Мин татар

imageТөрки халыкларының яңа елы
Март аенда башлана.
Табигатьтә үзгәрешләр -
Уяна бит Җир-ана.

Карлар эри, бозлар ага,
Ташу төшә елгага.
Колач җәеп апрель килә,
Чәчәк сибеп дөньяга.
Сыерчыклар кайтты инде,
Сайрый сабан тургае.
Яшеллеккә күмеләчәк
Авылымның тугае.
Яшәү көче ташып чыга,
Каен сулары сыман.
Безгә кадәр шулай булган,
Хәерле килсен заман.
Тәмле исләр, назлы хисләр
Алып килә яз башы.
Күкрәккә сыймый йөрәк,
Атыла язмыш ташы.
Тагын ниләр булачагы -
Бар да Ходай кулында.
Телебезне саклап калып,
Бирик яңа буынга
«Мин татар», — дип горурланып,
Әйтсеннәр бар галәмгә.
Үз нәселең, үз гадәтең
Кирәк һәрбер адәмгә.
Бәхет-шатлык кына каксын
Бар кешенең капкасын.
Җил-давыллар урап узсын,
Кайгы җиле какмасын.
Халкыбызның йөзек кашы -
Сабан туйлары җитәр.
Тагын бергә җыелышсак,
Кайгы-хәсрәтләр бетәр.
Татар яши, яшәде дә,
Тагын да яшиячәк.
Бергә, бердәм, тату булсак,
Якты булыр киләчәк!!!
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.

 

Просмотров: 1397

Комментирование запрещено