Тямаевның «Мишәрләр, алга!» девизы китереп чыгарган бәхәс: Фирдүс хаклымы, Рәмисме?

MyCollages+(1)Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин һәм Ульяновск Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина концертларда мишәрлек темасын куерткан җырчы Фирдүс Тямаевны милли бергәлеккә зыян салуда гаепләде. Татар җәмәгатьчелеге бу мәсьәләгә үзенең фикерен җиткерде. 

«Фирдүснең сәхнәдән: „Мишәрләр, сез кайда?“ — дип кычкыруы дөрес түгел»

Рамилә һәм Рәмис Сафиннарның сүзләрен искә төшерик:

Фирдүс Тямаев килсә, «Мишәрләр, сез кайда?» — дип кычкыра. Нигә «татарлар, исәнмесез» түгел? Хәзер татар халкына бөек мәдәният түгел, ә Фирдүс кебек: «Мишәрләр, сез кайда?» — дигән мәдәният кирәк. Аннан соң кеше: «Мишәрләр шундый зур, күп халык икән, тукта, татар түгел, мишәр булып язылыйм әле», — дип уйга кала. Бу дөрес түгел.

Артистлар — сәхнәдән татар телен, мәдәниятне күрсәтүче зур шәхесләр. Без акча түләп, билет алып, матур итеп киенеп, концертка барабыз. Балаларыбызны да ияртәбез. Ә ул: «Мишәрләр, сез кайда?» — дип кычкыра. Без татар булгач, ник килдек монда? Татар баласына моны ничек аңлатырга кирәк? Шундый сәясәтме бу, алыммы? Бу берничек тә дөрес әйбер була алмый. Моны ишеткән, күргән саен калтырап китәм. Казанның комиссияләре, Мәдәният министрлыгы кая карый икән?» — дип сөйләде алар.

Бу сүзләргә карата татар җәмәгатьчелеге дә үз фикерен белдерде. Шулай да, фикерләр төрле якка аерылды, килешмәүчеләр дә булды.

«Профессиональ яктан әйткәннәр икән, димәк, дөрес»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев:

Мин бер әйбер дә карамадым. Миңа бернәрсә дә кызык түгел. Мин аның кем икәнен белмим. Ул профессиональ яктан әйткән икән, димәк, дөрес, — диде.

«Карамадым» дисә дә, бу сүзләр бик үк дөрес түгелдер дигән нәтиҗәгә килдек, чөнки Фирдүс Инсаграм аккаунтына гомер булмаганча «Татар халкым! Иртәгә сезне сюрприз көтә» дип язып куйган.

«Халыкны тик торганнан һәм урынсыз талаштырып яту дип кабул иттем»

Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова:

Интервьюны карадым да шаккаттым. Әйдәгез, хәзер мишәрләр белән татарларны талаштырыйк? Шул гына җитмәгән иде. Мишәрләр татар дип язылган. Минем паспортта да «татар» диелгән. Гасырлар буена әби-бабаларым мишәр булганга мин гаепле түгел бит инде.

Мишәр, керәшен, себер татарларының үзләренең генә әйтелә торган матур сүзләре бар. Без барыбыз да күп төрле. Без барыбыз да бөек татар халкының диалекталь матур бизәкләре. Шуның белән без көчле дә, үзенчәлекле дә. Халыкны талаштырырга кирәкми.

Әйдәгез, алайса мишәрләрне телевидение, радиоларга кертмик. Ул телне мин уйлап чыгармаган бит. Хәзер мин татар түгелмени? Әйе, мин мишәр татары, хәзер нишләргә миңа? Халыкны тик торганнан һәм бик урынсыз талаштырып яту гына дип кабул иттем моны. Бүтән әйтер сүзем юк.

Рамилә ханым үзен саф, әдәби татар телендә сөйләштем дип уйлый микән? Миңа калса, алай түгел. Ата-анадан сеңгән телне алар тиз генә бетереп ата алмый, ул бар һәм ул «тәмле» тел. Без шул ук татарлар. Мишәр татары дип әйтүдә бернинди зыян эш күрмим.

Үзебезнең милләт эчендә дә тыныша алмагач, ничекләр үзебезне башка милләтләр алдында горур, бердәм, үрнәк итеп күрсәтә алабыз соң? Кирәк эш түгел бу. Беркайчан да татарлар белән мишәрләрнең телгә килгәнен күргәнем булмады. Мин бу әйберне котырту дип кабул итәм.

«Фирдүснең сүзендә бернинди криминал күрмим»

Татарстанның халык артисты ИлСаф:

Рамилә белән Рәмис Сафиннарны хөрмәт итәм, алар минем якын дусларым. Аларның сүзендә хаклык бар дип уйлыйм, чөнки тиздән халык санын алу якынлаша. Татарны гомер буена бүлеп маташтылар. «Без — мишәрләр» дип кычкырып йөрү ошап бетми.

