Бозбашлылар сынатмый

i (1)1Яшьлегендә иҗтимагый тормышта кайнап яшәгән буын кешеләре олыгайгач та тыныч кына өйдә утыра алмый инде. Күбесе лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә актив тормыш алып баралар, үзләре яшәгән авыл-шәһәрләренә файдалы булырга тырышалар.
Шуңа күрә Камышлы рай­онының Бозбаш авылында, кулларына көрәк тотып, урамдагы траншеяләрне күмеп йөрүче апаларны күргәч, хәтта гаҗәпләнмәдем дә. Шулай да: “Нәрсә эшлисез?” – дип сорамыйча булдыра алмадым.

- Авылыбызга тау башындагы чишмәдән күптән инде су керткәннәр иде. Тора-бара бер коеның әллә торбасы тишелде, әллә тыгылды, кыскасы, нишләптер су килми башлады. Ачып аның юлын чистарттылар, яңа торбалар суздылар. Ә без, Наилә Хафизова, Лилия Ибраһимова, Кәримә Сафаргалина, Илдар Ибраһимов һәм Илгизәр Сафиуллин шул торбалар куелган чокырларны күмеп йөрибез, — дип аңлаттылар.
Траншеяне күмәргә башка кеше табылмагач, аларны авыл старостасы Фәндәс Кә­лимуллин чакырган икән. Эш­кә өйрәнгән апаларыбыз, син бар да, мин бар дип тормаганнар, көрәкләрен күтәреп, ярдәмгә килгәннәр. Үзләре шушы авылда яшиләр бит, туган җирдә тәртип булганны яраталар.
Бозбаш кына түгел, башка авыллар да шулай гөрләп торсын иде! Сау-сәламәт булып, шифалы чишмә суларыгызны эчеп, озак еллар бергә-бергә ярдәмләшеп яшәргә насыйп булсын.

i1i (1)1 cda3a16538f534fb1

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 829

Комментирование запрещено