«Шәһри Казан» газетасы яңа форматта чыга башлады

200108800417_118598Яңача версткалау, анонсларның бирелеше укучыга аерым язмаларга җиңел юл күрсәтә. 

«Шәһри Казан» газетасы яңа версткага күчте. Атнага өч тапкыр — сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга торган газетаның өч саны инде үзәртелгән форматта укучыларына барып җитте. Бу турыда газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров әйтте.

Яңа верстканың төп үзенчәлеге — шрифттагы үзгәреш. Хәзер газетадагы язмалар уку өчен күпкә җиңелрәк, хәрефләр зуррак. 

Газетаның беренче бите дә сизелерлек үзгәрде. Яңача верстка, анонсларның бирелеше укучыга аерым язмаларга җиңел юл күрсәтә. Гади генә итеп әйткәндә укучы үзенә кирәкле теманы җиңел генә табып ала.

Яңаруның тагын бер үзенчәлеге — аерым язмаларда бизәлеш һәм текст күләме белән бәйле. Сыйфатлы һәм эчтәлекле фотографияләргә өстенлек бирү язмаларның тулы эчтәлеген ачып бирергә булышачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 606

Комментирование запрещено