Халикъ Садри: «Ташлар тетелеп тузан була, тимер эреп сыгыла, ләкин безнең сугышчылар һаман тора»

Халик_Садрый

Габделхаликъ Гариф улы Садретдинов 1890 ел­ның 4 августында Самара губер­на­сының Богырыслан өязе (хәзерге Куйбышев өл­кәсенең Камышлы районы), Иске Ярмәк авылында ярлы кресть­ян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, чит кешеләр кулында тәр­бия­ләнә һәм кечкенәдән үк хезмәт белән көнен күрә башлый: башта авылда, ан­нан соң Уфа, Баку, Самара, Оренбург шәһәрләрендәге пред­приятиеләрдә, нефть про­мыселларында эшли, авыл­дагы көтүче малайдан юга­ры квалификацияле эшче-ма­шинист, механик булып җитешә. Февраль революциясе вакытында Халикъ Садри, боль­шевиклар ягында торып, революцион көрәш хәрәкәтенә кушыла. 1917 елның мартында аны партиягә әгъза итеп кабул итәләр. Октябрь көннәрендә Самара шәһәрендә Совет властен урнаштыру һәм Идел буен акгвардиячеләрдән та­зарту өчен барган сугышларда катнаша. Аннан соң, 1919 — 1922 елларда, партиянең Самара губерна комитетында татар-башкорт секциясе председателе булып эшли. 1920 елда ул, татар халкы вәкилләреннән берсе сыйфатында, Мәскәүдә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын игълан итү турындагы тарихи закон проектына кул кую тантанасында катнаша. 1925 — 1928 елларда Халикъ Садри Казанда Татар коммунистлары университетында (ТКУ) укый, аны тәмамлагач, озак еллар Казанның «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында һәм башка промышленность предприятиеләрендә җи­тәк­че урыннарда эшли, пар­тия­нең өлкә комитеты Парт­кол­легиясе президиумы әгъ­­­­за­сы буларак, актив җә­мә­гать эше алып бара. Бу чор­да ул уйлап табу һәм хезмәтне рациональләштерү өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли, шул мәсьәләләр буенча фән­ни-популяр характердагы дис­тәгә якын брошюра язып бастыра («Электромонтер», 1926 ел; «Электрик серләре», 1928 ел һ.б.). Бөек Ватан сугышы елларында Халикъ Садри, полк хәрби комиссары буларак, фронтның алгы сызыгында сугыша, яралана, шәхси батырлыклары өчен Кы­зыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Армиядән кайткач, Халикъ Садри СССР әдәби фондының Татарстан Язучылар бер­леге вәкиле булып эш­ли. 1950 елда, Татарстан АССРның утыз еллык бәйрәме уңае белән, ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Халикъ Садриның әдә­би иҗат эше Октябрь рево­люциясенә кадәр үк башланып, 1913 елда Уфа матбугатында аның «Тегермәндә» исемле беренче хикәясе басылып чыга. Иҗатының башлангыч чорында ул әдәбиятның барлык жанрларында көчен сынап карый: шигырьләр, сәхнә әсәрләре, очерк һәм хикәяләр яза. 1919 елда иҗат ителгән «Унике ел төрмәдә» исемле пьесасы шул елларда сәхнәләрдә куелып йөри. Утызынчы елларда Халикъ Садри үзенең әдәби иҗат эш­чәнлегендә төп урын тоткан проза әсәрләрен — «Ил батырлары» (1934), «Тимерче малае» (1935) һәм «Безнең таң» (1937) исемле повестьларын яза. Сюжетлары әдипнең үз башыннан үткән хәлләргә, үзе кичергән вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәрләрендә автор революциягә кадәрге авыл крестьяннары һәм эшчеләр тормышын, яр­лы крестьян арасыннан чыккан яшь геройларның, сыйнфый бәрелешләрдә чы­ныга-чыныга, иске тормыш тәртипләрен җимереп, яңа тормыш төзү өчен көрәшүләрен сурәтли. Шул җәһәттән алар бүгенге укучылар өчен дә кызыклы.

