Сезнең батырлыклар онытылмас…

P8xnMjeo0pw

Якупов Ганни

Яз килә. Кара каргалар, сыерчыклар җылы яклардан туган ояларын сагынып кайталар. 

Һәр яз аллы-гөлле чәчәкләре, кояшлы җылы көннәре, ләйсән яңгырлары белән куандыра. Шул ук вакытта яз барыбызга якын бәйрәмнәрне дә алып килә: 1 майны һәм  Җиңү бәйрәмен…

Дәһшәтле сугыш бетүгә ничә еллар үтсә дә, җиңү яулаган батырларны онытырга хакыбыз юк. Шул батырларның берсен искә алып китик әле. Язмам Яңа Ярмәк авылында гомер иткән Ганни абзый Якупов турында булачак.

Минзифа апа белән Ярый абзыйны куандырып, 1921 елның җәендә бер егет дөньяга килә. Әтисенең терәге булырдай үсеп тә җитә. Кечкенәдән үк акыллы, зиһенле, тапкыр егет була Ганни абзый.

Мәктәпне яхшы билгеләренә генә укып чыга. Укыган чагында, буш вакытларында ул бригадка барып атлар караша, әтисенә булыша. Бигрәкләр шук була. Әллә-ничә тапкыр ат астында кала яза. Алай да малкайларны ярата, яз-көз чәчләрен тарый, ашарларына сала. Атларның тайлары белән гел шаяра…

1939 елны Кызыл армия сафларына хезмәткә алына. Әти-әнисенә армиядән мактау хатлары килеп тора. Хезмәт итеп кайтырга өлгерми, сугыш башлана. Ганни абзыйга Горький шәһәре тирәсендәге бәрелешләрдә катнашырга туры килә. Забайкальеда да, Квантунский шәһәрен азат иткәндә дә (Япония), булырга туры килә. 1946 елның декабрендә генә  туган авылына кайтып төшә.  Сугышның алгы сызыгына кадәр җитеп, бер күкрәк орден-медальләр тагып кайтып керә ул. Шатлыкның иге-чиге булмый, исән- сау, Аллаһыга шөкер…

Һәр тыныч таңны каршылый алуыбыз өчен, һәр көн тыныч зәңгәр күкне күрә алуыбыз өчен, кошлар җырын ишетә алуыбыз өчен, гади генә әйткәндә, яшәвебез өчен дә без аларга бурычлыбыз…

Сугыш…

Илебез чиген бозып керделәр,

Гитлер фашистлары безнең илне

Тар-мар итәрбез, дип белделәр.

Уйламады алар халкым белән

Авыр бәрелешләр буласын.

Җанын кызганмыйча көрәшеп ул солдатлар

Дошманнарга җирне бирмәсен.

1947 елны авылның бер чибәркәенә – Әкълимә апайга өйләнә. Армиядән кайту белән Ганни абзый авыл советына рәис  итеп сайлана. Эшен бик тә ярата ул, тик һәркөнне күрше авылда урнашкан идарәгә йөрергә диеп, ике-өч ел эшләгәннән соң, эшеннән китә.

Аннан соң 1955-1959 елларны Похвистнево шәһәрендәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга китә. Аннан агроном таныклыгы белән кайта. Ә Әкълимә апай ул елларда тормыш йөген берүзе тарта.

Алар Ганни абзый белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. 1948 елны Минсәлих абый, 1954 елны Равил абый, 1956 елны Зәйтүнә апай туа, ә Әлфия — 1961 елгы. Исән-сау балаларын тәрбияләп, укытып, өйләндереп, зур тормыш юлына озаталар алар. Барысы да тәүфыйклылар, югары уку йортларын тәмамлап, үз тормышларын булдырганнар. Зур урыннарда эшләп, хәзер лаеклы ялларда инде.

Әкълимә апай 40 ел санитарка булып эшли. «Медпунктны җылытыр өчен эшкә төнге эчтә барып, мичкә утын ягам», — дия иде. Утынны авыл советы китерә-китерүен. Аны бит әле кисәсе дә, ярасы да бар. Ачык һавада торган утын тиз генә янмый әле ул. Аннан соң шприцлар кайнату, һәрбер баланы прививкага чакыру. Ул чакта мәктәптә 100дән артык бала була. Менә шулай бер дә сукранмыйча, йөгерә-йөгерә эшкә барып, кайткач бала-чага, йорт карап, болар өстенә әле кайнанасы да күп еллар түшәктә ята. Шулай яшәп яталар Якуповлар. Зур, матур өйләр коралар, каралты-кура булдыралар.

Әкълимә  апаның яз көнне тәрәзә төпләрендә яран гөлләре белән бергә помидор үрентеләре дә гөрләп утыра. Бик оста үстерә иде помидорларны, “алар яшь бала кебек назланырга яраталар”, — дия иде.

Ә кул белән печән чабулары… “Ирләрдән оста чаба ул, минем карчык”, —  дип мактап та куйгалый иде Ганни абзый. Кыш көннәрендә йон эрләү эшләре, башта үзең өмә җыясың, аннан соң сиңа килгән кешеләргә йөрисең. Оекбаш, бәяләй бәйләргә дә оста иде ул.

Ничек өлгергәннәр, хәзер шуны уйлап — исең китәр.

Ә Ганни абзый гомер буе җитәкче урыннарда эшләде: агроном, бригадир… Әле күп еллар сайлау кампанияләрендә рәис була. Пенсия яшендә дә күп эшләде ул, 55 ел стажы.

Аларның икесенең дә яхшы эшләүләрен раслаган грамоталары, медальләре күп. Уңганнар инде, язып бетереп тә булмый.

Менә шулай пенсиягә чыгып яшәп ятканда Ганни абзыйга инсульт була. Әкълимә  апай абыйны 7 ел карый…. Рәхмәттән башка бернинди сүз дә юк.

Әкълимә апайның олы улы Минсәлих абый да чирләп, үлеп китә. Әни кешегә күпме түзәргә дә, түзәргә кирәк…

И, Ходаем, ярдәмеңнән ташлама берүк. Барыбызны да бала хәсрәтләре читләтеп үтсен иде шул.

Хәзер инде Әкълимә апабыз да юк. Урыннары оҗмахта булсын инде, искә алуларым дога булып барсын…  Ә балаларына, оныкларына, оныкчыкларына Аллаһы Тәгалә исәнлек, тынычлык, бәрәкәтле тормыш насыйп итсен.

Ә безгә инде Ганни абзыйлар яулаган тыныч тормышның кадерен  белеп, тәмен тоеп, канәгать булып, булганына шөкер итеп, риза булып яшәргә кирәк. 

jvavxR-HL7c

Ганни абый тормыш иптәше Әкълимә апай, улы Минсәлих, килене Факия, оныкчыклары белән.

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 997

Комментирование запрещено