«Зәки Вәлиди нацистлар белән хезмәттәшлек иткән дигән документлар күргәнем юк»

8513Санкт-Петербург дәүләт университеты башкорт милли хәрәкәте вәкиле, тюрколог Әхмәтзәки Вәлидигә куелган бюстны алып атты. Прокуратура бу шәхес нацистлар белән хезмәттәшлек итә дигән дәгъва белдергән иде. «Интертат» соравы буенча, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев бу уңайдан үз фикерен белдерде. 

Бюст 2008 елда Башкортстан республикасы тарафыннан Санкт-Петербург дәүләт университетына бүләк ителгән. Һәйкәлне вузның көнчыгыш факультеты янына урнаштырганнар.

14 гыйнварда Санкт-Петербург прокуратурасы тикшерү уздырган һәм 19 гыйнварда уку йортына дәгъва белдергән. Прокуратура Зәки Вәлиди бюсты Россиянең экстремизмга каршы канунына каршы килә дип саный.

Күзәтү органы таләбендә башкорт милли хәрәкәте вәкиле Бөек Ватан сугышы вакытында бер милләтнең икенчесеннән өстен булуы хакында фикерләр әйткән, Вәлиди Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар Германиясе белән хезмәттәшлек иткән, дип язды матбугат чаралары. Прокуратура бу бюстның вуз территориясендә торуын «нацизм тарафдарларын каһарманлаштыру» дип күрә. Уку йорты прокуратураның дәгъвасын кабул итеп, бюстны алып атты.

Бөтендөнья башкорт корылтае бу уңайдан борчылу белдерде. «СПбГУ территориясендә урнаштырылган бюст Әхмәтзәки Вәлидинең фәнни казанышларын тану булып тора… Вәлиди адресына юнәлтелгән гаепләүләр… фәнгә билгеле документлар һәм архив материаллары белән расланмый», — диелә корылтай мөрәҗәгатендә.

Корылтай прокуратура һәм уку йортыннан аңлатма сорап мөрәҗәгать итте.

Радий Хәбиров та бу уңайдан фикерен белдерде. Башкортстан Башлыгы бөтендөнья башкорт корылтаен фикерен хуплады. Радий Хәбиров фикеренчә, документларны өйрәнергә кирәк. «Бу вәзгыятьне аңларга ярдәм итәр», — диде ул. Башкортстан Башлыгы бюстны Башкорстанга кайтаруны хуплады.

Бу уңайдан аңлатма бирүне сорап, тарих фәннәре докторы, «Икенче бөтендөнья сугышы елларында төрки мөселман әсирләр һәм эмигрантлар арасында коллаборационистик хәрәкәт» темасына диссертация яклаган галим Искәндәр Гыйләҗевкә мөрәҗәгать иттек.

Мин Зәки Вәлидинең адвокаты түгел. Аның шәхесе һәм эшчәнлеге белән беркайчан да җентекләп шөгыльләнмәдем. Профессиональ тарихчы буларак, фактларга, чыганакларга таянып эш итәргә яратам.

Зәки Вәлиди һичшиксез зур, бик катлаулы, каршылыклы шәхес. Шул ук вакытта без аның сугыш вакытындагы ролен бәяли башласак, мин категорик бәяләүдән баш тартыр идем. Чөнки минем карамакта аны нацист яки нацистларга бирелеп хезмәт иткән, хезмәттәшлек иткән дип әйтерлек фактлар, документлар юк. Шуңа күрә аның шәхесен бәяләгән вакытта бик сак булыр идем. Әгәр конкрет документ бар икән, күрсәтсеннәр.

Мәсәлән, Зәки Вәлиди «Идел-Урал» легионын төзүдә катнашкан дип әйтәләр. «Идел-Урал» легионын мин шактый яхшы беләм, аны бу легион белән бәйли торган документлар юк. Гәрчә Германия архивларында «Идел-Урал» легионы турында документлар шактый күп.

Икенчедән. 1941 елның җәй ахырында июль–августында Әхмәтзәки Вәлиди Төркиядән Германиягә килергә теләген белдерә, виза сорый. Ә аны Германиягә кертмиләр, виза бирмиләр. Ни өчен? Әгәр дә ул нацист булса, нацистларга бик тугры хезмәт итсә, аны һичшиксез керткән булырлар иде. Ләкин бит аны кертмиләр нишләптер. Ул соңрак кына килә Германиягә, 1942 елда.

Димәк, монда сорау туа — ни өчен? Мин тарихчы буларак бу сорауны куя алам.

