Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәте һәм татар галимнәре — «Безнең мирас»

БезымянныйГалимҗан Баруди, Ризаэддин Фәхретдин, Муса Бигиев сөннәтне өйрәнүгә үзеннән зур өлеш керткән күренекле дин белгечләре булган.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте үзенең әһәмиятен халыкларга җиткерелгән көннән алып бүгенгәчә саклап калды. Аллаһы Тәгалә: «Пәйгамбәр сезгә ни бирсә, шуны алыгыз, ә нәрсә алуны тыя, аны алмагыз», — ди (Коръән, 59:7). Әлеге аять, Коръәннең башка аятьләре белән беррәттән, Мөхәммәднең (с.г.в.) бөтен тормышы (карарлары, фикерләре һәм әмерләре) һич шөбһәсез авторитет икәнлегенә аерым бер әһәмият бирә. Сөннәт, мөһимлеге буенча, Изге Коръәннән соң икенче урында торучы ислам кануннары чыганагы булып тора.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең сәхабәләренә сөннәтне сакларга һәм башка кешеләргә ирештерергә өндәде. Аның: «Миңа белә торып ялган яккан кеше җәһәннәм утында үз урынын алырга әзерләнсен», — дигән сүзләре һәркем өчен кисәтү булып тора.

Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр сүзләрне анык итеп әйткән, ашыкмыйча, аңлаешлы тел белән сөйләгән. Кайвакыт ул үзенең фикерен өч тапкыр кабатлаган. Гадәттә, пәйгамбәребез (с.г.в.) тыныч тавыш белән сөйләгән, әмма кирәк вакытта, вәгазьләре кеше күңеленә тагын да үтемлерәк булсын өчен, тавышын күтәрә төшкән. Ул: «Минем сүзләремне ишеткән, хәтерендә калдырган һәм үзләштергән, аннан соң башкаларга җиткергән кешене Аллаһ сөендерсен!» — дигән. Кайчакта болай дип тә әйтә торган булган: «Бездән нәрсә дә булса ишеткән һәм ул сүзләрне ишеткән рәвешендә башкаларга җиткергән кешене Аллаһ сөендерсен! Чөнки бу сүзләрне ишетүче аларны җиткерүчегә караганда яхшырак үзләштерергә мөмкин».

Һиҗрәттән соң беренче гасырда мөселман галимнәре хәдисләрнең фундаменталь җыентыгын туплау белән шөгыльләнмәгән. Күбрәк игътибар Коръәнне өйрәнүгә һәм өйрәтүгә юнәлтелгән. Олылар да, балалар да, ирләр һәм хатын-кызлар да, хакимлек итүчеләр дә, хакимияткә буйсынган кешеләр дә Коръәнне тулаем яки аның күбрәк өлешен яттан өйрәнергә омтылган. Бу максатка ирешелгәч, галимнәр алдына башка бурыч — Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) изге мирасын саклап калу бурычы куела. Сәхабәләрнең һәм аларның шәкертләренең вафаты, шулай ук хәдисләрне бозып күрсәтергә теләүчеләрнең әледән-әле омтылыш ясаулары хәдисләрне кодификацияләү кирәклеген күрсәтә. Бу мәсьәләне хәл итү карары Омейяд хәлифәсе Гомәр ибн Габделгазиз (717-720) тарафыннан кабул ителә.

Ул чорда барлыкка килгән күпчелек җыентыклар бер системага салыналар һәм төрле темаларга багышланган бүлекләрдән торалар. Аларга иман нигезләренә, төрле йолаларны башкаруга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә кагылышлы, Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аңа кадәр килгән пәйгамбәрләрнең тормышы, сәхабәләрнең яхшы сыйфатлары тасвирланган хәдисләр кертелгән. Имам Мәликнең (712-796) «Мувәтта»сы, Гаде-әр-Раззак ибн Хәммәмә әс-Сәнгәнинең (744-827) «Мусәннәф»е, Әбү-Бәкер ибн Әби-Шәйбәнең (776-849) «Мусәннәф»е ул чорның иң билгеле җыентыкларыннан булганнар. Имам Мәликнең җыентыгы исә — безнең көннәргәчә килеп җиткән иң «яшь» җыентыкларның берсе. Анда Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) барып тоташкан 1700дән артык хәдис тупланган. Имам әл-Бохарый (810-870), имам әл-Мөслими (821-875), әт-Тирмизиларның (824-892) хәдис җыентыклары да сөнниләр арасында иң мәшһүрләрдән санала.

