«Туган як»та ни эшләр бар?

kIhnSk2zapI

“Туган як”ны оештыручылар (сулдан уңга) Раилә ханым Сафина, Рөстәм әфәнде Хисматов һәм Рушания ханым Диндарова.

Ике ел элек Камышлыда “Туган як” дип аталган иҗ­тимагый оешма барлыкка кил­гән иде. Аның президенты Раилә Сафина, директоры Рөстәм Хисмәтов һәм оешма активистлары туган якны өй­рә­нү, нәсел шәҗәрәләрен төзү һәм  үстерү, гаиләдәге элемтә­ләр­не һәм буыннар бәйләне­шен ныгыту гамәлләрен оешма­ның төп бурычлары итеп алган­нар. Ике ел эчендә бу юнәлештә байтак эшләр башкарылган да инде.

- Мәсәлән, мәктәп ба­лалары үз гаиләләренең нәсел шә­җәрәләрен төзеделәр. Ан­да әби-бабаларының исемнә­реннән баш­ка нинди һөнәр ия­ләре булуы, кайда эшләүләре ту­рында язылган. Бөек Ва­тан сугышында катнашкан, тыл­да хезмәт иткән туганнары ту­рында да мәгълүмат бар. Ба­лалар, һичшиксез, бик зур эш башкарып чыктылар. Шуңа да җиңүчеләрне онлайн рәвештә генә билгеләп үтәсе килми. Эпидемиологик вазгыять ях­шыру белән, нәсел бәйрәме оештырып, тантаналы рә­вештә тәбрикләячәкбез, — дип сөйли Раилә ханым.

“Туган як” оешмасы рай­онның топонимик (географик атамалар) электрон картасын булдыру өстендә дә эш алып бара. Шактый авылларда ак­тивистлар тырышлыгы белән чишмәләрнең, елгаларның, кал­кулыкларның, урамнарның һәм башка географик объектлар­ның исемнәре, аларның ничек барлыкка килүе турында язып алынган.

- Географик атамалар — шушы җирләрдә яшәүче халык­лар­ның иң кыйммәтле һәйкәлләре­дер. Чөнки гео­гра­фик атама­лар нинди телдә булуына ка­рап, бу җир­ләргә кайсы мил­ләт ке­шеләре бе­ренче килеп уты­руын күрергә була. Һәр авылның, һәр урам­ның да үз тарихы бар һәм без аны белергә, балаларыбызга сөй­ләп, буыннан-буынга тап­шырып килергә тиешбез, — дип аңлата Раилә Нәгыйм кызы. Электрон карталар авыллар китапханәләрендә сакланачак, дип белдерә ул.

Җитәкче сүзләренә ка­раганда, авыл зиратларында элек җирләнгән кешеләрнең исемлеге дә булдырылачак һәм киләчәктә дә алып барылачак. Кызганычка, Камышлыда элек зират дәфтәре булмаган. Оеш­ма активистлары җир­ләнгән кешеләрнең исем-фами­лия­ләрен язып алып, электрон картотека төзегәннәр. Шундый эшләр Яңа Усман, Дәүләткол авылларында да башкарылган. Кызганычка, кайбер авылларда, зиратлар чистартылмау сә­бәпле, бу эш кыенлаша.

Быел оешма “Туган як” дип аталган зур бәйге уздырган. Төбәкне өйрәнүгә юнәлтелгән бу чарада яше дә, карты да катнашкан.

- Бәйге “Тарихның борынгы чорлары” (1917 елга кадәр), “Хәзерге заман тарихы”, “Нә­сел шәҗәрәләре”, “Як­ташлар”, “Этнография”, “Ту­ган як табигатен өйрәнү”, “Хәр­би тарих” һәм “Камышлы районының топонимикасы” но­ми­нацияләрендә узды. Анда Ка­мышлы авылының “Березка” һәм “Улыбка” балалар бакча­лары сабыйлары һәм район авыллары мәктәпләрендә уку­чы балалар актив катнашты. Моның өчен тәрбиячеләргә, укытучыларга һәм ата-ана­ларга зур рәхмәт.

Жюри әгъзалары күмәк эш­ләрне аерым билгеләп үт­теләр. Мәсәлән, Камышлы мәктәбе укучылары Бөек Ва­тан сугышында катнашкан авыл­дашлары турында бай мәгълүмат туплап, китап бас­тырылып чыккан. Балыклы мәктәбе балалары “Хәрби һәм хезмәт даны” музее буенча проект әзерләгәннәр. Ә Ка­мышлы коррекция мәктәбе укучыларының проекты уку йортының беренче директоры Абдулла Акчурин тормышына, аның хәрби һәм хезмәт ел­ларына багышланган иде.

Өлкән төркем бәйге­челәренең эшләре дә мак­тауга лаек. “Якташлар” номи­на­циясендә I урынны яулаган Нурания Абзалова Сәләй Вагыйзов музей-йорты буенча кызыклы материаллар, хат­ларын тәкъдим итте. Ә Рәфис Гыйззәтов Дәүләткол авылының 70тән артык то­понимнарын язып алган. Зөл­фия Хисаметдинова да Иске Усман авылы топонимнары исемлеген булдыру буенча зур эш башкарган. Алар “Камышлы районы топонимикасы” номи­нациясендә I һәм II урыннарга лаек булдылар.

Бу һәм башка проект­ларыбызны тормышка ашы­руда район башлыгы Ра­фаэль Баһаутдиновның һәм администрациянең ярдәмен тоеп яшибез. Моның өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт, — дип сөйләде Раилә Сафина.

“Туган як” оешмасы өлкә­нең грант проектларында да катнаша. Киләсе елга да планнары зурдан — Сок ел­гасын чистартып, туристик маршрут ясарга, шулай ук Камышлы янындагы елга буен төзекләндерергә хыялланалар икән. Ике ел дәверендә шундый зур эшләр башкарган оешма­ның бу ниятләре дә тормышка ашыр, дип өметләнәбез һәм милләттәшләребезгә изге эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

kIhnSk2zapI

“Туган як”ны оештыручылар (сулдан уңга) Раилә ханым Сафина, Рөстәм әфәнде Хисматов һәм Рушания ханым Диндарова.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1299

Комментирование запрещено