Кем килеп, авылны аның кебек үз итәр?

IMG-7506Яңа һәм Иске Ярмәк авылларын үстерү проектлары инвесторы, меценат, эшмәкәр, Самар дәүләт аграр университеты профессоры, биология фәннәре кандидаты  Хәйдәр Әхмәтсабир улы  Сәфиуллинга багышлап… 

Кайда гына яшәсәк тә, без җитәкчеләребез кул астында эшлибез. Җитәкченең бер җылы карашыннан, яхшы сүзеннән көннәр буе шатланып, күңел күтәрелеп йөргән кеше азмыни? 

Хәзерге авыр, болганчык заманда татар авылларының язмышы аның хуҗаларының нинди булуына карый, минемчә.

2000 елларда ук хуҗалыклар таралды, колхозлар бетте. Безнең авылда гына да ничә төрле фермалар, машина-трактор парклары бар иде. Эзе дә калмады малларның да, техниканың да… Ә шулай да тормыш дәвам итә.

Безнең Яңа Ярмәк авылы бик матур урынга урнашкан. Аның уң ягыннан Сок елгасы ага, ул җиләкле таулары, мул уңыш бирә торган кырлары белән дан тота. Авылыбызга М-5 трассасыннан асфальт юл төшә, аның уң ягында иркен матур мәктәп төзелгән, шунда ук спортзалы да бар. Мәчетебез дә бик тә килешле, мөлаем имамнар көн дә азан әйтмичә калмыйлар.

i (3)

…Берничә дистә ел элек эш юклыктан авылыбыз тарала башлаган иде инде. Акчага төрәлә бит дөнья: ашыйсы, балалар укытасы, матур итеп киенәсе, өйләр корасы, ямьле итеп яшисе килә. Ә мөмкинлекләр юк.

Шушы авыр чакларда тумышы белән авылыбыздан булган, Самар шәһәрендә яшәүче Хәйдәр Әхмәтсабир улы Сәфиуллин ярдәм кулын сузып килде. 2003 елда колхозның гомуми җыелышы карары белән таралып киткән хуҗалыкны гына түгел, авылыбызның язмышын да аңа — авыл егетенә — тапшырдык.

Мең икеләнүләрдән соң ничәмә-ничә миллион сум бурычлар белән ул безне үзенең кул астына алды. И-ии, кайсы баштан ничек башларга, халыкны ничек аңларга?.. Бик күркәм холыклы, кешеләргә ягымлы мөнәсәбәтле, игелекле бу кеше төннәрен йокламый, күпме уйлагандыр?

Әйе, ул Яңа Ярмәктә туып-үскән, бала-чагы, үсмер еллары шунда үткән. Беренче мәхәббәтен биредә тапкан. Авылының үлеп баруын күреп, туган ягын бик яратканга, бу хәлгә битараф кала алмаган. Шулай итеп Яңа Ярмәктә «Эссор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять барлыкка килде.

…Менә яз җитте, җирләр сөрелмәгән, ягулык материаллар юк, трактор-машиналарның, чәчү агрегатларының (урлаганнан калганнары) берсе дә ремонтламаган. Күпме көч һәм дәрман кирәк! Чын йөрәктән борчылып, һәрбер кешенең күңеленә ачкыч табып эшләгәндә генә, эш бара бит… Шулай тырышып эшкә чумды да инде ул. Куркып калмыйча, чәчүне авыл егетләре белән җиренә җиткереп, эшләп чыктылар. Ничек, кайчан башлаганнардыр, тик күп кырлар чәчелде. Җәен дә вак-төяк эш бетми. Урып-җыюда да сынатмадылар алар. Авыл халкына да эш ачылды, ай саен әзме-күпме акча алуга ирешелде. Бу бит инде яшәүнең дәвамы дигән сүз.

Шулай тормыш дәвам итте. Хәйдәр абый барлык халыкның да җир пайларын, авыл старостасы Ринат абый Нуриев белән берлектә, рәсмиләштерде.

2005 елда Хәйдәр Сәфиуллин белән бергә элеккеге җирлеидарә башлыгы Расих Әхмәтзыя улы Габидуллин да эшкә кереште. Чәчүне вакытында чәчеп чыктылар. Эшче халыкның күңелен күреп, җитәкчеләр җиң сызганып эшкә алындылар. Яз бу оешмага инкубатор кайтарылды, аны егетләр тиз арада урнаштырып, чебиләр чыгарырлык ясадылар.

