Д.Азова, он был физически крепким парнем, легко таскал за плечами двухпудовую чугунную плиту миномета.

Сын его Руслан выбрал себе другую профессию – является доктором химических наук, профессор Химико-технологического института.

Коротко хочу сообщить и о родителях нашего героя. Ибрагим ага и Баян апа активно участвовали в воспитании подрастающего поколения, являясь сельскими учителями. Ибрагим Гильманов с 1932 года учительствовал в средней школе соседнего их родине села Старая Тюгальбуга той же ( с 1943 г.Ульяновской) области. Долгое время был завучем школы. После ухода из жизни своего друга, в 1948 г., стал директором школы этого небольшого села из пятисот дворов. За успешный труд по подготовке молодого поколения в 1952 г. он был награждён орденом Ленина.

            Лирон ХАМИДУЛЛИН,

лауреат Госпремии РТ им. Г Тукая.

***

Җәмил абый Гыйльманов тумышы белән күрше авылдан иде. Ул 1925 елның 3 июлендә Самар өлкәсе Кошка өязе Тупли авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әмма, аңа җиде яшь тулмастан, алар гаиләсе шул ук өязнең Иске Төгәлбуга авылына күчкән. 1943 елдан бу авыл Ульян өлкәсенә керә. Ибраһим ага белән Баян апаның һәм балаларының калган гомере шушы авылда уза. Ибраһим ага байтак еллар безнең мәктәпнең укыту бүлеге мөдире булды. Сугыштан соң исә, дистә еллар чамасы, директор вазифасын башкарды. Элекке биш мәчетле, биш йөз йортлы зур авыл ул. Шул зур авыл халкы арасында гына түгел, район, өлкә күләмендә дә дан казанган укытучыларның берсе иде Ибраһим ага. Илленче елларда ук аның эшчәнлеге югары бәяләнә — ул Ленин орденына лаек була.

Җәмил Гыйльманов менә шушы укымышлы гаиләдә тәрбияләнә. Мәктәптә уку елларында ук ата-бабалары кебек мөгаллим булырга хыялланса да, сугыш өермәсе аның ул хыялын кичектереп тора. 1943 елның башында ул хәрби училищега кабул ителә. Унтугыз яше тулмаган яшь лейтенатны тиздән яу кырына озаталар. Хәрби мәктәптә бергә укыган иптәше, җитмешенче еллардан “Советский воин” журналын җитәкләгән Д.С. Азов аны батыр сугышчы буларак искә ала. “Хәрби частька билгеләнгәч тә аны рота командиры, мине взвод командиры итеп куйдылар. Һөҗүм барышында Җәмил йөз-иллеләп сугышчыны әйдәп алдан ургылыр иде…” дип яза ул. Алар батальоны Польша, Чехословакия, Германия җирләрен азат итешүдә катнаша. Аннары аларның хәрби берәмлеге дә Япониягә каршы сугышка җибәрелә. Җ.Гыйльманов «Кызыл йолдыз», 1нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Германия белән Японияне җиңү уңаеннан бирелгән медальләр белән бүләкләнә. Чехословакиянең Вратимов шәһәрен азат итүдәге батырлыгы өчен аны соңрак шул шәһәрнең Шәрәфле кешесе буларак таныйлар.

Капитан Җ.Гыйльманов 1947 елда демобилизацияләнә һәм күптәнге хыялын тормышка ашыру нияте белән Казанга килә. Университетны тәмамлагач та аны аспирантурага кабул итәләр. Тарихчы буларак ул калган гомерен татарларга кагылышлы тарихны өйрәнүгә һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын барлауга багышлый. Аның беренче гыйльми хезмәте аспирантурада уку чорында языла һәм университет нәшер иткән гыйльми жыентыкта басылып чыга. КПССның Яшелүзән шәһәре бүлегенә лектор итеп җибәрелгәч тә (1955-1962) тарихи эзләнүләрен ташламый. Сугыш чорында шул шәһәрдә җитештерелгән хәрби катерлар һәм башка төр коралның кайларда һәм ничек куллануларын искә алып, күләмле хезмәт яза (1959). Шул ук елларда автордашы Г.Шумилов белән бергә алар “Татарстан партия оешмасы Бөек Ватан сугышы елларында” хезмәтен ике телдә нәшер итәләр (1960).

1962 елда аны кабат Казанга кайтаралар, һәм ул мөстәкыйль ике телдә нәшер ителүче “Татарстан коммунисты” белән “Коммунист Татарии” журналларының баш мөхәррире итеп билгеләнә. Ә ике елдан соң, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалындагы гыйльми институтта (ТӘТИ) мөстәкыйль тарих бүлеген оештыру уе тугач, аны шул институтка эшкә алалар. Җ.Гыйльманов ул институтта 26 ел эшли (1964-1990), тарих бүлеге мөдире вазифасын башкара. (1996 елда шул бүлек җирлегендә Тарих институты барлыкка китерелде). Бер үк вакытта ул Казан дәүләт университетында укыта. 1984 елда докторлык диссертациясен яклый һәм профессор буларак раслана. Күпъеллык фәнни һәм педагогик эшчәнлеге өчен аңа 1972 елда РСФСРның аткакзанган мәдәният хезмәткәре, 1985 тә ТАССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Аның гыйлем өлкәсендә сайлаган төп темасы – Татарстан һәм татар халкының явыз дошманны җиңүгә керткән өлешен барлау һәм ил күләмендә таныту булды. Татар халкының борынгы тарихын барлауга багышлы хезмәтләрне нәшер итеп чыгаруда да ул актив катнаша. Дөресрәге, аларны оештыручы була. Өч мәртәбә басылып чыккан “История Татарской АССР с древнейших времен” (1968, 1973, 1980) һәм ике томда нәшер ителгән “История Казани” (1989, 1991) һ.б. китаплар — күмәк хезмәт җимеше.

Менә аның сугышка нисбәтле китапларының тулырак исемлеге: “Деятельность Татарской областной партийной организации в период Великой Отечественной войны» (1962); “Татария в годы суровых испытаний 1941-1945гг.”(1967); “Шла дивизия вперед”(автордашы Н.Кирсанов, 1972); “Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.”(1977); “Трудящиеся Татарии на фронтах Великой Отечественной войны” (1981); “Татарская АССР в Великой Отечественной войне. 1941-1945 гг.” Саратов, 1984 (тарих фәне докторы исемен яклау нигезләмәсе); “Без сугышта юлбарыстан көчлебез.” 1989 ел. Бу китапны мин тәрҗемә иттем.

Улы Руслан Гыйльманов та бүген танылган галим: химия фәне докторы, профессор…

3 июльдә күренекле якташыбыз, Бөек Ватан сугышы батыры Җәмил аганың тууына 95 ел була.

Районыбызның икеннче зур галиме Мәсгүт Гайнетдин белән аларның туганнан-туган икәнен дә әйтеп китим. Аналары — бертуган, шул төбәкнең билгеле мулласы кызлары. Җәмил аганың нәселе дә хәлфә-муллалардан килә ич. Аның туган авылы исемен дә совет чоры кешеләре, русча язганда “Теплый” дип хата атый. Җәмил абый аны татарның төп, төпле сүзеннән килә, дияр иде. Авыл Казан белән Сарай шәһәре арасындагы ямчылык хезмәтен үтәүчеләр өчен берничә станны берләштергән “Төпстан” булган, дип. Мәскәү шәһәренең Арбат, Төплестан бистәләренең дә тарихы шундый. Шул хакта немец фамилияле бер галим язып та калдырган, дияр иде.

Лирон ХӘМИДУЛЛИН,  Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

Просмотров: 669

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>