«Бердәмлек» газетасыннан, 25-30 октябрь, 2020 ел

i2

халиулова на 24 октСамара шәһәре,

Воронежский урамы

Халидә Зөфәр кызы Хәлиулловага – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әнием, яраткан әбием! Без сине юбилеең белән чың күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.

Әни бит ул – өйнең яме,

Ә тормышта – олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә бик кирәк.

“Әни” диеп дәшү шундый

                                       рәхәт,

Рәхмәт, әни, һәммәбездән

                                     рәхмәт.

Әни булдың, әни булып калдың,

Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

“Әни” диеп әйтә алу – бәхет,

Син яшисең, һәрчак безне

                                       дәшеп.

Безгә кылган теләкләреңне

Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әмир, кызың Наилә, оныгыңӘдиләһәм барча туганнарың.

* * *

Самара өлкәсе,

Мехзавод бистәсе

Рузалия Фидаи кызы Хәлилулловага – 60 яшь!

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез һәм әбиебез! Без сине туган көнең белән тәбриклибез. Син булмасаң — без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, озын гомер, исәнлек-саулык телибез. Шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Яшәү шатлыгы син безнең

                                          өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен hәрчак кирәк син.

Ал син бездән тәбрик сүзен -

Шушы булсын олы бүләкләр.

Тыныч тормыш белән гел

                                 шат яшәү,

Озын гомер — безнең теләкләр.

Рәхмәт сиңа, әни, озак яшә.

Бәхет, шатлык белән гомер

                                             ит.

Чәчәкләргә кояш ничек кирәк,

Син дә безгә шулай кирәк бит.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әхтәм, кызың Гүзәлия, киявең Рәмис, онык­ларың Лилия һәм Әминә.

* * *

Рузалия Фидаи кызы Хәлилулловага!

Хөрмәтле кодагыем! Мин сине ихлас күңелдән туган көнең — юбилеең белән котлап, килә­чәктә нык исәнлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр телим. Гаилә бә­хе­те белән, якын­нарыңның җан җылысын тоеп, муллыкта, рә­хәт­тә яшәргә Ходай насыйп итсен.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын

                                       йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыннан

                                         узсын -

Шул теләкләр миннән үзеңә.

Картаям дип, уфтанма син,

60 яшь – ул матур чак кына,

Дөнья имин, җаның тыныч

                                       булса,

Кадерен белеп яшәр чак кына.

Иң изге теләкләр белән кодагыең Җария.

* * *

анвар латыпов на 24 октСамара шәһәре,

Солнечный урамы

Әнвәр Харис улы

Латыйповка – 90 яшь!

Кадерле әткәебез, яраткан зур әтиебез, хөрмәтле туганы­быз! Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр те­либез. Яраткан әнкәебез бе­лән тигез гомер итеп, бер-бе­регезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, саулыкта, балаларыгызның, онык­ларыгызның игелеген кү­реп, бәхеткә күмелеп, безне сөендереп яшәгез!

Сиңа рәхмәт сүзен, әткәй,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне кеше

                                     итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә!

Иң изге, якты теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың һәм барча туганнарың.

* * *

аглиуловыЕлховка районы,

Мулла авылы

Нурҗиһан Зыятдин кызы Әһлиулловага – 80 яшь һәм Харис Насыйбулла улы белән бергә гомер итүләренә – 45 ел!

Кадерлеләребез! Әниебез, бала һәм үсмер чагыңда тор­мыш дигән диңгезне син сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыклар аша үткәнсең, эштән куркуны белмәгәнсең, кыенлыкларны җиңгәнсең. Сез­не юбилейларыгыз белән кот­лап, җан тынычлыгы, изге гамәлләрегезне кылып, тигез, бәхетле, озын гомер итүегезне телибез. Әтиебез, әниебез, без бәхетле сез булганда. Безнең ярдәмебезне, шатлыкларыбызны күреп яшәгез.

Ничек тњләп бетерербез,

Гомер биргән өчен безгә,

«Балам» диеп, янып-көеп

Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.

Књпме генә рәхмәт әйтсәк тә

                                           без,

Бик аз булыр кебек књңелгә.

Бәхет, шатлык кына юлдаш

                                   булсын,

Әткәй, әнкәй, сезгә гомергә.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз, кода-кодагыйларыгыз һәм барча туганнарыгыз.

* * *

махмутшин 2Самара шәһәре,

Металлурглар проспекты

Вазыйх Хафиз улы Мәхмүтшинга – 60 яшь!

Кадерле абыебыз! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Бала­ларыңның, оныкларыңның шат­лыкларына сөенеп яшәргә язсын.

Књңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет,

                             шатлыклар.

Туганлыкны саклап яшик

                                       шулай,

Бер-беребезнең хәлен

                                   белешеп.

Кайгы килсә, бергә

                             уртаклашып,

Шатлыкларны бергә бүлешеп.

Изге теләкләр белән апаң Кадрия, сеңелләрең Рузания, Гөлчәчәк, энеләрең Ис­ламгәрәй, Илгизәр, Илфат гаиләләре белән һәм эне­кәшләрең, сеңелкәшләрең.

* * *

Кошки районы,

Иске Җүрәй авылы

ЗәйтүнәӘхмәт кызы

Сатдаровага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, сөек­ле әбиебез! Син безнең таяны­чыбыз, ышанычыбыз, киңәш­чебез. Авырлыкларны зур са­­быр­лык белән җиңәргә, тор­мыш­та сынмаска-сыгыл­мас­ка, кешеләрне һәм тормыш­ны яратырга син өйрәттең без­не, әниебез. Гаилә дигән патша­лыкның алиһәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп яшә­вең тормышыбызны нур­лый. Без кайткан саен тәмле ашлар, бәлешләр, кой­мак һәм өчпочмаклар пеше­реп каршы алганың өчен чиксез рәх­мәтлебез. Син – йорты­бызның алыштыргысыз яме һәм нуры. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал! Сиңа сәламәтлек, кайгы-хәсрәт­сез көн­нәр, балаларың-оныкла­рыңның бәхетен күреп, безнең арада шатланып яшәвеңне телибез.