 ***

Ризаэддин Фәхреддин, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев, Габденасыйр Курсави кебек татар галимнәре дә сөннәтне тарату эшеннән читтә калмыйлар. Алар үз хезмәтләрендә сөннәтнең әһәмияте хакында язалар, пәйгамбәрнең (с.г.в) хәдисләрен шәрехлиләр, хәдисләр турындагы фәнне мәдрәсәләрдә укыталар.

Зур әһәмияткә ия булуына карамастан, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) хәдисләре, ислам тәгълиматы нигезе буларак, Урта Азия укыту үзәкләрендә һәм мәдрәсәләрендә билгеле бер сәбәпләр аркасында бөтенләй диярлек укытылмый. Курсави һәм башка дин белгечләре әлеге фәнне шәкертләргә укыту буенча әледән-әле кыюсыз омтылышлар ясап караганнар, әмма бу дәресләр шәкертләр арасында популярлык казанмаган. Бары тик XIX–XX гасырлар чигендә генә хәдисләр җыентыклары басыла, аларга киң, төпле шәрехләр языла, ә хәдис турындагы фән күпчелек мәдрәсәләрнең укыту планына кертелә башлый.

 Галимҗан Баруди

Хәдисләр турындагы фәнне популярлаштыру буенча күп хезмәт куйган белгечләрнең берсе — мөфти, җәмәгать эшлеклесе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салучы һәм «Әд-дин вә әл-әдәб» журналының баш мөхәррире Галимҗан Баруди. Р.Фәхреддин, аның хезмәтләрен бәяләп, болай дип яза: «Безнең мәгълүматларга караганда, дәүләтебездә хәдисләр турындагы фәнгә хезмәт итүчеләрнең иң өлкәне хөрмәтле Галимҗан Барудидыр. Ул укыту программасына „Җәми әс-сахих“ китабын кертте. Чынлыкта, ул һәрдаим бу фәнне укыта иде, үзе дә аны башыннан алып ахырынача берничә мәртәбә өйрәнеп чыкты һәм әлеге өлкәдә искиткеч шәкертләр әзерләде». Галимҗан Баруди үзенең «Әд-дин вә әл-әдәб» журналының һәрбер санында Коръән тәфсирен һәм хәдисләрне бастырган, хәдисләргә үзенең шәрехләрен биреп барган.

Әкренләп, хәдис дәресләре мәдрәсәләрнең укыту планына кертелә. Инде 1913 елга хәдисләр турындагы фән Казан мәдрәсәләренең күпчелегендә укытыла башлый. Г.Барудиның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 1913/14 нче уку елында хәдисләр фәне дәресләре, башлангыч (ибтидаи) бүлекнең өченче сыйныфыннан башланып, атнасына ике сәгать укытыла. Шуннан соң ул урта (сәнәви) бүлекнең беренчедән алып дүртенче сыйныфына кадәр — атнасына бер сәгать, бишенче сыйныфта — ике, ә алтынчы сыйныфта өч сәгать укытыла торган була. Укыту Р.Фәхреддиннең «Әл-Китаб әс-салис», «Җәвәмигъ әл-кәлим», имам Тирмизиның «Китаб шәмәил», имам Мәликнең «Мувәтта» китаплары буенча алып барыла. Атнага бер сәгать хәдисләр турындагы фәннең нигезләрен өйрәнү өчен бирелә. Югары (галия) бүлектә бу фәнгә атнасына биш-алты сәгать вакыт бүленә. Бу бүлектә әл-Бохариның «Сахих»ыннан шәрехләре белән хәдисләр өйрәнелә торган булган.

 Ризаэддин Фәхреддин

Хәдис фәнен популярлаштырган дин белгечләренең берсе Р.Фәхреддин була. 1908 елда Оренбург шәһәрендә аның «Җәвәмигъ әл-кәлим» исемле хәдисләр җыентыгы басыла. Әлеге җыентыкка әс-Суйутиның «әл-Җәмигъ әс-сагир фи хә дис әл-бәшир ән-нәзир» исемле хезмәтеннән сайлап алынган 345 хәдис тупланган. Бу китапны төзүнең максатын ул: «Шәкертләргә гарәп телен өйрәнүдә һәм аларның әхлакый сыйфатларын камилләштерүдә ярдәм», — дип белдерә. Соңрак, 1916 елда галим әлеге җыентыкны хәдисләргә карата үзенең киңәйтелгән шәрехләре белән тулыландыра һәм «Җәвәмигъ әл-кәлим шәрхе» исемле китабын чыгара. Бу китап бүген дә актуальлеген югалтмый, чөнки әлегә кадәр татар дин белгечләре тарафыннан Р.Фәхреддиннең әлеге әсәренә тиңләшә алырдай хезмәт язылмаган. Галимнең «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр» (1914 ел) исемле мәшһүр әсәрендә дә хәдис фәненә багышланган бүлек бар.

