Иске Усман авылында “Карга боткасы” бәйрәме узды

i (1)Иске Усман авылының социаль реабилитация бүлегендә “Карга боткасы” бәйрәмен быел алтынчы ел рәттән уздырдык.

“Карга боткасы” – татар халкының борынгыдан килгән йола-бәйрәме. Борынгы заманнарда кешеләр язны каргалар канатында  алып килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә кар эри башлап, беренче каргалар күренә башлагач та кешеләр “Карга боткасы” бәйрәме уздырганнар.

Кар ачылган бер урында  учак ягып, казан астык. Анда тирә-якка тәмле исләр таратып ботка пеште. Ә ул арада ял итүчеләребез  төрле җырлы-биюле уеннарда сынашты.  “Табышмакның җавабын тап”, “Мәкальнең ахырын бел”, “Кош исемнәрен ата” һәм башка биремнәрдә апалар җитезлекләрен күрсәтте.

Кашыкка йомырка салып  йөгерү, чулмәк вату  ярыш-уеннары, «Йөзек салыш», «Без-без идек» уеннары да  аеруча ошады авылдашларга. Ял итучеләребез  белән бергәләп “Яз, яз, яз җитә“ исемле җырны бии-бии башкардык. Татар көенә парлап биедек.

Шул арада ботка пеште. Чынлап та саф һавада, учак өстенә куелган казанда пешкән ботка аеруча тәмле була шул!

“Кем карга боткасыннан авыз итә, шул ел буе авырмый”, дигән борынгыдан калган әйтемгә ышанып, бәйрәмдә катнашучылар  тәмле боткадан авыз итте. Аннан аны кошларга бирдек, бераз суга да агыздык, җирдә дә калдырдык. Шулай иткәндә ил өстенә муллык килә, көннәр җылы, яңгырлы, матур, ә гаиләләр бәхетле була, диләр.    

«Бәйрәмне оештыручы  хезмәткәрләргә рәхмәт яусын,  икенче елга да күрешергә язсын», — дигән теләк белән таралышты авылдашлар.

i (1)i (4) i

Иске Усман авылы социаль реабилитация булеге  хезмәткәре Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 966

Комментирование запрещено