Тольятти татарлары «Язлар моңы» фестиваленә әзерләнә

219Сигезенче тапкыр оештырыла һәм «Уйнагыз, гармуннар», «Милли бию», «Татар җыры» номинацияләре була. 

Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте оешуга 20 ел һәм Самара өлкәсенең 170 еллыгына әзерләнү кысаларында 2021 елның 4 апрелендә «Язлар моңы» дип аталган ачык шәһәр фестивале була.

Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр иткәнчә, фестиваль татар халкының ана телен, милли җыр-моңнарын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру нисбәтендә сигезенче тапкыр оештырыла һәм «Уйнагыз, гармуннар», «Милли бию», «Татар җыры» номинацияләрен үз эченә ала.

«Язлар моңы» үзешчән сәнгать фестиваленең абруе елдан ел арта. Соңгы елларда Самара өлкәсендә һәм Тольятти җирлегендә яшәгән бик күп яшь милләттәшләребезнең дә сәхнәгә аяк басулары аеруча куандыра, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

Фестиваль Тольяттиның Автозавод районында урнашкан «Автоград» мәдәният һәм сәнгать үзәгендә 13:00 башлана (Юбилейная ур., 8).

tatar-inform.tatar

Просмотров: 881

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>