Фәрит Шириязданов: «Кемнәр алар йомышлы татарлар (служивые татары)?»

Служилые_татарыАерым татар феодаллары Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында үзләренең хакимият башлыклары белән каршылыкка килеп, күрше урыс кенәзләренә хезмәткә китәләр. Мәскәү хөкүмәте аларны зурлап каршы алганнар. Чөнки затлы токымнардан буларак, алар күп телләр белгәннәр һәм укымышлы булганнар. Казан ханлыгы басып алынгач һәм Нугай Урдасын яулаган чорда да патша хезмәтенә күчкән морзаларны йомышлы татарлар (служивые татары) дип атаганнар.

Социаль төркем буларак, йомышлы татарлар 14-15 йөзләрдә үк формалаша башлыйлар. Алар Мәскәү кенәзләре белән Кырым ханнары арасында атчабарлык (ямская служба) һәм тылмачлык (переводчики) хезмәте башкарганнар. Төркия, Иран, Урта Азия, Казакстан, Кавказ халыклары белән бәйләнештә хезмәт итеп, алар Себерне үзләштерүдә дә катнашканнар. Ул чакта дала чиге буендагы Воронеж, Тамбов губерналарыннан аларга җир (утарлар бирелгән).

(ЦГАДА, фонд 123, оп 2, л. 798).

17 гасырдан башлап патша хөкүмәте йомышлы татар феодалларына каршы хәлиткеч һөҗүмгә күчә. Беренче чиратта төп татар җирләреннән читтә яшәгән татар авыллары юкка чыгарыла. Касыйм ханнарын әледән-әле чукынырга мәҗбүр итәләр.

1629 елда Ярослав губернасына күчерелгән татарларны чукындыру башлана”.

(“Шура» журналы, 1908, №22, 682 бит).

Казан ханлыгы алынгач, Мәскәү хөкүмәте үз халкын берләштерүгә сәләтле булган татар феодалларын юк итүгә йөз тота.

1553-1557 елларда гына да 1560 бәк һәм морза юк ителә. Мәскәү яклы булган татар феодалларын хезмәткә чакыру сылтавы белән аларны көнбатыш өлкәләргә күчереп урнаштыралар. Үз халкы белән бәйләнеше өзелгән феодаллар 2-3 буында ук урыслашалар.

Патшага хезмәт күрсәткән башка феодалларга да җир һәм төрле льготалар бирелә. Алар морзаларның бер өлешен тәшкил итәләр.

17 гасырда йомышлыларның һөнәрче һәм игенче төркемнәре дә формалаша башлый. Алар Казан өязендә, Кама арты җирләрендә, Оренбург далаларында, Урал буе төбәкләрендә дә барлыкка киләләр. Алар игенче һәм һөнәрчеләр катламның үзенчәлекле бер төркеме булып калалар”.

(Исторические акты. Том 5, №87, 139 бит).

Йомышлы татарлар Петр 1 реформаларын кабул итә һәм аны куәтли алырлык социаль көчкә ия булалар. Гаскәрләрне драгун һәм йөк атлары белән тәъмин итү, армиягә һәм яңа башкала булган Петербургка кирәкле азык-төлек җиткереп бирү Идел буе крестьян хуҗалыкларына йөкләнә. Хуҗалыклардан икмәк сатып алу эшен оештыру эше дә татарларга йөкләнә.

1713 елда Пётр 1 крепостной крестьяннары булган татар феодалларын чукындыру турында указ чыгара. Чукынмаганнарның крестьяннары, җирләре һәм байлыклары тартып алына.

Чабаталы мурзалар булып калган мондый феодаллар ясаклы крестьянннар һәм дәүләт крестьяннары исәбенә кертеләләр. Бу 1719-1721 елларда үткәрелгән

1 ревизия язмаларында раслана.

Тик буйсындырылган халыклардан салымнар җыю, алар белән идарә итү өчен күп санлы старшиналар, тылмачлар, йөзбашлар, старосталар кебек “йомышлы” татарларны укымышлырак, активрак, хәллерәк крестьяннар арасыннан сайлап куялар.

Боларның крепостнойлары булмый, аларга җирләр бирелми. Татарлар ике сословиягә генә кертелә башлый. Болар — «ясаклы» һәм “йомышлы” татарлар. Нигездә алар үз хуҗалыклары исәбенә генә яшиләр.

