Киләчәге дә матур булсын!

4oICYGQwYwg11Нәкъ 50 ел элек, 1971 ел башында, Совет Иглае (хәзер Совет Норлаты) авылында башлангыч мәктәп ачыла, тагын ике ел­дан сигезьеллык мәктәпкә әверелә.

Ил тарихы белән чагыш­тырсаң, ярты гасыр гомер алай ук күп тә түгел сыман, әмма уку йорты өчен — бу зур тормыш юлы. Мәктәпнең беренче директоры Әсхәт Әсәдулла улы Гайнетдинов һәм укытучылар коллективы 1974 елда беренче чыгарылыш сыйныфын олы юлга озатканнар. Ә ярты гасыр эчендә мәктәпне тулы бер буын кешеләре тәмамлап чыккан. Аларның күбесе инде пенсиядә. 50 ел дәверендә күпме вакыйгалар булган! Мәктәпнең данлы тарихына әверелгән чаклар бүгенгедәй хәтердә…

Мәктәп – дөньяны күреп белергә өйрәтүче, холык-фи­гыльләребезне бер калыпка салучы, аң-белем дөньясына алып керүче иң мөһим баскыч ул. Бүген мәктәбебездә катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итә алырлык иҗади җанлы, эзләнүчән, профессиональ пе­дагогик коллектив эшли. Бер-беребезгә ярдәм итеп, хөр­мәт күрсәтеп, ышанычлы мөнәсәбәтләр өстенлек иткән фикердәшләр командасы барлыкка килде. Алар югары уку нәтиҗәләренә йөз тоткан укучылар тәрбияләү белән генә чикләнми, милли гореф-гадәтләребез сакчысы да, матур бәйрәмнәр бишеге дә. Укучыларыбыз да игелекле, мавыгучан, сәләтле, кайвакыт шаян булсалар да, барыбер, иң яхшылары. Алар җырлыйлар да бииләр, спорт белән мавыгалар, оста итеп кул эшләре эшлиләр, рәсем ясыйлар. Ә укучыларыбызның әти-әниләре — уңай карашлы һәм укытучыларга актив ярдәм итүче ышанычлы тыл булып торалар.

Ярты гасыр гомер дә­верендә Белем көннәре, Хәтер вахтасы, Беренче кыңгырау бәйрәме, Сәламәтлек көне, КВНнар, Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре, шулай ук әхлак, батырлык, туган якны өйрәнү, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәресләре, экологик десантлар, үзидарә көннәре күркәм гадәткә әйләнделәр. Укытучылар коллективы фикеренчә, мәктәпнең көче традицияләргә тугры булудан да килә. Педагог­лар, укучылар һәм ата-аналар уртак иҗади бердәмлек саклап эшлиләр. Дистә еллар буе сак­ланып килгән гореф-гадәтләр безнең мәктәпне ниндидер аерым, кабатланмас төсмерләр белән баета.

Максатчанлык — укытучылар коллективының үзенчәлеге булып санала. Аларның теоретик һәм практик табышларын районның башка мәгариф учреждениеләре дә кызыксыну белән кабул итәләр. ФГОС ОО стандарты буенча укыту — инновацион эшчәнлегебезнең төп юнәлеше булып санала.

2018 елга кадәр мәктәптә татар теле дә укытылып килгән иде. Кызганычка, әлеге фән буенча укытучы булмаганлыктан, бүгенге көндә туган тел дәресләре керми. Хәзерге заманда татар теле укытучысын табу да бик кыен икән.

Мәктәп директоры Марат Фәттах улы Мәүлетов, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Людмила Ильмухина һәм башка укытучылар ярдәме белән укучыларыбыз төрле өлкә һәм округ конкурсларында югары нәтиҗәләр күрсәтеп киләләр.

Ярты гасыр дәверендә мәк­тәп биш йөздән артык укучыга белем биргән. Алар арасында табиблар, укытучылар, полковник дәрәҗәсенә ирешеп, Әфган, Чечня, Кавказ сугышларын узган хәрбиләр, авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитәкчеләр, район башлыгы урынбасары, квалификацияле эшчеләр дә бар. Бүгенге укучыларыбыз арасында да безне уңышлары белән шатландыручылар күп. Мәсәлән, декабрьдә уздырылган рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада безнең 4 укучыбыз округ этабына үттеләр, шуларның берсе – 4 сыйныф укучысы Алена Романова, җиңүчеләр исемлегенә эләкте. Без аларның һәрберсе белән горурланабыз. Мәктәпне төрле елларда тәмамлап, югары белем алганнан соң туган авылыбызга укытучы булып кайткан Наҗия Габбас кызы Мәүлетова, Марат Фаттах улы Мәүлетов, Гөлсинә Исхак кызы Мәүлетова, Нәзилә Габделәхәт кызы Төхвәтуллина, Саҗидә Хафиз кызы Мәүлетова бүгенге көндә безнең мәктәпнең тәҗ­рибәле һәм хөрмәтле укытучылары.

Һәр иртәдә, кечкенә генә инешләр сыман, балалар һәм өлкәннәр уку йортына агылалар, бер гаилә әгъзалары кебек туган йортларында очрашалар. Мәктәптә һәр укучы үзен уңай хис итә, ә укытучылар эшләреннән ямь табалар.

Хәзерге заман мәктәбе укучылар һәм укытучылар алдына яңа таләпләр куя. Укытучылар осталыгы, үз эшләрен яратып эшләве, белем бирүнең яңа формаларын һәм методларын эзләп табулары һәм кулланулары нәтиҗәсендә кечкенә генә авыл мәктәбе дә заман белән бергә атлый. Милли проектларны тормышка ашыру нисбәтеннән мәктәпкә югары тизлектәге интернет үткәрелде, укытучының автоматлаштырылган эш урыны булдырылып, әсбаплар һәм лаборатор җиһазлар комплекты урнаштырылды.

Мәктәпнең үткәне һәм бүгенгесе генә түгел, киләчәге дә матур булыр дип ышанасы килә! Яңа казанышлар һәм игелекле башлангычлар телибез сиңа, яраткан мәктәбебез!

Саҗидә МӘҮЛЕТОВА, рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Совет Норлаты авылы, Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1415

Один комментарий

  1. Очень теплые воспоминания об этой школе. Я помню вас, совиглайкинцы!!! Людмила Александровна и Марат Фаттахович, большой привет из Алькино!!!