Р.Фәхреддин иҗатында «Көтебе ситтә» китабы аерым урынны алып тора. Башка хезмәтләре кебек үк, галимнең хәдис фәненә багышланган әлеге китабы, беренче чиратта, мәдрәсә шәкертләренә адресланган. Ул үзенең эчтәлеге буенча заманча укыту ярдәмлекләреннән дә өстенрәк. Күтәрелгән мәсьәләләрнең киңлеге, кулланылган күптөрле чыганаклар, аңлатмаларның үзенчәлеге «Көтебе ситтә»нең хәдис фәне өлкәсендәге бәйсез һәм төпле фәнни хезмәт булуын раслый. XX гасыр башына кадәр Идел буе мөселманнарының хәдисләр турындагы фән белән кызыксынулары зәгыйфь булуын исәпкә алсак, әлеге хезмәтнең безнең төбәктә, Казан ханлыгы чорыннан соң, хәдис фәненең гомуми мәсьәләләренә кагылышлы беренче хезмәт булуын расларга тулы нигез бар.

 Муса Бигиев

Сөннәтне өйрәнүгә үзеннән зур өлеш керткән күренекле дин белгечләренең берсе булган Муса Бигиевнең дә бу темага берничә саллы хезмәте бар:

1. Ифәдәт әл-кирам шәрх әхәдис булуг әл-мирам [гарәп тел.]. Ибн Хәҗәр әл-Әскаләнинең хәдисләргә багышланган «Булуг әл-Мәрәм мин әдилләт әл-әхкәм» хезмәтенә аңлатма. Хезмәтнең эчтәлегенә болар кергән:

а) ике меңнән артык хокукый хәдис;

б) һәрбер хәдисне үзенең мәгънәсе буенча раслаучы аятьләр;

в) һәр хәдистән чыгарылган хокукый кануннар;

г) галимнәрнең һәр хәдистә булган дини тәгълимат мәсьәләләренә кагылышлы хезмәтләреннән өзекләр;

д) ислам шәригатенә кагылышлы мөселман хокуклары фәлсәфәсе;

е) нәтиҗәләрне дәлилләү методологиясе.

2. «Китәб әс-Сунна» («Сөннәт китабы») [гарәп тел.]. Сөннәтнең үзенчәлекле мәгънәсен бәян итүче бу китап 1945 елда Бхопалда басыла. Ул Һиндстанда барлыкка килгән «Әхл әл-Коръән» сектасына кире кагу буларак язылган һәм ислам динендә сөннәтнең урынын тикшерүгә багышланган.

3. «Әл-Мувәтта» — Имам Мәлик тарафыннан хәдисләр буенча язылган беренче китап — М.Бигиев тарафыннан 1909 елда бастырыла.

 ***

Һичшиксез, Шиһабетдин Мәрҗани кебек дин белгечләре дә үз хезмәтләрендә хәдис фәне мәсьәләләренең аерым бер аспектларына кагылмый кала алмаганнар, әмма бу эшне алар очраклы һәм сирәк рәвештә башкарганнар. Алда искә алынган авторлар танылган китаплардан алынган хәдисләргә шәрехләр язганнар, аны татар халкына, укымышлы муллаларга аңлату, төшендерү белән шөгыльләнгәннәр. Ә Р.Фәхреддиннең «Көтебе ситтә» китабы хәдис фәне буенча иң күренекле хезмәтләренең берсе булып тора.

 Файдаланылган әдәбият:

1. Фәхреддин Р. Көтебе ситтә вә мөәллифләре: Гыйльме хәдистән / китапны басмага әзерләүче — А.Гайнетдинов. — Казан: РИИ, 2016.

2. Фәхреддин Р. Җәвәмигъуль кәлим шәрхе / китапны басмага әзерләүчеләр — М.Рәхимкулова һәм Р.Үтәбай-Кәрими. — Казан: «Иман» нәшрияты, 1995.

3. Шагавиев Д. А. Основы исламского источниковедения / — Казань: Изд-во РИИ, 2007.

4. Гилазиев З. З. Хадисоведение. — Казань: ДУМ РТ, 2009.

5. Гермез М. Муса Джаруллах Бигиев. — Казань: ДУМ РТ, 2009. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 438

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>