Ай да үтми сары йомгаклар белән бүлмә тулды. Соңрак үрдәкләр, күркәләр, казлар белән ямьләнеп китте безнең авылыбыз. Фермада кош-кортларга бүлмәләр төзелде. Анда эшләгән кызларны искә алып китми ярамас, безнең уңганнарыбыз: Даһия Шәрәфиева, Солтания Каюмова (урыны оҗмахта булсын), Гөлчәчәк Шәймарданова, Тәскирә Даутова, Гөлсинә Нуретдинова. Аларның ярдәмчесе Ришат Минһаҗев, җитәкчесе Рафаэль Вәлиев. Алар үзләренә йөкләнгән бурычларын җиренә җиткереп үтиләр.

Авыл егетләре яз көне дә, көз көне дә тракторга утырып, җир сөрәләр. Җәен төзелештә эшлиләр, көзен комбайнга утырып, иген игәләр. Егетләребез бик уңган-булганнар: Ринат Ибраһимов, Ильмир Хөсәинов, Наил Шарипов, Марат Вәлиев, Мәсхүт Гарифуллин, Җават Низамов, Айрат Фәйзуллин, Булат Фәткуллин һәм башкалар.

Эштә сынатмаган кешенең йортында да тәртип. Авыл халкы кош-корт алып үстерә, яшелчә бакчасын булдыра.

Инде амбарлар янындагы апаларны да онытырга ярамый.  Елизавета Кәлимуллина, Майкәүсәр апа Фәйзуллина (алар инде безнең арабызда юк, искә алуларыбыз дога булып барып ирешсен), Мәрьям апа Каюмова, Гөлчәчәк Гыймаева комбайннан кайткан икмәкне кайсын-кая җилгәртеп, чистартып, урнаштырып баралар. Пешекче кызларыбыз Тәслия Низамова һәм Рәхилә Билалова тәмле ашлар белән эшчеләрне сыйлыйлар.

2005-2008 елларда шулай эшләр эшләнеп килде. Елда эшче халыкка тонна-тонна икмәк бирелде. Әби-бабайлар да читтә калмадылар. Һәр җир паена икмәк бирелде, һәркемнең бакчасы бушка сөрелде. Шул арада ипи пешерә торган, май чыгара торган кулланмалар өлгертелде.

…Бераздан тагын тормышлар авырайды. Хөкүмәт ярдәм итмәсә, бик алга китеп булмый шул. Бераз эшләр туктап торды. Фермалар ябылды, халыкка тагын эш калмады. Калган яшьләрнең дә кайсы-кая китеп эшкә урнашты.

2012 елда Хәйдәр әфәнде, аптырап беткәннән соң, авылга узбәкләр алып кайтты. Аларга арендага пайларны бирде. Шулчакта бик күп тавыш та чыкты. Авылдашларыбыз артель-артель булып кайткан башка халыкны куды. Мең дә бер газаплардан соң алар авылда калдылар. Менә хезер безнең мәктәбебез дә эшләп килә, балалар бакчасы да сабыйлар белән тулы. Берәм-берәм авылның буш өйләрен сатып алып, үзбәкләр кайта. Нишлисең бит, дөньясы шундый. Аллаһы Тәгалә язганны күрмичә яшәп булмый. Эш булса, үзебезнең яшьләр дә авылдан китмәгән булырлар иде дә бит…

Әйтәсем килгән сүзем шул, бик тә үткен булган кеше генә шулай икеләнми. Авылны ташландык хәлгә калдырмаска тырышып яши иде безнең абыебыз — Хәйдәр Сәфиуллин. Билгеле, гаепләүчеләр дә күп булды аны, кырык ата-баласына син ярап кара…

Үзбәкләр кайткач, фермада маллар да булдырылды. Урып-җыюда да сынатмадылар алар, барлык җирләр дә сөрелде. Әмма үзләренә бик авыр булды. Язын-көзен ягулык материаллар кыйбатланып кына тора бит. Техникалар иске, тиз ватыла. Күпме тырышырга, күпме көч куярга, ялны белмичә эшләргә кирәк.

