Камил Сәмигуллин Болгарны Россия мөфтиләрен берләштерүче урын дип белдерде

ТKSF06985[1]атарстан мөфтие Россиянең 85 мөфтиен берләштерүче оешма юклыгын әйтте. 

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгарны Россия мөселманнары өчен аралашу урыны дип белдерде. Бу турыда ул «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы вакытында «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Россиядә 85 мөфти бар. Кызганыч, аларны берләштерә торган оешма юк. Бу нисбәттән Болгар нейтраль урын булып күренә. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте дә, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте дә, башка халык мөселманнары да монда рәхәтләнеп килә. Аллага шөкер, шундый урыныбыз бар», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Болгар ислам академиясендә 26-30 октябрьдә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы уза. Биш көн дәвамында галимнәр һәм дин әһелләре Россия мөселман халыкларының традицион ислам рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге актуаль проблемалар буенча фикер алышачак. Форумның беренче көне күбесенчә сәламләүләрдән торды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 650

Комментирование запрещено