Һәр балаңның игелеген күреп,

Гел сөенеп кенә яшә син.

Сиңа бәхет, шатлык

                                   теләгәндә,

“Амин” диеп торсын фәрештә.

Һәрбер иртә сине куандырып,

Шатлык белән яңа таң атсын.

Күзләреңне сагыш яше түгел,

Шатлык яше генә чылатсын.

Кызларың, кияүләрең, онык-оныкчыкларың исемен­нән иң изге теләкләр белән кызың Гөлсинә.

* * *

Самара өлкәсе,

Усть-Кинельский бистәсе

Харис Барый улы Галиевка!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә

Дәртле булсын йөрәк тибешең.

Матурлардан матуррак булсын

Гомереңнең калган өлеше!

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, киявең, киленнәрең, онык­ларың, оныкчыкларың.

* * *

Самара өлкәсе,

Усть-Кинельский бистәсе

Рауза Харис кызы Фәйзулловага!

Кадерле кызыбыз, тормыш иптәшем, әниебез, туганыбыз! Без сине чын књңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа тынычлык, гаиләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мәхәббәтнең олысын телибез. Алдагы гомер юлларыңны пар канатлы яшәп, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта њткәр. Ходай сине бездән, безне синнән аермасын.

Котлы булсын туган көнең,

Шатлык балкып торсын

                                       йөзеңдә.

Безнең өчен мәңге кадерле син,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Син бит безнең өчен якты

                                             кояш

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле якын кешебез.

Изге теләкләр белән әти-әниләрең, тормыш иптәшең, улың гаиләсе белән, энеләрең гаиләләре белән.

* * *

Бухарметов на 31 октПохвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Раил Нәгыймулла улы

Бохармәтовка — 55 яшь!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез. Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.

Саф йөрәктән чыккан

                             теләкләрне

Кабул итче туган көнеңдә.

Бәхет, шатлык, уңыш юлдаш

                                     булсын,

Кояш көлсен тормыш күгендә.

Бу гомерләр искән җилләр

                                         кебек,

Сизелмичә үтеп китәләр.

Гомер юлларыңда бәхет

                                         теләп,

Гел елмайсын якты иртәләр!

Күңелеңдә шатлык ташып

                                     торсын,

Сагышларга урын калмасын.

Алда туар көннәр якты

                                       булсын,

Ходай кайгылардан сакласын.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәшидә, улыбыз Илнур, кызыбыз Гүзәл, киявең Риф, әбиең Хәмидә, һәм оныкларың Илнар, Айгөл, Алсу.

* * *

Большая Черниговка районы,

Кинйәгол авылы

Мәрхәбә Гыйбадәт кызы

Ягуфаровага – 65 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән истәлекле юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлектә-саулыкта, тыныч тор­мышта, шатлыкта, муллыкта, рә­хәттә яшәвеңне телибез. Го­мер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

Котлы булсын, юбилеең, әни,

Гомерең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Гомерең матур узсын, әнкәй,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен;

Йөзең һаман аяз, көләч

                                     булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, каен сеңелең.

* * *

Похвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Ришат Габдулла улы һәм Гүзәлия Минетдин кызы Бадамшиннарның

бергә гомер итүләренә – 25 ел!

Кадерлеләребез! Без сез­не бәйрәмегез белән чын кү­ңелебездән котлап, исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр. Балаларыгызның, оныгыгызның игелеген күреп яшәргә Ходай насыйп итсен. Сөекле әниебезне туган көне белән дә тәбрикләп, иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

Парлап канат кагу җиңелрәк,

Язмыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләрегез тулып

                                     торсын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен!

Әти-әниләрегез, кызыгыз Гө­лүзә, улыгыз Рифат, киявегез Мидхәт, оныгыгыз Әл­фия.

* * *

Самара шәһәре,

Ново-Садовый урамы

Әлфия Дамир кызы

Кафиятовага — 60 яшь!

Кадерлебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелебездән кот­лап, ныклы сәламәтлек, җан тыныч­лыгы телибез. Балалар игеле­гендә, оныклар сөенечендә, туган­нарыңның ихтирамын тоеп, озак яшәвеңне Ходай насыйп итсен.

Зур бәхетләр юлдаш булсын

                                           сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет,

                                       диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Гомерләр дә озын булсын,

                                         дибез,

Бәхетләр дә булсын гомерле!

Белеп яшә – безнең өчен

Син иң газиз һәм иң кадерле

                                         кеше!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

* * *

Похвистнево шәһәре,

Косогорный урамы

Рәфис Абдерәшид улы

Газизовка — 30 яшь!

Кадерлебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа тынычлык, гаиләңә иминлек, бәхетнең ту­лысын, мәхәббәтнең олысын телибез. Алдагы көннәреңдә дә гел шулай изгелекле, юмарт, ярдәмчел, безнең барыбызга да терәк булып кал.

Бәхет бит ул — ныклы

                           сәламәтлек.

Гөрләп яшә, бер дә боекма.

Кыю атла гомер юлларында,

Күңелсезлекләргә юлыкма.

Тормыш иптәшең Юлия, кызла­рың Самина, Азалия, әти-әни­ләрең, апаларың, әби­ләрең, бабаларың.

 

Просмотров: 1207

Комментирование запрещено