Милләтебез горурлыгы

1.Изображение 35129 июльдә шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның вафатына 11 ел тула

Табигатьнең кышкы йокыдан уянуын шаккатып күзәткән малай бу көнне беренче тапкыр кулына каләм алды.  Кыюсыз кулы белән ясалган, ләкин күңел җылысы белән тулы тәүге рәсем бик матур килеп чыкты. Шуннан бирле ул кәгазь бите белән хушлашмады. Ә укытучылары һәм авылдашлары бу яшь сәләт иясенә зур өметләр  багладылар…

Каһарман якташыбыз, кү­ренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗәббар Кандалый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйров үзендә рәсем ясау сәләтен әнә шулай ача. Тик, кызганычка, аның күп кенә хыяллары, шул исәптә Пенза сәнгать училищесында профессиональ белем алу теләге дә чынга ашмый кала.

Гакыйль Шәрифулла улы  1938 елның 15 февралендә Татарстанның Октябрь (бүген Нурлат) районы, Әхмәт авылында туа. Әтисе Шәрифулла Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ике бала белән тол калган хатыны Хәбибҗамал апа, тормыш авыр булганлыктан, 1952 елда туган ягына, Куйбышев өлкәсенең Кошки районы, Иске Фәйзулла авылына кайтып төпләнә.

Гакыйльгә 16 яшь булганда ул авырый башлый, табиб­лар нерв системасының органик авыруы диагнозы куялар. Беренче вакытта ул әле хәрәкәт итә ала, әмма кул-аяклары көннән-көн зәгыйфьләнә бара.

Табиблар операция ясарга тәкъдим итәләр. Тик ул да ярдәм итми, операциядән соң Гакыйль бер хәрәкәтсез түшәктә ята торган инвалид булып кала.

“Алга таба ничек яшәргә?” дигән сорауга җавапны Гакыйль китаплардан эзли. Николай Островскийның “Корыч ничек чыныкты” исемле китабын, Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре” җыентыгын әнисе ярдәме белән кат-кат укып чыга. Белеме арткан саен рух мөмкинлекләре чиксезлегенә ышана бара.

“Огонек” журналында бастырылган бер мәкаләдә сугышта кул чукларын өздергән рәссамның карандашын теш арасына кыстырып рәсем ясавы турында укыганнан соң Гакыйль күнегүләргә керешә. Тырышлыгы юкка китми: бераздан Гакыйль кәгазьгә тигез хәрефләр сала башлый. Шулай итеп ул язарга өйрәнә. Әмма бу гына аз, егет бөтен күңеле белән рәсем ясарга хыяллана.  Көн саен ясалган күнегүләр монда да уңай нәтиҗә бирә: Гакыйль шулай ук авызына каләм кыс­тырып, үзенә генә аңлаешлы бизәкләр төшерә башлый.  Әнә шулай бер-бер артлы “Март азагы”, “Тополь” дигән беренче рәсемнәре пәйда була. Аларны ясаганда рәссамның башында кызыклы уй-фикерләр туа, аннары алар шигъри юллар булып кәгазьгә ята.

Кошки районының “Ильич маягы” газетасында, аннан соң татар басмаларында, “Бер­дәмлек” өлкә татар газетасында Гакыйль Сәгый­ровның рәсемнәре, шигырь­ләре басыла башлый.

“Миңа әнием, туганнарым, дусларым, авылдашларым, хәтта бер дә таныш булмаган кешеләр ярдәм итә. Алар һәм күңелемә ошаган шөгылем булмаса, акылдан шашкан булыр идем. Аякларым һәм кулларым хәрәкәтсез, әмма акылым аек бит”, — дип сөйли дусларына Гакыйль Сәгыйров.

Ярдәм итүчеләр чынлап та күп була. Әнисе Хәбибҗамал апа бөтен гомерен улына багышлый. 1965 елда “Комсомольская правда” газетасында Гакыйль турында мәкалә чыкканнан соң, аңа илнең төрле төбәкләреннән хатлар ява башлый. Кешеләр аңа ихтыяр көче, тормышка мәхәббәт өчен рәхмәт әйтәләр, тиз арада сәламәтләнүен телиләр.

