Бүген Изге Гарәфә көн. Ул нәрсәсе белән үзенчәлекле, ниләр эшләргә кирәк? / 30 июля мусульманский мир встречает День Арафата

news_29938Бүген, 30 нчы июль – зөл-хиҗҗә аеның 9 нчы көне – изге Гарәфә көне. Әлеге көн Аллаһы Тәгаләнең иң изге көннәреннән санала. Гарәфә көнендә Аллаһ ислам дине кануннарын иңдерүне тәмамлады, бездән шушы дин белән риза булды, дип белдерә мөселман кардәшләребез.

Бу көн нәрсәсе белән үзенчәлекле, ниләр эшләргә, нәрсәләрне истә тотарга кирәк — «Матбугат.ру» игътибарыгызга кайбер аңлатмалар биреп үтә.  

Гарәфә – гөнаһлар кичерелә, җәһәннәм утыннан котыла торган көн.    

Гарәфә көнендә хаҗилар Гарәфә үзәнлегенә җыелып, өйлә намазыннан алып кичкә кадәр гыйбадәттә булалар, намазлар укыйлар, догалар кылалар. 

Гарәфә көнендә хаҗда булмаган мөселманнарга ураза тоту хәерле эш булып тора.   Пәйгамбәребез: “Гарәфә көне уразасы сәбәпле Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын кичерер дип өметләнәм,” – дигән.  

Изге гамәлләр эшләгән өчен бу көндә әҗер-савап күп тапкырларга арттырылып бирелә. Хакыйкатьтә, Аллаһыдан башка беркем дә аның асыл кыйммәтен белми. Әҗер-савапларның күләме арткан кебек, бу көндә гөнаһлар да берничә тапкырга арттырып языла.   Әлеге көнне файдасыз рәвештә бушка уздырудан сакланырга кирәк. Гарәфә көнендә ураза тоту, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау киңәш ителә.  

Пәйгамбәребез  Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Гарәфә көнендә (Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә) тотылган ураза узган һәм быелгы елларның гөнаһлары ярлыкануга сәбәп була».    

Изге көннең бәракәтеннән берүк мәхрүм калмагыз! 

matbugat.ru

***

30 июля мусульмане встречают День Арафата, который отмечается на 9-ый день месяца Зуль-Хиджа и предшествует празднику Курбан Байрам ( ’Ид аль-адха).

День стояния на горе Арафат неразрывно связан с историей Адама и Хаввы (Евы) – первых людей на земле как в христианской, так и в мусульманской традиции.

Именно на горе Арафат изгнанные из рая Адам и Хавва впервые снова встретили и познали друг друга. Там же Адам получил прощение своих грехов.

В этот день мусульманам предписан желательный пост, а паломники совершают намаз у подножия горы.

Когда Пророка (мир ему и благословение) спросили о посте в День Арафа, он сказал: «Грехи того, кто будет поститься в этот день, смоются за предыдущий и последующий годы». (Муслим)

Нет ни одного дня, в котором Аллах освобождает рабов и рабынь от адского огня, как в день Арафата. Поистине, Он в этот день приближается к людям и перед ангелами гордится ими. Он спрашивает, чего же они хотят (Муслим, Насаи).

islamnews.ru

Просмотров: 505

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>