Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» китабы Бөтенроссия конкурсының кыска исемлегенә кертелде

news_29984Татар китап нәшриятында чыккан басма төбәк һәм туган як турында әдәбиятның Бөтенроссия бәйгесендә «Без бу көнне мөмкин булганча якынайттык …» номинациясендә катнаша.

Китап Татар китап нәшриятында былтыр чыккан. Укучыларның игътибарына ике Моабит дәфтәренең тулы факсимилесы тәкъдим ителә. Төсле слайдлар  Татарстан Республикасы Дәүләт музеенда сакланган оригиналь дәфтәрләрдән ясалган. ⠀

Конкурска 52 нәшрияттан һәм нәшрият оешмаларыннан 100 дән артык китап тапшырылды. Быел Мәскәү, Санкт-Петербург, Белгород, Вологда, Воронеж, Ижевск, Иркутск, Казан, Киров, Магадан, Түбән Новгород, Оренбург, Орел, Пермь, Севастополь, Смоленск, Чабаксар, Якутск һ.б. шәһәрләрдән басмалар тәкъдим ителә.  

«Малая Родина» төбәк һәм туган як турында әдәбият конкурсы 2005 елдан Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән үткәрелә. 

matbugat.ru

Просмотров: 484

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>