Тарихчы Илнар Гарифуллин: Болгарчылык идеясе татарлар өчен куркыныч түгел

AI3I0206Тарих фәннәре кандидаты фикеренчә, җанисәп алдыннан болгарчылык мәсьәләсен күтәрү махсус проект булырга мөмкин.

Бүгенге көндә җәмәгатьчелектә болгарчылык идеясе бетеп бара, шуңа күрә әлеге идеология татар халкы өчен куркыныч тудырмый, дип саный тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин.

«Хәзер болгарчылык идеясе сүнеп бара. Ул безгә куркыныч түгел. Җанисәп алдыннан калкып чыгуны мин махсус проект буларак аңлыйм. Ә 15-20 ел элек кенә болгарчылык бик көчле иде», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илнар Гарифуллин сүзләренчә, Ульяновск өлкәсендә болгарчылык идеясе барлыкка килү анда яшәгән татарларга милләттәшләре белән бердәмлек җитмәү аркасында булырга мөмкин.

«XIX гасырда дин әһелләре арасында Болгар вакытында Ислам дине чын, чиста булган, дигән фикер туган. Ә милләтләр арасында әлеге фикерне Совет чорында үстерәләр. Бу татарлар Татарстанда гына калсын, башка төбәктәге татарлар белән берләшмәсен өчен эшләнә. Ульяновскида болгарчылык мәсьәләсе электән бар. Читтәге татарларга үз милләтләре белән бердәмлек җитмәгәндер, дип уйлыйм», — диде ул. 

Элегрәк «Татар-информ» Ульяновскида татарларны болгар дип язылырга чакырулары турында язган иде. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1106

Комментирование запрещено