Бар нәрсәдән дә кадерлерәк

5097935383f017d0df6d5937c6db973aҮзе түгәрәк,
Урыны түрдәрәк,
Эче тулы күзәнәк
Әчкелтем дә төчкелтем,
Бар нәрсәдән дә кадерлерәк!
Ул нәрсә?

Әлбәттә, бу яшәү чыганагы, борынгыдан гаилә байлыгы, бөтенлек билгесе булып са­налган икмәк, ипекәй, күмәч…

Элек шәһәрләрдә икмәкне заводларда гына пеше­рә­ләр иде. Ә бүген кибет киштәләрендә  шәхси пекарнялар продукциясе дә шактый күп урын алып тора. Ипинең дә ниндие генә юк – “Сельский”, “Татарский”, “Дарницкий”, “Украинский”, “Бородинский”, күмәч-батон һәм башкалар…

Кошки районының Надеждино авылында яшәүче Лилия Минзарипова да шәхси пекарнясы ассортименты белән горурлана ала. Эшли башлауларына ел ярым вакыт кына узуга карамастан, алар берничә төр икмәк, татлы бәлешләр һәм кондитер әйберләре пешереп саталар.

Лилия Минсалих кызы Самарада туып-үссә дә, Надеждино егете Русланга кияүгә чыккач, яшь киленне авылга күчү перспективасы куркытмый. Минзариповлар менә 25 ел инде бәхетле гомер кичерәләр, берсеннән-берсе акыллы ике бала үстерәләр, йорт эшләрен дә бергә алып баралар, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнәләр.

Гаилә озак еллар күрше Красный Яр районында кибет тота. Җәен, дача сезонында, шунда йөреп эшләргә туры килә. Ә күптән түгел алар икмәк пешерү белән шөгыльләнә башлаганнар. “Кошки районы кибетләренә икмәкне Димитровградтан һәм Мәләкәстән китереп саталар. Ә ник үзебездә пекарня ачмаска соң, дип уйладык та эшкә алындык”, — дип сөйли Лилия Минсалих кызы.

Әлбәттә, эш башлап җи­бәрергә җиңел булмый. Иң элек алар авыл читендәге бер иске бинаны сатып алып сүтәләр һәм яңа бина төзиләр. Мич, камыр ясау машинасы һәм башка җиһазлар сатып алу өчен Минзариповлар бар булган акчаларын тоталар, кредит та алырга туры килә. Лилия Самараның “Корона-агро” комбинатында кондитер һәм икмәк пешерүчеләр курсларын тәмамлый. Бераздан кече бизнеска ярдәм итү өчен бирелә торган түләүсез субсидия алуга ирешәләр. Бу акча яңа җиһазлар сатып алырга ярап куя.

Беренче вакытта хуҗалар икмәк-күмәч эшләнмәләрен үзләре пешерәләр. Иртәнге сәгать алтыга продукция әзер булсын дип, Лилия кичтән үк камыр куя, баса, күтәреләме-юкмы дип, төне буе бала караган кебек карап, ире белән икәүләшеп ипи пешерәләр.

Бүген аларга туганнары ярдәм итә, ике эшче дә алганнар. “Ассортиментыбыз ки­ңәйде. Элек ипине күбесенчә үзебезнең район кибетләрендә генә сатсак, хәзер продукциябезне Елховка, Сергиевск районнарына, Нурлатка да ташый Руслан”, — дип сөйли Лилия.

Коронавирус пандемиясе Минзариповлар өчен дә зур сынау булган. “Он, шикәр һәм башка азык-төлек кыйммәтләнү сәбәпле, ипинең бәясен дә әз генә булса да арттырырга мәҗбүр булдык. Әллә шул йогынты ясады, әллә халыкның акчасы юк, сату  бераз кимеде”, — дип уфтана Лилия Минсалих кызы. Шулай да алар үз сатып алучысын саклап кала алганнар. Моның сере – икмәкне күңел җылысын биреп пешерүдә, диләр Минзариповлар. “Камыр ул — тере нәрсә, аның сулышын тоясың. Әле генә мичтән чыккан икмәкнең хуш исен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Якташларыбызның өс­тәлендә һәрвакыт яңа гына пешкән икмәк булсын өчен, чын күңелдән тырышабыз”, — дип уңыш серләрен чишә Лилия ханым.

Гомумән, ипи тәме аны чәчеп үстергән, урган-суккан, тарттырган һәм җан җылысын биреп пешергән һәр кешенең хезмәтеннән торадыр. Ул безнең табынга килсен өчен, меңләгән кеше иртә таңнан кичкә кадәр тир түгә. Механизаторлар, комбайнчылар, агрономнар, тегермәнчеләр, пе­шек­челәр… Без аларның хезмәтен кадерләргә һәм хөрмәт итәргә тиеш. Бүген, Халыкара икмәк көнендә, бөтен һөнәр ияләренә, шул исәптән Лилия һәм Руслан Минзариповларга, игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә дә  уңышларга ирешүләрен телибез.

Алия АРСЛАНОВА.

Тамара Ходоренко фотосурәте.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 781

Комментирование запрещено