Татарларга бары тик укып мулла булу, әгәр дә бюрократия киртәләрен үтә алса – сәүдәгәрләр сословиясенә күчү мөмкинлекләре генә булган.

Кама-Чирмешән-Сок елгалары аралыгындагы җирләргә отставкадагы һәм запастагы драгуннар күчереп утыртыла. Алар хәрәкәтчән ландмилиция (чик сакчылары) отрядларын берләштерәләр. Кичуй, Яңа Чишмә кебек ныгытмалар һәм Кама арты Чикләү Сызыгы төзелә.

1652-1656 елларда төзелә башлаган бу чикләү сызыклары нигездә татар-башкорт халкын бер-берсеннән аеруга бәйләнгән була.

Казахлар Русиягә кушылып, дәүләт җирләре Арал диңгезенә кадәр җиткәч, бу ныгытмалар чик сызыгы булудан туктый”.

(Шура журналы 1909, №14, 433 бит).

 

Йомышлы татарлар – сәүдәгәрләр, промышленниклар

Кама арты җирләрендә туктаусыз сугышлар, баш күтәрүләр барганга, анда яшәгән татарларга металл эшкәртү, тимерче алачыклары тоту тыелган. Ләкин татарлар, тормышчан һәм уңган халык буларак, эшмәкәрлек һәм сәүдә белән дә уңышлы шөгелләнгәннәр.

Бу юлда йомышлы татарлар аеруча зур уңышларга ирешкәннәр, чөнки аларга патша хөкүмәте тарафыннан төрле ташламалар бирелгән.

Билгеле булганча, сәүдә үсеше – ул дәүләт һәм ил үсеше күрсәткече дә була. Бу юнәлештә татарлар үз мөмкинлекләрен аеруча оста кулланганга күрә, Сенат тарафыннан 1763 елда түбәндәге указ кабул ителә:.

«Служилым татарам в пропуске их в разные города для торговых промыслов препятствия не чинить».

Моның нәтиҗәсендә 17 гасырда Рәсәйдә ил күләмендәге базар мәнфәгате (рыночные отношения) барлыкка килә, һөннәрчелек югары үсеш ала. Тире эшкәртү, чүлмәкчелек, агач эшкәртү, умартачылык, күн эшләү, өс һәм аяк киемнәре тегү кебек һөнәрләр, Бугар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорындагы кәсепләр киң үсеш алалар.

Һөнәрчеләр эшчәнлеген үстерү өчен, әлбәттә, сәүдә эшләрен уңышлы алып бару кирәк була. Монда да татарларның өлгерлеге алга чыга. Алар арасыннан югары дәрәҗәдәге сәүдәгәрләр (купцы 1-2 гильдии) барлыкка киләләр.

Татар сәүдәгәрләре башкортлар, чувашлар, марилар, удмуртлар яшәгән төрле төбәкләргә үтеп кереп, келәндирләр, күмәчләр, сабын, уенчыклар һәм төрле эш осталарынының әйберләрен алып баралар. Аннан тире, мончала кебек чималлар һәм төрле тукымалар алып кайталар.

Тора-бара ел саен ярминкәләр үткәрелә башлый. Аларның танылган, тарихта тирән эз калдырганы – мәкәрҗә ярминкәсе. Ул һәр елның 10 июленнән 15 августына кадәр дәвам иткән. Бирегә татар сәүдәгәрләре тоз, балык, Кытайдан чәй, шикәр, фарфор, ефәк, тәмләткечләр һәм башка тормыш кирәк-яракларын алып кайталар. 18 гасырның икенче яртысында алар бакыр кою, нефть һәм поташ заводлары төзиләр.

Бүген безнең халык ата-бабаларыбызның үз милләтен, телен, милли үзаңын, динен саклау юлында ничек канлы көрәш алып барганлыгы турында берәр нәрсә беләләрме, белергә телиләрме?!

Милләтебез өстенә өерелеп килгән вәхшәткә каршы торырлык көчне хәзер табып буламы соң?!

Бабаларыбыз башларын күтәреп карасалар, үлем юлындагы авылларны, элгәре уңганлыгы белән дан тоткан халыкның дәвамчылары хәлен күреп ни әйтерләр иде икән?

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.

 

Просмотров: 1360

Комментирование запрещено