Ульяновск татарлары мишәрлек темасын куерткан Тямаевны милләткә зыян салуда гаепләде

f53ead94-24a6-4997-a640-f863a394e455Ульяновск милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин һәм Ульяновск Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина фикеренчә, җырчы мишәр халкын татарлардан аерып күрсәтә. 

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин һәм Ульяновск Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина концертларда мишәрлек темасын куерткан җырчы Фирдүс Тямаевны милли бергәлеккә зыян салуда гаепләделәр.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үз концертларында еш кына мишәрләргә мөрәҗәгать итеп: «Мишәрләр, сез кайда?», «Мишәрләр, алга!» — дип сәхнәдән кычкыра. Үзенең мишәр булуы турында Илсөя Бәдретдинова да еш әйтә, аның мишәрләргә багышланган җыры да бар.

«Фирдүс Тямаев килсә, „Мишәрләр, сез кайда?“ — дип кычкыра. Нигә „Татарлар, исәнмесез“, — түгел? Хәзер татар халкына бөек мәдәният түгел, ә Фирдүс кебек „Мишәрләр, сез кайда?“ — дигән мәдәният кирәк. Аннан соң кеше: „Мишәрләр шундый зур, күп халык икән, тукта, татар түгел, җанисәптә мишәр булып язылыйм әле“, — дип уйга кала», — диде Рамилә Сафина. 

Аның сүзләренчә, артистлар халыкка югары мәдәният җиткерергә тиеш.

«Артистлар — сәхнәдән татар телен, мәдәниятен күрсәтүче шәхесләр. Без акча түләп, билет алып, матур итеп киенеп, концертка барабыз. Балаларыбызны да ияртәбез. Ә ул: „Мишәрләр, сез кайда?“ — дип кычкыра. Без — татар булгач, ник килдек монда? Татар баласына моны ничек аңлатырга кирәк? Моны ишеткән, күргән саен калтырап китәм», — дип сөйләде Ульяновск өлкәсенең Татар мәдәният үзәге җитәкчесе.

«Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинованы халык ярата, концертларына йөриләр, йөрсеннәр, мин каршы түгел. Алар барыбер татарлыкны күрсәтә. Ләкин ике җыр саен: „Без — мишәр“, — дип кычкырып, сәхнә каршына килеп, башкаларны кычкыртып йөрүләре беркемгә дә ошамый», — диде Рәмис Сафин. Интервьюны тулысынча «Интертат» сайтында укырга мөмкин. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1064

Один комментарий

  1. Мишэрлэр АЛАР ИН ТУГЫРЫКЛЫ ТАТАРЛАР АЛАРНЫ БЕРКАЯДА БУЛЭРГЭ КИРЭКМИ МИШЭР ДИГЭН СУЗ КУШАМАТ ШИКЕЛЛЕ КУЛЛАНЫЛА.