Һәр укытучының үз архивы була. Анда фоторәсемнәр, мәктәп өчен мөһим булган мәгълүматлар (мемнар) һәм, әлбәттә, укучыларның төрле язма эшләре саклана. Озак еллар эшләү дәверендә минем җыентыкта да бик күп эшләр тупланган. Бүген, Бөек Җиңү көненең 75 еллык юбилее уңаеннан, газета укучыларына бүгенге һәм элеккеге укучыларымның иншаларыннан өзекләр тәкъдим итәсем килә. Алар ачы сугышта катнашкан әби-бабалары турында. Әлбәттә, балалар сугыш турында аз беләләр, әмма ата-бабаларының бөек батырлыгын олылар сөйләгәннән хәтерлиләр. Иншаларның стилистикасын үзгәртмичә бирәсем килә, чөнки бу — «чын тере» эшләр һәм шундый булып калсыннар да. Укучыларым һәм аларның әти-әниләре үпкәләмәс, дип ышанам.
Бу — хәтер дип аталган бәһасез мирасның бик аз гына өлеше. Яшь буын кешеләре тарихны белергә, истә тотарга, сакларга тиеш. Хөрмәтле ата-аналар, әйдәгез, моны бергәләп эшлик. Бу иншаларны язганда, балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабалары үз гаиләләренең тарихын белмәү белән очрашты. Бу бик күңелсез хәл. Укучылар, ата-аналар элеккеге буын турында берни дә белми, дип әйткән саен, мин аларны, аларның вакыты гына юктыр, дип юаттым. Юкка түгелме икән? Читать полностью