Һәрчак яшь булып кал

dGIk6gbnwSc1Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүген Самарада яшәүче Зәмзәмия Сәгыйть кызы Гайнуллинага – 65 яшь!

Татар халкында: “Күршең үзеңнән яхшы булсын”, — дигән әйтем бар. Аллаһыга шөкер, без дә ут күршебез, якын дус­тыбыз Зәмзәмия белән 20 елдан артык шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып, туганнардай аралашып яшибез.

Зәмзәмия Сәгыйть кызы Ка­мышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән. Куйбышевның һөнәр техникумын тәмамлаганнан соң ике елдан артык төзелештә эшли, аннан “Прогресс” заводына урнаша. Анда Зәмзәмия көймәләр ясый, клепальщица булып эшли. 1983 елдан алып бүгенгәчә ул өлкән складчы вазифасын башкара. 45 ел гомерен “Прогресс”та эшләүгә багышлаган Зәмзәмия Сәгыйть кызы күптөрле Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, ул — федераль әһәмияттәге хезмәт ветераны.

Зәмзәмиянең шәхси тормышы да күпләргә үрнәк итеп куярлык. Тормыш иптәше Алмаз абый белән бик матур гомер кичерәләр. Без, гаиләләребез белән аралашып, бер-бере­безнең, балаларыбызның уңыш­ларына сөенеп яшибез. Зәмзәмия – алтын куллы хуҗабикә, киң күңелле, ярдәмчел кеше. Аның бетмәс-төкәнмәс энергиясенә, яшәү көченә сокланырлык. Кайчан килмә, сый-хөрмәт, ачык йөз белән каршы ала, кирәк чакта төпле киңәшләрен бирә, җанга шифа булырлык сүзләр табып юата. Сеңелебез кебек якын дустыбыз, сердәшчебез-киңәшчебез булуына без бик шат!

Кадерле Зәмзәмиябез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлап, изге теләкләребезне җиткерәбез! Аллаһы Тәгалә сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете насыйп итсен. Киләчәктә дә аралашып, бер-беребезгә терәк булып, дус яшәргә язсын иде.

Йортыгызда булсын иминлек,
Кояш гел нурын чәчсен!
Бәхет белән тулган күңелең
Һәрчак яшь булып калсын!

Изге теләкләр белән якын дусларың — Самара шәһәренең “Башкорт корылтае” иҗ­тимагый оешмасы рәисе Ка­мила СИЗЯКОВА һәм Юлия МӨХӘММӘДИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 667

Комментирование запрещено