Тарихи мәчет: үткәннәрдән – киләчәккә

2Быел 2 октябрьдә Самараның Тарихи мәчетенә 130 ел тула

Алексей Толстой урамын­дагы Тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына төзелә. Мәдрәсәсе, хәйрия җәмгыяте, китапханәсе һәм “Икътисад” журналы булган дин йорты 1932 елга кадәр татар мөсел­маннарының мәдәният үзәге дә булып хезмәт итә. 1911 елда бу мәчеттә Осман империясе вәзире Хөсәен Хилми паша, 1912 елда бөек шагыйребез Габдулла Тукай кунак булалар. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында мәчет имамнары һәм җәмәгатьчелеге тоткынлыкта йогышлы авырудан вафат булган күпсанлы төрек сугышчыларын күмү эшләрендә актив катнашалар.

Сталин репрессияләре вакытында мәчет имамнары һәм мәхәллә җитәкчеләре, шул исәптән мулла, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Мортазин кулга алыналар һәм атып үтереләләр, мәчет ябыла, ә бинасы күп еллар балалар бакчасы булып, соңрак янгыннар аркасында тораксыз калган кешеләр өчен күчмә фонд буларак та хезмәт итә.

Үзгәртеп кору чоры башлангач та, Диния нәзарәте һәм татар җәмәгатьчелеге мәчетне мөселманнарга кайтару эшен башлап җибәрәләр һәм 2003 елда теләкләренә ирешәләр. 2005 елда региональ Диния нәзарәте, хөкүмәт һәм халыктан җыелган хәйрия акчасына мәчет бинасы төзекләндерелә башлый, беркайчан да булма­ган манара һәм гөмбәз куела. Та­рихи мәчет кайтарылганнан бирле анда намазлар укыла, гает бәйрәмнәре, төрле ча­ра­лар уздырылып тора. Бүгенгә анда комплекс­лы төзекләндерү эшләренең дә зур өлеше эш­ләнгән инде. Тик Тарихи мәчет региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып танылгач, аның тарихи колориты да сакланырга тиеш. Шуңа аны эчке һәм тышкы ягыннан матур итеп бизисе, пластик тәрәзәләр урынына агач тәрәзәләр куйдырасы бар. Шулай ук люстра, келәмнәр, борынгы стильдә эшләнгән җиһазлар сатып алыр­га кирәк. Киләчәктә, мәчет йор­тын киңәйтеп, кызлар өчен мәдрәсә, балалар бакчасы, спорт комплексы булдыру нияте дә бар.

- Ниятләребез изге, планнарыбыз зурдан. Тик үзебез генә бу эшләрне башкарып чыга алмаячакбыз, әлбәттә. Әйе, хөкүмәттән зур ярдәм күрәбез, ләкин эшкуарларыбыз да, халык та читтә калмасын иде. Ул бит балаларыбызга, аларның да балаларына кала торган җәмәгать мәчете, — дип, мәчет Советы рәисе Усман Илингин халыкка күп тапкырлар мөрәҗәгать иткәне бар.

22 февральдә Тарихи мә­четнең 130 еллыгын уздыру буенча җыелган оештыру комитеты утырышында да мәчетне юбилейга әзерләү, бизәү өчен акча табу мәсьәләсе күтәрелде. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин алып барган чарада тәкъ­дим­­нәр күп булды. Мәсәлән, киләчәк­тә Тарихи мәчет йортында репрессия вакытларында корбан киткән имамнарның исем-фамилияләре язылган стелла урнаштырырга тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар бу фикерне хупладылар һәм Тарихи мәчеттә хезмәт итеп вафат булган бөтен имамнарның да исемнәрен кертергә кирәк дип таптылар.

Тагын бер эшлекле тәкъдим таҗик дин кардәшебез Батур Абдурохмоновтан чыкты. Ул мә­чет юбилеена әзерлек эшләре барышында башка мөселман кардәшләребезне дә катнаштырырга тәкъдим итте. Аның тел төбендә татарлар төзегән, төзекләндергән мәчетләрдә баш­ка милләт кешеләре дә намаз укый, алар да ремонт эшләренә үз өлешләрен керт­сеннәр, бәйрәмдә дә катнашсыннар, дигән фикер ята иде.

Тарихи мәчет китапханәчесе Рөстәм Фәйзуллов беренче чиратта китапханәне, музейны эшләп бетерергә тәкъдим итте. Чөнки юбилейга килүчеләр, беренче чиратта, мәчетнең тарихы белән кызыксыначаклар. Дөрес, музей һәм китапханә биналары әзер инде, тик борынгы заман стилендәге шкафлар һәм җиһазлар сатып аласы һәм китапларны, зарарлы гөм­бәчекләрдән арындырып, төп­ләп урнаштырасы бар. Шу­лай ук, киләчәктә, берничә тап­кыр шрифтлар алышу нәти­җә­сендә хәзерге укучыга аңлашылмаган иске имляда язылган китап­лар­ны татарчага яисә русчага тәр­җемә итәсе бар. Ә музей өчен тарихи экспонатлар җыелган да инде, ләкин алар да әлегә урнаштырылмаган.

Бәйрәмгә Тарихи мәчет турында матур итеп эшләнгән китап бастырып чыгару тәкъдиме, сөйләшү барышында транформация кичереп, күбрәк тө­зелешкә зур ярдәм күрсәткән кешеләр турында язу идеясе туды. Чыннан да, аларның балаларын, оныкларын дини рухта тәрбияләү, бабалары турында истәлек итеп калдыру өчен мондый басма, һичшиксез, файдалы булачак.

Тарихи мәчетнең юбилейга әзерләнү барышын татар сайтларында гына түгел, башка мөселман милләтендәге ха­лыкларның сайтларында һәм газе­таларында яктырту, хәтта өлкә теле­видениесенә чыгу тәкъ­дим­нәре яңгырады һәм хуплан­ды.

Бигрәк тә мәчеттә шәһәр халкы өчен “Ачык ишекләр көне” уздыру идеясе ошады. Якын-тирәдә яшәүче башка милләт халыклары да мәчет белән танышсыннар, анда тик яхшылык­лар гына булуын аңласыннар, ә үзен мөселман дип санаучылар мәчеткә йөри башласыннар өчен эшләнә бу. Бәйрәм чаралары кысаларында Самараның борынгы өлешендә урнашкан мәчет буенча гына түгел, чиркәү, кирха, синагога буенча да экскурсия үткәрү тәкъдиме дә хуплау тапты.

Шулай ук, бәйрәмне оештыру буенча план төзелде һәм аны төгәл үтәү өчен мондый җыелышларны даими рәвештә үткәреп тору турында сүз куештылар.

4

3 1 2

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1556

Комментирование запрещено