Лаеклы тормышның лаеклы дәвамы

DedДинсез яшәп булмый. Динсез кеше шикләнүчән, икеләнүчән, ярсулы була… Дин генә кешене көчле итә, күңеленә өмет һәм иман нуры сала.

Минем бабам Абделхак Шакир улы Харисов Аллаһы Тәгаләдән Мөхәммәд пәй­гамбәр аша иңдерелгән ислам дине кануннарыннан тайпылмыйча яши. Унбиш ел буе ул Шенталы Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкарып килде. Сәламәтлеге какшый башлагач кына ул эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Хәзер инде бабама 92 яшь. Ә шулай да җомга саен, бөтен эшләрен ташлап, мәчеткә юнәлә. Уйлавымча, ул намаз укырга гына бармыйдыр, Аллаһы йортына хас булган хозурлык, күңел тынычлыгы туплап кайта ул аннан.

Абделхак Шакир улы 1928 елның 1 мартында Татар Әб­декие авылында туган. Сугышка кадәр мәктәптә укыган, әти-әниләренә булышкан, малайлар белән туп типкән, бәхетле киләчәк турында хыялланган… Ләкин аның бәхетле балачагы унөч яшендә, сугыш башланган көнне тәмамлана. Бу турыда искә төшерергә яратмаса да, миңа сөйләде инде:

- 1941 елда әтине сугышка алдылар. Ул Сталинград сугышына эләгә һәм яраланып, вафат була. Ә гаиләбез зур – җиде баланың тамагын туйдыру өчен миңа көне-төне кырда эшләргә туры килә иде, — дип искә ала бабам.

Сугыштан соң унҗиде яшьлек егет Сызран ФЗОларының берсенә укырга керә. Ярты ел да үтми, ул профессиясен алмаштырырга карар кыла һәм, Новокуйбышевскига китеп, тө­зүче һөнәрен үзләштерә. 1949 елда егетне армиягә алалар. Хәрби хезмәтен Абделхак Барнаулда үтә.

- 1953 ел иде. Кыш. Миңа һәм дустыма увольнительный бирделәр һәм без шәһәр күрергә киттек. Паркта озын толымлы, матур, коңгырт күзле бер кыз белән таныштык. Исеменең Рәхимә икәнлеген генә беләм. Рәтләп сөйләшмәдек тә. Ләкин минем күңелгә кереп калды бит бу күзләр. Ике ай буе сирәк кенә очрашкалап йөргәннән соң мин аңа өйләнешергә тәкъдим иттем һәм, тыйнак кына туй ясап, гаилә корып җибәрдек, — дип сөйли бабам.

Хәрби хезмәтен тәмамлаган егет белән яшь килен башта  Олы Малышевкага кайталар. Анда эш тапмагач, Казахстанга китеп баралар. Ләкин бик салкын һәм кар-буранлы кышларга ияләшә алмыйлар:

- 1966 елда Үзбәкстанда яшәү­че сеңелем янына кунакка барган идек. Менә кая җылы икән! Шул чакта Үзбәкстанга барып урнашырга карар кылдым да инде, — дип сөйли бабам.

Шулай итеп яшьләр Обручево авылына барып урнашалар. Монда яшь белгечкә үзе яраткан сызым, геометрия дәресләре, төзүче профессиясе дә кирәк булып чыга. Ул анда 27 ел буе төзүчелек бригадасы бригадиры булып эшли. Күпчелек корылмалары әлегә кадәр эшләп торалар – консерв һәм мамык заводы, “Ана һәм бала” санаторие, балалар бакчасы, Джизактагы мемориал, уңайлы һәм төзек йортлар…

- Ә 1968 елда мине, производство алдынгысы буларак, ВДНХга җибәрделәр, авыл хуҗалыгы производствосында уңышлы эшләвем өчен бронза медале белән бүләкләделәр… - дип тыйнак елмая бабам.

Рәхимә әбием дә төзелеш бригадасында 10 ел штукатур-маляр булып, ә соңгы  15 елында бригадир булып эшләгән.

1990 еллар башында, милләтара мөнәсәбәтләр артык киеренке була башлагач, гаилә туган якларына – Шенталыга кайтып урнаша.

- Туган якларга кайткач, мин мәчеткә йөри башладым. Ә бераздан имам-хатыйб вазифасын башкарырга тәкъдим иттеләр. Мин бар тырышлыгымны җигеп эшләдем. Муллалыктан киткәч тә, мәчеткә йөрүемне дәвам итәм, дини бәйрәмнәр оештыруда ярдәм кирәк булса, аны да бик теләп башкарам…

Олы яшендә булуына карамастан, бабам күңеленә ятышлы эшне табып кына тора – йә агачтан берәр әйбер эшләп куя, йә бакчада тәртип урнаштыра. Бөтен тормышы балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына багышлана. Ул безнең белән горурланып: “Оныкларым яхшы һәм намуслы кешеләр булып үсеп киләләр. Тормышта бу иң мөһиме, әлхәмдүлиллаһ”, — дип кабатларга ярата. Шулай инде, лаеклы тормышның лаеклы дәвамы булырга тиеш.

Алинә ХАРИСОВА.

Шенталы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 778

Один комментарий

  1. Исәнлек — саулык, озын гумере белән яшләрне шатландырырга яз йа раббым!