Иманым камил, Фирдүс Тямаевның да, Илсөя Бәдретдинованың да татарны бүләргә уйлары юк. Ул аларның эшләү стиле, бренд. Бу очракта чаманы белеп эш итәргә кирәк дип саныйм. Бер әйткән сүз еракка таралырга мөмкин. Сәхнәдән әйтелгән сүзне олылардан бигрәк, балалар да тыңлый. Сәхнә кешесе мисал булып тора.

Репертуарымда «Мишәр кызы», «Без — мишәр егетләре» дигән җырлар бар. Аларны башкарыр алдыннан: «Бу милләтне бүлү түгел. Барыбыз да татар булып калыйк», — дип юмор белән әйтеп үтәм. Сәхнә кешесе — медиа йөзе, һәр әйткән сүзенә җаваплы карарга тиеш ул. Фирдүснең сүзендә дә бернинди криминал күрмим. Аны кирәкмәгән якка борып кулланучы кешеләр бар.

Радио һәм телевидениедә татар әдәби теле яңгырарга тиеш, ул тел калыпка салынса, бар кешегә дә уңай. Мин бертөрле җырласам, икенче кеше үз диалектында җырласа, аннары татар теле нинди хәлгә кала? Рәмис белән Рамиләнең сүзләрендә бернинди дә тискәре фикер тапмадым.

«Мишәр диалекты татар әдәби теленнән әллә ни аерылмый»

Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов:

Мин Рәмис абый белән якыннан таныш, ләкин аның фикерләве белән килешеп бетмим. Цензура, контроль кирәк диюе дөрес. Әмма Фирдүс Тямаевның: «Мишәрләр, сез кайда?» — дип сәхнәдән әйтүе цензурага керә дип уйламыйм, моның бернинди дә начар ягын күрмим.

Мишәрләр — шундый ук татарлар. Фирдүс тә концертта саф татар телендә сөйләшә. Минемчә, бу бары тик рухны күтәрә, горурлыкны күрсәтә торган сүзләр. Әйтик, озын буйлы кешеләр, сез кайда, дип сорасалар, ул кечкенә буйлылардан көлүне аңлатмый бит.

Әйе, әдәби тел булырга тиеш. Үземә килгәндә, мин саф татар телендә сөйләшергә тырышам. Сөйләмем дә мишәрчә. Ул диалект, аны беркая да каерып ташлап булмый. Шуңа күрә мишәр диалекты җырларда беленергә мөмкин, минем җырларда да бар ул. Сәхнәдә мишәр диалектында сөйләшүнең начар ягын күрмим, чөнки ул татар әдәби теленнән әллә ни аерылмый.

«Тукайлар нигез салган әдәби телнең традицияләрен дәвам итәргә тиешбез»

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла:

Мишәрләр күтәреп алыр дип, хайп кына ясаудыр бу. Мишәрләрнең килеп чыгышы турында мәкалә язган идем. Казан татары Казан шәһәре тирәсендә төпләнгән, Кырым татарлары дип иске Кырым шәһәрендә яшәүчеләрне атаганнар, мишәр татарлары Мещерский городок белән бәйле, ул соңыннан Касыйм дип атала.

Мисал өчен, поморлар белән дон казакларының генетик яктан килеп чыгышлары төрле. Ә икесе дә рус халкы булып йөри. Саегаеп, азаеп беткән безнең мескен татар халкы гына тын утыра алмый, нәрсәдер бүлгәләп маташкан булалар.

Бу мәсьәлә мине бик ярсыта. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакыйлар нигез салган әдәби тел бар. Без әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебездә шул традицияләрне дәвам итәргә тиеш.

«Мишәрдән татарга бернинди зыян да була алмый»

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

Мишәрдән татарга бернинди зыян да була алмый, иң нык татар — алар бит инде ул!

«Бүгенге җырчылар „культурный“ алып баручылардан баш тартып, үзләре әллә нәрсә сөйләп маташа»
Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы баш мөхәррире Олег Әндерҗанов:

Мин — Сергач мишәре. Рамилә һәм Рәмис Сафиннарның фикере белән килешәм. Бүгенге җырчылар акча артыннан куа-куа, концертны «культурный» алып баручылардан баш тартып, үзләре әллә нәрсә сөйләп маташа, билдән түбән мәзәкләр белән тамашачы күңелен яуламакчы булалар. Дөрес, күпчелек очракта тамашачы моңа шаулап кул чаба, димәк, ошый. Монысы да безнең культурасызлыктан килә.

Икенчедән, милли үзаң татарда югалып бара. Бәлки, җанисәп алдыннан татар журналистларына «үгет-нәсыйхәт» биргән кебек, Бөтендөнья татар конгрессына шул хакта татар артистларына дәрес бирергә кирәктер? Алар да бит массакүләм халык белән эшли.

Тик без, татар журналистлары, «татар» факторын күз уңында тотып эш итәргә тырышабыз, ә артистларның кызыксынуын югарыда әйттем инде.

