Әнкәйсез йөз көн үтте…

i (3)
Әнкәй китте, йөз көн үтте,
Һәрвакыт бергә идек.
Аны сагына күңел,
Ризыгым тәмле түгел.

Яшәгәндә икәү бергә,
Бер-береңә күнәсең.
Табигатьнең шундый канун:
Вакыт җиткәч китәсең.
 
Үз-үземне юатамын:
Яшьләргә урын кирәк.
Әгәр беркем дә китмәсә?
Китәргә кирәк, димәк.
 
Матур язлар килгән саен
Бар табигать уяна.
Үзең турында уйлану
Кайдадыр артка кала.
 
Балаларың, оныкларың,
Аннан аларныкылар…
Барсының да хокуклары -
Үз гомерләрен узулары бар.
 
Шулай бит ул көйләнгән,
«Бу дөнья ул — куляса».
Яшәү күптән бетәр иде,
Алмаштыру булмаса.
 
Кыйблалардан искән җилләр
Әйләнеп кайтыр микән?
Тагын мине әни кебек
Кемдер яратыр микән?
 
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Денис һәм Татар Әбдекие авыллары,
Шенталы районы.

КОНТЕКСТ: 

 

Просмотров: 1124

Комментирование запрещено