Ә Лениногорск телевиде­ниесе аның турында тапшыру күрсәткәннең икенче кө­нендә үк “Татбурнефть” трес­ты мөдире Николай Куликов үз эшчеләренә “Концерт” маркалы зур телекомбайн сатып алырга һәм Гакыйльнең өенә  илтеп урнаштырырга куша. “Яңа йортта (Сәгыйровларга колхоз йорт төзеп бирә) яңа җиһазлар булырга тиеш”, — дип, нефтьчеләр китаплар һәм кием-салым өчен яңа шкафлар, өстәлләр һәм урындыклар сатып алып бирәләр. Акчалата да саллы яр­дәм күрсәтелә. Бу инициативаны “Лениногорскбурнефть”  һәм “Иркеннефть” идарәләре коллективлары да дәвам итә.

Гомумән, бу чорда ша­гыйрьгә ярдәм иткән ке­шеләрнең исемнәрен санап бетерерлек түгел. Алар арасында  – “Татнефть” берләшмәсенең элеккеге җитәкчесе Әгъзам Вәлиханов (соңыннан озак еллар СССР нефть сәнәгате министры булып эшләгән), “Әлмәтнефть” идарәсенең элеккеге башлыгы Ришат Булгаков  (ул соңрак  “Татнефть” берләшмәсенең генераль директоры булды) һәм “Иркеннефть”  идарәсе җитәкчесе Виктор Шестеркин, бораулау конторасы директоры Иван Лисов, табиб-невропатолог Вил Гыйльманов, Бурденко исемендәге нейрохирургия институтының табиб-консультанты, профессор Владимир Нейман һәм башкалар.

2004 елда әнисе Хә­бибҗамал апа бакыйлыкка күч­кәч, Гакыйльне абыйсы Наил һәм килене Халидә тәрбияли башлыйлар. Аларның балалары да абыйлары турында кайгырта.

Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров 2009 елның 29 июлендә вафат була. Каһарман якташыбыз Иске Фәйзулла авылы зиратында җирләнгән. Үзеннән соң ул “Тормыш җиле”, “Айбагарлар”, “Кабатланмас моң”, “Ике кояш”, “Шатлыклы иртә”, “Йөрәк сере” дип аталган шигырьләр һәм проза җыентыкларын, рә­сем­нәрен калдырды. Бу бас­малар татар әдәбияты дөнья­сында мирасыбызны бает­кан кадерле китап­ларга әве­релде.

…Гомере буе түшәктә ятарга мәҗбүр булган шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның якты истәлеген саклап калу максатыннан Иске Фәйзулла авылындагы иске өе урынында музей-йорт корып кую турында сүз күптән бара. Бу идеяне Самара өлкәсе губернаторы Дмит­рий Азаров, мәдәният министры Сергей Филиппов, Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче Гакыйль Сәгыйровның иҗатына битараф булмаган татарлар һәм башка милләт кешеләре хуплап каршы алдылар. Самараның “Прогресс-В” төзү компанияләре төркеме җитәкчесе Вазыйх Мөхәммәтшин җитәкчелегендә махсус фонд та оештырылды, йорт-музейның проект-смета документациясе дә бар. Хәтта “Лукойл” нефть компаниясенең гранты да бирелгән. Тик тө­зелеш күп чыгымнар таләп итү һәм коронавирус пандемиясе сәбәпле Гакыйль Сәгыйровның музее әлегә кадәр булдырылмаган. Бәлки, арабызда бу изге эшкә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр бардыр? Һәрберебез кечкенә генә өлешебезне кертсәк тә, фидакарь якташыбызның батырлыгын, талантын танып, аның истәлегенә баш ию булыр иде.

Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 979

Комментирование запрещено