Илгиз Зәйниев: Республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә

зайниевДраматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Илгиз Зәйниев Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасына үз фикерен белдерде. 

Драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Илгиз Зәйниев фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов милли мәсьәләләр турындагы язмасында милләт белән бер юнәлештә булуын белдерде.

«Безнең барыбызның да күңелендә йөрткән уй-фикерләрне Президентыбыздан да ишетү, әлбәттә, зур өметләр уята. Димәк, республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә. Хәзер шул хыялларны тормышка ашыру өчен һәрберебез үз урынында хәленнән килгәнне эшләргә тиеш», — дип әйтте Илгиз Зәйниев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов матбугатта басылып чыккан мөрәҗәгатендә татар халкының үзаңы, милләт киләчәге турында фикерләрен җиткерде.
Татар зыялылары Татарстан Президенты мөрәҗәгатен уңай кабул иттеләр. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 540

Один комментарий

  1. как то и правда не хорошо… татарский язык, татарский язык, а проскакивают русские слова…

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>