Шулай да планнары зурдан иде. Хәйдәр ага ярдәме белән сыр җитештерүче цех та төзергә тотынганнар иде. Әмма ил өстендә яман чир таралды бит былтыр. Күпме кеше бу чирдән котыла алмыйча, дөнья белән хушлашты. Язмыштан узмыш юктыр. Безнең Хәйдәр абыйны да яман чир эләктереп алды шул…

Температурасы югары булса да, районга да кайта ул, эшләре белән Иске Ярмәк авылында урнашкан поселение администрациясенә дә сугыла. Шулай бер атна вакыт үтә. Хастаханәгә барса, үпкәсенең 20 проценты зарарланган була инде.

Абыебызны хастаханәгә салалар, әмма, кызганычка, табибларны бик үк тыңлап бетерми шул ул. Аннан ике атна комада ята. Аңына килеп, гаиләсе белән сөйләшә дә, йөрәге туктый… Әллә шатлыктан, әллә инде… Әҗәлләргә дару юк шул…

Гомер бетергә бер сәбәп була бит инде. Аның маңгаена шулай язылгандыр, күрәмсең. Үлем үкенечсез булмый диләр, дөрес инде…

Яман чир дип куркып тормаганнар, соңгы юлга озатырга дуслары, туганнары, авылдашлары килде. Абыебызның туган йорты, урам — халык белән шыгрым тулы иде. Хәтта алма төшәрлек тә урын юк: ул машина, ул кеше дисеңме…

MbJxyrrW7Vc11

Күңеле сизгән инде аның, чирләгәнче туганнарын җыеп, сөйләшеп-гөрләшеп ял итеп утырганнар.

Әхмәтсабир абый улы Хәйдар аганың планнары бик зурдан иде, югыйса. Кем килеп, авылны аның кебек үз итәр, белгән юк…

Быел да инде ул ничәмә-ничә миллионнарын туздырып, барлык эшләрне дә эшләп бетерделәр, ярдәмгә Салават Җәләев та килде. Җирләрне дә рәсмиләштерделәр. Күпме көч, иксез-чиксез акчалар, дәрман кирәккән инде аңарга. Шулай да мәрхәмәтлек, изгелек булды аның уенда. «Авылым», — дип янып-көеп яшәде ул.

Арабыздан якты йөзле, киң күңелле, итагатьле кеше китте. Ул яшәүнең тәмен тоеп, тормышның ямен белеп яшәде.

Кайчан гына аңа, Самардагы йортына, барып керергә туры килсә дә, ул һәм аның тормыш иптәше Әлфия апа ачык йөз белән каршы алып, табынга утыртмыйча җибәрми иделәр. Кем килсә дә…

Әлфия апа аның уң кулы да, суң кулы да булды. Әлеге пар бер-берсен аңлап яшәде. Тормышлары сокланып туймаслык матур иде.

Хәйдәр абый ничә тапкыр авылыбызга «Ялкынлы яшьлек» ансамблен алып кайтты. Авылдашларыбыз рәхәтләнеп концерт карап, ял итте.

Көзен генә әле Хәйдәр ага акчасына теге очтагы трансформаторларны алыштырдылар. Зиратыбызга кран машинасы китертте, бер атна эшләтте. Аның эчкерсезлегенең очы-кырые юк иде.

Хәйдәр абый авыл халкын һәм тирә-якны үзенең дарулары белән тәэмин итеп торды. Бик тә юмарт, гел елмаеп йөри иде абыебыз. Кечене кече итеп, олыларны олылап, төрле киңәшләр бирә иде ул.

Өлкәбездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә (Ульянда, Казанда) киң танылган галим иде ул. Нинди генә сүзләр белән үзен мактасак та, аз булыр төсле.

Кеше күңеленә зур йөк төшә торган заманда җитәкчеләргә бик кыен, алай да «авылым» дип янып-көеп яшәгән бу егеткә ни әйтәсең инде?

Хәйдәр абыйның урыны җәннәт түрләрендә, авыр туфраклары җиңел, яткан урыннары йомшак булсын. Ә Әлфия апайга сабырлык бир, Ходаем… Исәнлек-саулык, балаларының, оныкларының игелеген күреп, туган-тумача, дус-ишләр белән янәшә яшәргә, Ходаем, насыйп әйләсәң иде. Әмин.

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

 

 

Просмотров: 1229

Комментирование запрещено