Әдипнең сугыштан соңгы әдәби иҗатыннан «Йөзмә гос­питальдә» (1950) исемле очерк-хикәясен, драматург Әнәс Камал белән бергә язган «Юллар» (1950) дигән сәхнә әсәрен күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шулай ук аның курчак театрлары өчен «Ка­мал бабай әкияте» (1951) дигән пьесасы да бар. Халикъ Садри 1955 елның 8 мартында Казан шәһәрендә вафат булды. Ул 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Йөзмә госпитальдә 

Без капитан янында сөй­ләшеп торган арада па­ро­ходның пулеметлары, зенитлары ата башлады. Мин йөгереп чыгып киттем. Пристаньга бомбалар ява. Җир авыр гөр­селди һәм ыңгыраша, пароход чайкалып-чайкалып куя. Бомбаларның кайберләре суга төшә, кайберләре пристань корыл­маларын ватып китә. Дебар­кадерның басмасы яна башлады. Пароход янына якын төшкән өченче бомба манара кебек су вулканы күтәрде. Чалка баулары өзелде, дебаркадер аша пароходка ут үрли башлады.

- Иптәш полковник, де­баркадерның басмасы янып беткәнче тизрәк ярга чыгыгыз, — дип кычкырды Дурашин, — ә мин пароходны Идел уртасына күчерәм. Полковник әллә аның сүзен ишетмәде, әллә төшәргә теләмәде — зенит точкаларына таба йөгерде. Күктән бомбалар өзлексез ява, снаряд һәм пулялар сибелә, аларга каршы пароходның бөтен ут кораллары ярсып җавап бирә. Ләкин куркыныч һаман саен арта бара; сержант Дудин һәм тагын берничә матрос яраланып егылды. Бу безнең пароходтагы беренче яралылар иде. Мин бөтен көчем белән тынычлык урнаштырырга керештем. Сестралардан Маруся Тарасова, Тамара Трухова һәм Хәдичә Хәкимова сугышчыларның яраларын бәйләп, түбәнгә алып киттеләр. Атышлар басыла башлады. Капитан Дурашин, маневр ясап, пароходны әле һаман да бер алга, бер артка йөртә иде. Пароход әле 8ле номер сыман эз ясап бара, әле бер якка таба кызу гына китеп омтыла да кинәт кенә туктап кала. Бомбалар аның әле бер ягында, әле икенче ягында, әле алдында, әле артында ярыла. Полковник Галактионов зенитчыларга җитәкчелек итә. Менә алар дош­ман самолетын зарарлап та өлгерделәр. Ул һавада яна башлады һәм ялкынга уралып су өстенә килеп төште. Бу самолетны бишенче зенит батареясы командиры Тимофей Иванович Колесников бәреп төшерде. Минем белән янәшә доктор Крылов басып тора иде. Ул үзен тыныч тота. Санитарларга ара-тирә күрсәтмәләр бирә һәм яңадан, башын күтәреп, һавага карый.

- Бомбаларын яудырып бетерделәр, — ди ул һәм, кулларын аркасына куеп, үзенең каютасына атлый. Идел өсте кайный. Кискен җил белән дулкыннар тирбәлә, караңгы төн. Тирә-якта берни кү­ренми. Сталинград арты талгын гына яна. Без полковник Галактионовның сугышчыларын бортка алып, Идел аркылы Сталинград ягына илтәбез. Капитан саклык белән генә, утларны кабызмыйча, машиналарын әкрен тавыш белән эшләтеп, пароходны Идел уртасыннан алып бара. Капитан күперендә, капитан белән янәшә 62нче армиянең командующие генерал-лейтенант Чуйков баскан. Ул пароход кузгалыр алдыннан гына үзенең адъютанты белән килеп утырды. Генерал Чуйков белән без иске танышлар идек. Гражданнар сугышы вакытында Идел буенда акларга каршы бергә сугыштык. Аннан соң күп еллар үткән булса да, без икебез дә бик нык үзгәргән булуыбызга да карамастан, ул мине бик тиз танып алды. Без аяк өсте генә үткән көннәрне искә төшереп алдык. Ләкин хатирәләргә бирелеп то­рыр чак түгел иде. Чуйков, пароходта Галактионовның барлыгын белгәч, аны үз янына чакыртты. Полковник шунда ук килеп тә җитте.

- Исәнмесез, иптәш полковник? — диде Чуйков, Галак­тионовның рапортын тыңлагач, һәм аңа кул бирде. Аннары ул үзенең әле яңа гына 62нче ар­мия командующие итеп билгелә­нүе, Галактионовның часте да шул ук 62нче армия составына кергән­леге турында әйтте һәм полковниктан частьнең сугышчан сәләтлелеге турында сөйләвен сорады. Капитан Дурашин алга карап барган урынын­нан артына борылмыйча гына:

- Иптәш генерал, килеп җитәбез… — диде. Пароходны кирәгеннән артык бер генә минут та яр янында тотарга ярамаганлыгы һәркем өчен ачык иде. Сугышчыларны ярга төшерү эшенә полковник үзе җитәкчелек итте.

