Данис Шакиров: Туган телләр елы читтә яшәүче татарлар өчен бик мөһим

шакировКазан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров фикеренчә, 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итү читтә яшәүче татарлар өчен мөһим.

«2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итү безнең республика өчен генә түгел, Татарстаннан читтә яшәүче халкыбыз өчен дә бик мөһим. Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Читтә яшәүче татарларның карашы Татарстанга, Казанга юнәлгән, чөнки ул — рухи ватан», — диде ул.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә Данис Шакиров татар халкының өчтән бер өлеше генә Татарстанда яшәвен искәртте. «2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итү татар факторының ни дәрәҗәдә киңәюен һәм җәелүен күрсәтә», — ди ул.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 422

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>