Радик Салихов: Халык буларак татарлар Алтын Урда чорында формалаша башлый

AI3I8647+(1)Венгрлар, Төрки каганлык һәм башкалар — татар милләте тарихының бер өлеше. Ләкин халык буларак татарлар Алтын Урда чорында Идел Болгарстаны территориясендә, Казанда, формалаша башлый, ди ул.

Татар халкының килеп чыгышы бик катлаулы. Ләкин халык буларак татарлар Алтын Урда вакытында формалаша башлый, ди Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов.

«Бер халык та җиңел генә барлыкка килми. Татарлар формалашуда да башка күп кенә халыклар катнашкан. Венгрлар, Төрки каганлык һәм башкалар — татар милләте тарихының бер өлеше. Ләкин халык буларак татарлар Алтын Урда чорында Идел Болгарстаны территориясендә, Казанда, формалаша башлый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салиховның татар тарихын саклауда «Татарлар: гамәл стратегиясе»ен югары бәяләвен язган иде. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 755

Комментирование запрещено