- Тизрәк, тизрәк! Тоткарланмагыз! — дип ашыктырды ул сугышчыларны. Караңгыда сугышчыларның йөзләрен кү­реп булмый, алар, барысы да бертөсле булып, очсыз-кырыйсыз агым булып, тар басмадан ярга төшәләр. Берәү дә сөйләшми, тавышланмый. Пароход чак кына селкенеп, тирбәлеп тора. Менә пароходтан соңгы сугышчылар чыгып, төнге караңгылыкта югалдылар. Генерал Чуйков та, полковник Галактионов та китеп бардылар. Без кайтырга чыктык. Сталинград өчен авыр көннәр башланды. Дош­ман берөзлексез һөҗүм итеп тора. Немецлар күп санлы авиация ярдәме белән сугышка йөзләрчә танк­лар җибәрде. Аларның ярсулы һөҗүмнәре, безнең кискен контрһөҗүмнәр көн-төн дәвам итте. Шәһәр бөтен яктан яна. Анда ут диңгезе. Ләкин сугышчылар баскан урыннарыннан кузгал­мыйлар. Ташлар тетелеп тузан була, тимер эреп сыгыла, ләкин безнең сугышчылар һаман тора. Немецларның шәһәрне яшен тизлеге белән алу исәпләре барып чыкмады. Шуннан соң алар, үзләренең көчләрен оештырып, яңа һөҗүмгә күчтеләр. Алар һөҗүмгә үзләренең резервларын да ташларга мәҗбүр булдылар. Ләкин барыбер Сталинградны ала алмадылар. Гаять зур югалтулар исәбенә, 23 августта фашист гаскәрләре Сталинградтан төньяктарак Иделгә чыга алдылар. Ләкин Сталинградтан көньяктарак аларның һөҗүме барып чыкмады. Котырынган гитлерчылар бу көнне Сталинградка 4нче һава флотының бөтен авиа­циясен диярлек ташладылар. Бөек рус елгасының яр буйларын кара төтен каплады. 13 сентябрьдә Сталинградның көнбатыш чит­ләрендә каты сугышлар башланды. Шәһәрне сак­лауга 62нче армия басты… Безнең пароход һаман ике яр арасында йөреп торды. Хәзер инде безнең өскә бомбалар гына тү­гел, дошман снарядлары да ява башлады. Безнеке шикелле пароходлар Иделдә йөзләрчә иде. Көн саен без әле берсенең, әле икенчесенең батырылуы ту­рында ишетә идек. Безнең пароход исә, санитарка кызлар әйтмешли, «бәхетле» иде. Ул һаман зарар­ланмыйча ут астында йөри бирә. Без данлыклы Родимиев дивизиясенең сугышчылары белән әллә ничә тапкыр Иделне кичеп чыктык. Сызылып кына таң ата, салкынча җил исеп тора, су өстендә дулкыннар тирбәлеп уйный. Фронтта бик сирәк була торган тын минутларның берсе. Эвакопункт һәм хәрби штабтан яңа приказ килде. Приказга 62нче армиянең командующие гене­рал-лейтенант Чуйков кул куйган иде. Анда безнең пароход Сталинградтан, яралыларны алып, Астра­ханьга барырга тиеш, дип күрсәтелгән иде. Яралы­ларны кабул итү өчен ашыгыч хәзерлек башланды. Караңгы төшү белән үк дебаркадер янына яра­лылар төягән санбат машиналары килеп туктады. Аларны мәһабәт сынлы доктор Крылов, ак халат кигән ябык кына ординатор, сестра һәм санитар­лар яр башында каршы алдылар. Капитан Дурашинның боерыгы буенча барлык матрослар ярдәм­гә чыктылар. Аларның кулында йомшак мендәр куелган носилкалар, култык таяк­лары һәм күтә­рергә уңайлы итеп ясалган урындыклар. Мин дә алар янына килеп бастым һәм старшина Морозенко, комсорг Янова белән өчәүләп яралыларның документларын тикшерә башладык. Аларның авыр яраларына карап, урыннар билгеләдек. Иң беренче булып пароходка куллары, битләре һәм бөтен тәне пешкән бер очучыны алып керделәр. Палубага менгәч, ул үзен алып барган санитарларга туктарга куша да: «Мине Сталинград ягына борыгыз, — ди һәм башын күтәреп, янып торган шәһәргә карый. — Сталинград яна, ләкин ул дошманга биреләчәк түгел. Хуш, Сталинград!»

