Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ: «Камышлы төбәгенең тарихы тирән һәм серле»

Шириязданов

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Беренче бүлек

Вахит Имамовның “Сәет батыр” исемле китабын укыгач, аның ахырында язылган: “Салават Юлаев турында бөтен дөнья белә. Ә аның белән бертигез батырлыклар күрсәткән, бергә Рогведа төрмәсендә җазаланган татар каһарманы, Пугачёв полковнигы Канзөфәр Усаев турында без нидер беләбезме соң?” — дигән сүзләре минем күңелемдә тирән хисләр уятып, яңа уйланулар тудырды һәм хакикый тарихыбыз белән тирән кызыксынуларга этәрде.

Бу китапны кат-кат укыганнан соң, аны мин Самар өлкәсенең Камышлы районына кергән туган авылым — Иске Ярмәк тарихын язган вакытта ныгытып кулландым.

Камышлы районындагы авылларда яшәүче безнең халыкның бабалары бирегә төрле җирләрдән килеп, Сок елгасы үзәнлегендә төпләнгәннәр. Аларны уртак фаҗигалы язмыш һәм катлаулы тарих берләштерә.

Хәзерге вакытта биредә шау-гөр килеп узган вакыйгаларның күп өлеше  инде онытылган. Дөрес, бүгенге көндә төбәгебез тарихын ачыклау өстендә күп эшләр дә башкарыла. Бу юнәлештә безгә һәм киләчәк буыннарга да  кирәк булган күп кенә кыйммәтле мәгълүматлар табылды.

Камышлы районына кергән авылларның тарихы бай һәм тирән. Моны тирәнтен аңлау өчен иң элек алар барлыкка килгән чорлардагы сәяси вакыйгаларны аңлап фикер йөртергә кирәк. Бу якларга килеп утырган татар, чуаш һәм мукшы авылларындагы халык – мөһәҗҗирләр (күченеп  килүчеләр). Аларның күбесе элгәреге Казан ханлыгы җирләреннән, чукындырудан качып килгәннәр.

Кама елгасы артындагы җирләрнең күп өлеше ул вакытта Нугай Урдасына кергән, шул исәптән безнең туган ягыбыз да.  Биредәге елгаларга-күлләргә, урманнарга бай җирләр күпләрне үзенә тартып торган. Казан ханлыгы яулап алынгач, Мәскәү дәүләте акрынлап Нугай Урдасы җирләрен дә яуларга керешә. Моңа каршы җирле халык һәм күченеп килүчеләр дистәләгән еллар буена азатлык көрәше алып баралар.

Чикләү сызыклары

Басып алынган җирләрне күчмә дала халыкларның һөҗүменнән саклану өчен Мәскәү хөкүмәте Чикләү сызыгы корырга керешә. Беренче чикләү сызыгы Самардан Ставрополь, Белояр крепостьларына, аннан Шушма һәм Чирмешән елгалары буйлап Минзәләгә тоташа. Чик сызыгының елга үзәненнән башка өлешендә өч метр тирәнлегендә һәм сигез метр киңлегендә траншеялар казыйлар. Елга үзәнендә үскән агачларны бер метр югарылыкта кисеп, дошман киләсе якка аударалар һәм ат та, кеше дә үтә алмаслык Чикләү сызыгы (Засечная оборонная линия) ясыйлар.                     

Тора-бара  Икенче Кама арты чикләү сызыгы (Вторая Закамская засечная оборонная линия) — Рәсәй дәүләтенең киңәйтелгән, яңа ил чиге төзелә.

Башта Самар каласы кырыенда Алексеевск крепосте, аннан соң Сок буенда Кызыл Яр (Красный Яр) крепосте төзелә. Алар арасында чик сызыгы казыла. Ул Сок елгасы буйлап Сергиевск крепостена, Кичуй фельдшанцына, аннан соң Минзәлә крепостена кадәр сузыла.

Сок елгасының Сергиевск крепостеннан өске өлеше “Сокская охранная гряда” дип атала. Анда хәзерге Исаклы, Ярмәк, Камышлы, Усман, Байтуган авыллары тирәсендә форпостлар, заставалар төзелә. Сок елгасы буендагы заставаларның бик борынгы заманнарда да булуы мөмкин. Алар “Тимер тырнак”, “Торым тау”, “Чатра тау” дип аталганнар (“шатёр” — “чатыр” сүзеннән).

