Окончил свой земной путь Вагиз-хазрат Яруллин / Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин вафат

1320845478 (1)От имени татарской общественности Самарской области и себя лично с глубокой скорбью выражаю искренние соболезнования родным, близким уважаемого главного казыя ЦДУМ России в духовном звании «муфтий» Вагиза Летфулловича Яруллина в связи с завершением им земного пути. Джаназа пройдет  завтра, 12 октября, после полуденного намаза в Соборной мечети.

Родился в 1934 году в с. Старый Ибрай Аксубаевского района Республики Татарстан. С 1 октября 1983 г. – имам-хатыб молельного дома г. Куйбышева; с января 1991 г. – муфтий Куйбышевского мухтасибата ДУМЕС. В 1999-2012 гг. возглавлял РДУМ СО.

Именно с его именем можно связать начало первого этапа становления Регионального Духовного управления мусульман Самарской области, возрождения приходов и реконструкции мечетей Самарской области.

Нам не дано знать провидения Всевышнего и в полной мере постичь смысл испытаний, которым Он нас подвергает, однако наш долг − принять эту утрату со смирением и стойкостью.

Воистину, все мы от Аллаха и к Нему наше возвращение. Да примет Всевышний душу нашего единоверца и упокоит ее, простит прегрешения усопшего и в Судный день удостоит его местом в райских садах.

Иннә лиЛләһи үә иннә Иләйһи раҗигун.

Президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» Ильяс Гумерович ШАКУРОВ.

***

Вәгыйзь хәзрәт Яруллин күп еллар Самара мөселманнарының имамы, мөфти, региональ Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкара. 

Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин вафат. Камил хәзрәт Сәмигуллин аның якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Россия мөселманнары олы югалту кичерә — бүген иртә белән Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин безнең арадан китеп барган. Озак еллар дәвамында шушы җаваплы вазифаларны намус белән башкарып, ул шушы төбәктә ислам үсешенә саллы өлеш кертә, хезмәтен динебез өчен җан атып башкара.

Аның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе мөселман җәмгыятенә әле күп файда китерә алыр иде. Татарстан Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының, аеруча улы, Самара өлкәсенең хәзерге мөфтие Талип хәзрәт Яруллинның тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән Вәгыйзь хәзрәтнең гөнаһларын гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм», — дип кайгы уртаклашты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Вәгыйзь хәзрәт Яруллин күп еллар Самара мөселманнарының имамы, мөфти, региональ Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкара. Вагыйз Лотфулла улы Яруллин 1934 елда Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылында туа, Куйбышевка килеп эшли башлый. Иске мәчет дип аталучы намаз йортына имам-хатыйп итеп сайлана. 1991 елда инде ул Куйбышев мөхтәсибәте мөфтие, 1999 елдан региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп сайлана.
2012 елда Вагыйзь хәзрәт региональ Диния нәзарәте рәисе вазифаларын калдыра һәм Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые итеп сайлана. Вагыйз хәзрәтнең казанышлары Дуслык ордены, өлкә хөкүмәтенең Мактау кәгазьләре белән бәяләнә. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 3162

3 комментариев

  1. Урыны җәннәттә булсын. Бик кызганыч, әйбәт кише иде.

  2. Бигряк кайгылы хабяр …урыны ожмахта булсын , Ходаем

  3. Инна лилляхи ва инна иляйхи раджигун.
    урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын!
    Яхшы кеше иде