Хәкимова белән Тарасова ике аягы да яраланган яшь кенә бер сугышчыны күтәреп алып киттеләр. Яралары каты сызлауга карамастан, ул үзен күтә­реп барган кызларга шаян сүзләр әйтә башлады. Калкыбрак торган яңаклы бер казах егетенә култык таяклары бирделәр. Аны сестра Трухова җитәкләп алып китте. Машинадан носилкалар белән тагын бер сугыш­чыны төшерделәр. Ул, мөгаен, саташа. Мин аның ярым көйләп әйткән: Агыз адән, Гөлбадәм, Күзләремне уйна­там… дигән сүзләрен ишетеп калам. Аның документ­ларын комсорг Янова карый. Таңга кадәр без пароход бортына яралылар кабул итәбез. Яралылар өчен билгеләнгән каюталар гына түгел, бөтен палуба, салон һәм мат­рос, сестра­ларның барлык каюталары диярлек тулды. Хәтта капитан Дурашин каютасына да яралылар урнаш­тырылды. Мин дә үз каютамда ике кызылармеецка урын бирдем. Яралылар, безне көтеп, озак вакыт җир асты подвалларында ятканнар. Аларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә, ашатырга-эчер­тергә кирәк иде. Без шул эшкә керештек. Ул арада пароход кузгалып та китте. Астрахань юлы гаять зур куркынычлар белән бәйләнгән иде. Аны үтәр өчен пароход дошманның ут кордоны аша үтәргә тиеш. Аның Идел ярына куелган туплары үтеп баручы пароходларга туры наводка белән генә ата. Шуның өстенә һавада дошман самолетлары берөзлексез асылынып тора. Бу участокта Иделнең күп урыны миналанган, ә Сталинградтан 130 километр түбән Бабаевский перевалы тирәсендә ике зур пароход һәм берничә баржа батырылган. Шул сәбәпле Сталинград белән Астрахань арасында пароходлар хәрәкәте бөтен­ләй туктаган иде. Болар барысы да безгә билгеле. Ләкин хәрби приказны һичбер вакытта да тикше­реп тормыйлар. Ул, һичшиксез, үтәлергә тиеш. Дурашинның йөзе артык җитди. Аның җитдилеге бүтәннәргә дә күчкән, һәркем нинди авыр һәм җа­ваплы юл икәнен аңлый һәм кулыннан килгән кадәр яхшырак эшләргә тырыша. Николай Петровичның эше аерата күп. Иң авыр яралыларны ул үзе карый. Аны әле бер врач, әле икенчесе консилиумга чакыра. Ординаторлар, хирургия сестралары, санитарлар аның янында бөтерелеп йөриләр. Сталинград ярларыннан без караңгылы-яктылы кузгалып киттек. Озак та үтмәде, һавада дошман самолетлары күренде. Алар берничә бомба ташладылар да китеп бардылар. Аның каравы, дошманның ярга якын торган туплары безгә каршы давыллы ут ачты. Без барлык коралларыбыздан җавап бирә-бирә, һаман алга бардык. Бу вакытта мин өстә, ут позицияләрендә идем. Әйләнә-тирәбездә әллә нихәтле снарядлар, миналар ярылды. Кыйпылчыклар пароходның өске корылмаларын чәрдәкләп бетерде. Ләкин пароход зарарланмады. Ниһаять, атышлар басылгач һәм пароход киң Идел буйлап хәвефсез генә бара башлагач, һәркем җиңел сулап җибәрде. Ләкин шатланырга иртә иде әле. Алда Бабаевский перевалы. Мин яралылар янына төштем. Сталинград батырлары мине сагаеп каршы алды. «Үттекме, иптәш комиссар?» — дип сорады йөзен сакал-мыек баскан бер яралы. Аның башы, күкрәге һәм бер кулы ак марля белән уралган иде. «Үттек!» — дидем мин. Аның йөзе яктырып китте…

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 542

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>