Чик буйларын саклау өчен хәзерге Пенза, Ульяновск төбәкләреннән «йомышлы» татарлар китерелә. Тора-бара бирегә төрле яктан җыелган халыкларны казаклар разрядына күчерәләр.  Аларга яңа яулап алынган, киңәйтелгән Рәсәй иленең чик буйларын саклау йөкләнә.

Шулай итеп ике төр татар халкы бер-берсенә каршы куела: берәүләр җир һәм азатлык өчен, үзләренең динен саклап көрәшәләр, икенчеләргә – шул көрәшчеләр хәрәкәтен, баш күтәрүчеләрне рәхимсез бастыру йөкләнә. Һәрбер авылда ике җәмгыять, ике староста, ике мөһер (печать) була. Йомышлы татарлар салымнан азат булса, ясаклылар — салым түлиләр. Алар дошманлашып, сугышып яшиләр.

Нугай Урдасын колонизацияләү гасырлар буена сузылган канлы көрәш эчендә бара. Камышлы төбәгендәге авылларның тарихы авыр каршылыклар һәм чиксез фаҗигалар аша үтә. Халык арасындагы дошманлык озак еллар дәвам итә. Болай яшәп булмавын аңлагач, аксакаллар бергә киңәшеп халыкны берләштереп, татулаштыру юлларын эзлиләр.

Нәтиҗәдә, Чыршылы мәдрәсәсеннән алдынгы фикерле, укымышлы хәлфәне – Хөснулла хәзрәт Баһаветдиновны чакырып китерәләр. Ул ахун дәрәҗәсенә ирешә һәм җәдитчә укыту оештыра, халыкны дин тирәсендә берләштерә. Камышлы төбәгендә урнашкан авыллардагы күп кенә кешеләр аның җәдитчелеккә нигезләнгән мәдрәсәсендә белем алып, югары дәрәҗәләргә ирешәләр. Алар арасында дан казанган, бөек шәхесләр дә бар.

Нәдер волосте

Хәзерге Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы, Самар өлкәсенең Кләүле, Камышлы, Похвистнево, Исаклы, Сергиевск районындагы һәм Оренбург өлкәсенең төньяк районнарындагы җирләрдә Нәдер волосте оеша. Ул Казан губернасына керә.

Нәдер волостеның атамасы — шушы волостьның старшинасы Нәдер Уразмәтов исеменә бәйләнгән. Ул тарханнар нәселеннән. Аның бабаларына Шушма, Сок һәм Кинель елгалары арасындагы җирләр үз вакытында Мөхәммәт Әмин һәм Сафа Гәрәй ханнар тарафыннан бирелгәннәр.

Нәдер волосте чоры — ул татар тарихында тирән эз калдырган дәһшәтле, канкойгыч дәвер. Монда дистәләгән еллар буена татар-башкортлар азатлык сугышлары алып барганнар. Биредә Пугачёв сугышының да башлануы турында “Пугачёв” исемле китапта язылган.

Биредән борынгы сәүдә юлы үткән. Ә сәүдә юлы үткән җирләрдә борынгыдан һәрвакытта тормыш кайнап торган. Аның буенда сәүдә шәһәрләре, карван-сарайлар, ямнар (ямщицкие и почтовые станы) төзелгән. Ул юл хәзерге Богырыслан, Похвистнево, Лениногорск, Шөгер, Чирмешән шәһәрләре урнашкан җирләрдән узган.

Нугай Урдасы яулап алынгач, Ефәк Юлы дип аталган сәүдә юлы “Новомосковский тракт” дип атала башлый. Ул яңа төзелгән Оренбург крепостен Казан губернасы үзәге белән тоташтыручы зур әһәмияткә ия буган элемтә үзәге, хәрби юл булганга нык сакланган.

Нәдер волосте җирләре

Нәдер волосте тарихын белмичә, без Камышлы төбәге тарихын ачыклый алмыйбыз. Чөнки ул да Сок буе авыллары урнашкан заманнарда барлыкка килгән. Аларның тарихлары аерылгысыз рәвештә үзара бәйләнгәннәр.