Фирдүс хаклы түгел! Без бит мишәр дип, газетабызны мишәр телендә түгел, ә саф татар телендә чыгарырга тырышабыз.

«Бер-беребезне таркату белән шөгыльләнмик»

Татар блогеры Фәгыйлә Шакирова:

Җанисәп алдыннан татарны мишәр, типтәр, себер татарына аерырга кирәкми. Акценты бармы-юкмы, татарча белгән һәр кешене күз уңында тоту зарур. Мишәрләрне телевидениегә кертмәсәк, күңелләрен төшерәчәкбез. Нинди сүз сөйләгәнеңне уйлап әйтергә кирәк.

Мишәр, типтәр, керәшен дип аера башласаң, бу бөтенләй милләтне эчтән таркату булып чыга. Мишәр — татарның аерылгысыз гаилә әгъзасы. Гаиләдә дә төрле кеше булырга мөмкин.

Фирдүс Тямаев татарны аермый. Аның стиле шундый. Фирдүс тел белгече, журналист та түгел, ул гади авыл малае. Халыкның күңелен күтәрәм дип йөри, үпкәләтермен дип уйламый. Татарлар аның концертына җыйнаулашып баралар икән, рәхмәт әйтергә кирәк. Рус концертларына таба борылсалар, елыйсы гына кала.

Сөйләшүгә Фирдүсне дә чакырып, фикерен яңгырату дөрес булыр иде. Һәр сүзне, фикерне уйлап әйтү мөһим. Бу мәсьәләнең федераль каналларга таралуы бар.

Казанга килгәч, Казан татарлары телендә, Чувашиягә бардым, аларча сөйләшәм. Кем арбасына утырасың, шуның җырын җырлыйсың. Тату булырга кирәк. Бер-беребезгә ярдәмләшеп тору зарур. Хәзер заманасы шундый: йә батабыз, йә калабыз. Бер-беребезне таркату белән шөгыльләнмик. Без бөтенебез татар.

Академик, тарихчы Индус Таһиров журналист Габдерәхимгә биргән әңгәмәсендә: «Без бербөтен, бүленмәс халык»

Мишәрләр — чын татарлар, алар иң күп эшли торган тырыш халык. Әмма һич кенә дә бер-береңә «мишәр» дип кычкыруның мәгънәсе юк. Татарны бизи торган нәрсә — бердәмлек. Бер-беребезнең үзенчәлекләрен танып, бергәләп яшәүнең мисалын тудыруны татарлар булдырып килде һәм шулай булачак та. Без бербөтен, бүленмәс халык.

Инстаграм постында язган комментарийларда — халык фикере: «Сəхнə — сəнгать, тел, мəдəният мөнбəре»

«Татар белән мишәрне аеру — иң зур мәгънәсезлек. Бу бербөтен халыкны таркату дип атала. Билгеле гел бер сүзне кабатлау да дөрес түгелдер, аның үзе белән сөйләшеп була. Безнең халыкның тарихны белмәве тискәре күренеш»,

«Бу очракта бер Фирдүсне генә тикшереп гаеплисе түгел, бөтен сәхнә артистларын тикшерергә кирәк. Кайсы татарча ике сүз дә кушып сөйләшә белми… Татар теле югалып бара, ин зур проблема — шул»,

«Милләт турында сүз барганда мишәр яки башка төшенчә куллану урынсыз, сәхнәләрдән бары тик без бердәм татар халкы дигән сүз генә яңгырарга тиеш»,

«Сәхнә кешесе сәхнәгә чыгуга үзенең киеме, үзенең сөйләме, үз-үзен тотышы белән халыкка үрнәк булырга, халыкны тәрбияләргә тиеш. Тамашачы мәдәният йортына ял итәргә килә»,

«Сəхнə — сəнгать, тел, мəдəният мөнбəре. Соңгы вакытта зəвыксызлык нык күзгə ташлана. Безнең бөек җырчыларыбыз Əлфия апа, Илһам абыйлар, Вафирə Гыйззəтуллиннар тамашачыга газиз халкым, кадерле тамашачылар, миллəттəшлəрем дип мөрəҗəгать иттелəр. Габдулла Рәхимкулов, Хәйдәр Бигичев, Рəшит Ваһаповлар: „Мишəрлəр, вперед!“ — дип клоунланмадылар. Замандашлары Ваһаповны чиста əдəби телдə чыгыш ясаганын, тик бер генə сүз — гомер сүзен мишəр акценты белəн „гүмер“ дип җырлаганын искə алганын хəтерлим. Берүк вакытта сикереп тə, җырлап та була микəн?! Менə шуны эшлəп карасын əле кəсепчелəргə куштанланып утыручылар. Сəхнəдəн акча түлəп килгəн тамашачыны алдау — актык эш!» 

intertat.tatar

Просмотров: 965

Комментирование запрещено