Аннан соң СС легионнарына катнашы бар, диләр. Минем мондый фактны шулай ук күргәнем юк. Бәлки ул милли мәсьәләләр, сәясәт, дәүләтчелек турында сөйләгәндер. Ләкин аны турыдан-туры нацист яки нацистларга тугры хезмәт иткән шәхес дип чыганакларга таянып әйтә алмас идем.

Аны халыкларны категорияләргә бүлгән, кайбер милләтләр өстенрәк, башкалары кимчелеклерәк дип әйтүдә гаеплиләр. Мондый документлар бармы?

Мин бөтен нечкәлекләре белән аның шәхесен белмим. Аның каләменнән чыккан бөтен язмаларны китерә алмыйм. Китерсеннәр фактлар, менә шуннан соң бәяләрмен. Минем андый фактларны очратканым, ишеткәнем юк.

Ничек уйлыйсыз, бу берәр нинди тенденция нәтиҗәсеме?

Бу тенденция. Хәзер Икенче бөтендөнья сугышына борчылыбрак, нервланыбрак карыйбыз. Заманында бит инде тайпылышлар булып карады, акны кара, кызылны ак итеп күрсәтергә тырыштык. Каһарманны хыянәтче итеп күрсәтү очраклары да күп булды, хыянәтчене каһарман итеп тә. Журналистлар арасында төрле-төрле фикерләр, сенсацияләр таралды. Шуңа күрә без хәзер курка башладык.

Без сугышны объектив, документларга таянып бәяләргә тиеш, ул безнең тарихыбызда булган коточкыч зур фаҗига. Ниндидер бер генә якка бирелеп бәяләргә ярамый.

Бу тенденцияләр уйландыра, борчый. Хәзер Зәки Вәлидинең бюсты язмышын тиз-тиз генә хәл итү минем өчен аңлашылмыйчарак калды. Чөнки ниндидер гаепләүләр бар икән — әйдә күрсәт документны, әйдә күрсәт конкрет дәлилләрне.

Хәзер сугышны берьяклы гына бәяләү тенденциясе бар. Мин борчылу белән бер яңалыкны укыдым — Карабахта әрмәннәр Гариген Нжде дигән милләтчегә һәйкәл куйганнар, Ереванда да бар аның һәйкәле. Гариген Нжде — 100 процент нацистлар белән хезмәттәшлек иткән әрмән милләтчесе. Һәм Карабахта, безнең Россия гаскәрләре торган төбәктә, аның һәйкәлен куялар. Бездән реакция юк. Мин аны аңлыйм, әлбәттә, ул башка ил, башка ситуация, аларның үз проблемалары, үз хокуклары бар. Әмма тарихтагы шәхесләрне бәялибез икән, безнең позицияне дә белдерергә кирәктер. Әрмәннәр бит безнең дуслар, Россиянең дуслары, нишләп без үзебезнең позицияне белдермибез?

Бу күренешнең дәвамы булырга мөмкин дигән шикләнү юкмы?

— Андый борчылу бар. Булмасын иде, минем төп теләгем шул. Әйдәгез, аек акыл белән эш итик, бөтен нәрсәне дәлилләп, ышандыра торган чыганаклар күрсәтеп. Ә болай — эмоциягә, әллә нинди лозунгларга гына бирелеп, ниндидер яшерен документлар бар дип кенә эш итәргә ярамый. Шушындый тенденциягә өстенлек булса, бу безнең җавапсызлык булачак.

Әхмәтзәки Әхмәтша улы Вәлиди (Ahmed Zeki Velidi Togan) — башкорт милли хәрәкәте вәкиле, Башкортстан республикасына нигез салуда катнашкан шәхесләрнең берсе, тюрколог.

1890 елның 10 декабрендә Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстаның Ишембай районы) Көзән авылында мулла гаиләсендә туа. 1912 елда аның «Төрек–татар тарихы» исемле китабы дөнья күрә һәм уңай бәяләнә. 1915 елда аны Дәүләт Думасына депутат итеп сайлыйлар. Ул IV Думаның мөселманнар фракциясе эшенә катнаша. 1917-1918 елларда — Милли Мәҗлес депутаты.

1917–1920 елларда Зәки Вәлиди башкорт халкының милли азатлык хәрәкәтен җитәкли. 1923 елның февраленнән эмиграциядә. Төркиядә гыйльми эшчәнлек белән шөгыльләнә. Зәки Вәлиди 1970 елның 26 июлендә дөнья куя. Кабере Истанбулның Караҗа-Әхмәт зиратында. 

intertat.tatar

Просмотров: 1156

2 комментариев

  1. Ул татармы ,башкормы булган??

    • Әсәйе типтәр булған. Атаһы — башҡорт.