1745 елда территориаль бүлем буенча төзелгән Нәдер волосте төньяктан – хәзерге Минзәләгә, көньяктан – Богырыслан шәһәренә, көнчыгыштан — Бөгелмәгә, көнбатыштан — хәзерге Сергиевск шәһәренә кадәр җәелгән булган.

Ул хәзерге Татарстандагы Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт һәм Шушма районнарына, Самар өлкәсенең Кләүле, Камышлы, Похвистнево, Исаклы һәм Ырымбур (Оренбург) өлкәсенең Северное, Богырыслан районнарына кергән җирләрдә төзелә (Нәдер Уразмәтов нәселе җирләрендә).

Аның чикләре көньякка — 160 чакрымга, көнбатышка 115 чакрымга сузылган. Ул хәзерге Татарстан җирләре буенча — 282, Оренбург өлкәсе буенча — 48, Самар өлкәсе буенча 236 чакрым тәшкил иткән. Бу волостьтагы сигезләп авыл Нәдер исеме белән йөртелгән (шул исәптән хәзерге Бакай авылы да).

Нәдер волосте старшинасы — Нәдер Уразметов

Мәскәү патшалары һәрвакыт хәйләле һәм мәкерле сәясәт (политика) алып баралар. Басып алынган җирләрдәге халыкта тәртип булдыру өчен Нәдер кебек көчле шәхес кирәк була.

Монда Нәдер Уразмәтовны гаепләп булмый. Ул чиксез хәсрәт, күз яшьләре һәм кан эчендә изелеп яшәгән үз халкын саклап калу, аның тормышын җайга салу, тынычландыру максаты белән яши һәм бу эшкә алына.

Азатлык өчен барган чираттагы сугыш бастырылгач, аның җитәкчесе Батырша Нәдер авылы мәчетендә эзәрлекләүдән качып яши. Моны Нәдер Уразмәтов белә, ләкин аны сатмый. Тик сатлык җаннар гына тиешле җиргә җиткерәләр, һәм Батырша кулга алына.

Нәтиҗәдә, Нәдер үзе дә эшеннән китәргә мәҗбүр була һәм илле алты яшендә чирләп вафат була. Ул — төбәгебез тарихында тирән эз калдырган данлыклы шәхес.

2014 елда Әлмәт районындагы Нәдер авылында Нәдер Уразмәтовка һәйкәл куелды. Ул Камышлы авылында туып-үскән булса да, моның турында белүчеләр юк дәрәҗәсендә.

Нәдер Уразмәтов Рәсәйдә беренче нефть эшкәртү заводлары төзи

1719 елда Петр I указы буенча Рәсәйдә тау эшләре буенча Берг-Коллегия оештырыла. Аның төп максаты – казылма байлыкларны эзләү һәм аларны эшкәртүне җайлап җибәрү була. Бу хәрәкәттә беренче уңышлы эшкуар булып Нәдер Уразмәтов таныла. Ул үзенең туган Камышлы авылы һәм шул төбәктәге Байтуган авылы тирәсендәге чыганаклардан нефть пробалары алып, Рәсәй Фәннәр Академиясенә илтә.

Унсигез яшендә ул, Рәсәйдә беренче булып, нефть эшкәртү заводы төзергә патшадан рөхсәт ала.

Башта сугыш кирәк-яраклары өчен Камышлыдан ат олауларына, мичкәләргә (бочкаларга) төяп, Петербургка нефть, сланец һәм күкерт ташысалар, тора-бара Камышлыда нефть эшкәртү заводлары төзелә, ә бакыр кою заводлары — Зәй белән Шушма елгалары буенда корылалар.

Сок елгасы буендагы Камышлы авылында Рәсәй күләмендә беренче нефть чыганагы табыла һәм аны эшкәртү буенча завод төзелә (Ул чакта Баку әле Рәсәй империясе составына керми).

Икенче заводны Нәдер Уразмәтов хәзерге Сергиевск шәһәре урынында урнашкан Нәдер авылында төзегән. Нәдер исемендәге 8 авылның күбесе нефть, яисә бакыр чыганагы табылган җирләрдә урнашкан булганнар. Хәзерге Лениногорск районында бакыр заводлары төзелгән.

Кайбер кешеләрнең бу хәбәрләрне уйдырма дип кабул итүләре бар. Беренчедән, бу хакта архивларда теркәлгән материаллар сөйлиләр. Икенчедән, якташыбыз, Татарстандагы Язучылар Союзынының Литфонды рәисе, язучы Халик Садри Камышлы нефтепромыселындагы вакыйгалар турында үзенең “Безнең таңнар” исемле әсәрендә  тәфсилләп язган.

Нәдер волостендагы үзгәрешләр

Рәсәй хөкүмәте Нугай Урдасы җирләрен басып алуны дәвам итеп, Өченче чикләү сызыгы төзи. Ул Самардан Оренбургка таба сузыла. Сок буендагы чикләү сызыгының кирәге калмый.

Андагы хәрби халыкның бер өлешен яңа чик буена күчерәләр. Ә калганнарын  дәүләт крестьяннары исәбенә кертеп, налог түләтә башлыйлар. Сок буендагы җирләр шактый бушап кала.

1736 елдан башлап, бирегә килгән халыкка җир бирү иркенәя. Монда Уфа тирәсеннән типтәрләр һәм төрле качкын халык та килеп урнашалар. Алардан салым түләтү өчен халык санын алу башлана. Мәскәү дәүләте белән Нугай Урдасы арасында төзелгән шартнамә бөтенләй онытыла. Җирләрне колонизацияләү сәясәте көчәя бара.

Бөгелмә, Богырыслан, Бозаулык һәм башка бистәләр (слободалар) төзелә. Кротков, Дурасов, Семенов, Никитин, Исаков, Аксаков, Рычков кебек җирбиләүчеләр, помещиклар барлыкка килә. Алар төрле юллар белән үз җирләрен киңәйтәләр һәм Рәсәйнең төрле төбәкләреннән үзләренең крепостной крәстияннарны күчереп китерәләр.

Җирләр басып алынгач, монда яшәгән халыкта карата көчле нәфрәт уяна. Булып торган бәрелешләрдә, баш күтәрүләр вакытында урыслар хөкүмәт гаскәрләрен чакыралар. Нәтиҗәдә татарлар һәм башкортлар хөкем ителеп, җәзага тартылалар. Аларның җирләре тартып алына.  

Нәдер Уразмәтов заманына карата зур белем иясе була. Ул төрек, фарсы, гарәп һәм урыс телләрен белә. Патша хөкүмәте мөселман илләре белән алып барылган килешүләр төзегәндә аны арадашчы (посредник, переводчик) буларак та куллана.

Нәдер Уразмәтов завод төзергә рөхсәт алып кайткач, бирегә Рәсәй фәннәре академиясенең галимнәре П.С.Паллас, И.И.Лепёхин һәм Оренбург топография экпедицияе җитәкчесе Н.И.Рычков килеп, Сок елгасы үзәнлегендәге җир асты байлыкларын тикшергәннәр һәм топографик картага төшергәннәр.

Алар Камышлы төбәгендәге татар авыллары аша үткәндә бу якның гүзәллекләренә, мондагы табигать байлыкларына, елганың бер ягында җәелеп киткән әрәмәле тугайларга, икенче ягында горур баскан мәһәбәт тауларга хозурланып, Сок буйларын алар “Таулар иле” дип атаганнар.

Көндәлек язмаларында алар бу тауларның биек һәм текә булуы, 300 метрга җитүе турында язганнар. Ул тауларга халык: «Караул тауы», «Пәри тауы”, “Кылыч тау”, “Тимер тырнак”, “Юкәле тау”, “Шуран тауы”, “Әлмәт тауы” кебек серле исемнәр биргәннәр. (Гасырлар үтү белән алар хәзер инде шактый чүккәннәр булса кирәк).

Бу тирәдәге урманнарда, әрәмәләрдә, елга-күлләрдә бихисап җиләк-җимеш, бал кортлары, җәнлекләр, кош-корт, балык һәм башка табигать байлыклары халыкны туендырган, киендергән, җылыткан һәм сыендырган.

 Дәвамы бар.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.

 

 

Просмотров: 884

Комментирование запрещено