Авылга ямь керде

мансур 1Быелгы кышның салкын­нары китәргә ашыкмады. Әмма яз язлыгын итте: ки­нәт кенә көннәр җылынып китте, яңгыр явып үтте дә, ике-өч көндә кар эреп акты. Ә кар астыннан көзен төш­кән яфраклар, кыш буе җыелган чүпләр, сынган агач ботаклары ыржаеп, хәтфә үлән өстендә калды. Җылы көннәргә, яшеллеккә сусаган халык, дәрт­ләнеп, язгы эш­ләргә кереште.

Яңа Мансур авылында яшәү­челәр дә иң беренче чиратта авыл үзәгендәге Җиңү паркын, һәйкәл тирәләрен тәр­типкә китерделәр. Чүп-чар­дан арынган җир, күңел­ләрне куандырып, шундук яшеллек бе­лән җавап бирде. Җирләр кибү белән мәчет картлары, ир-атлар каберстанны чистартуга керештеләр. Авыл җирлеге башлыгы Илмир Гыйззәтуллин җитәкчелегендә, ике мәхәллә муллалары Шамил Алимбиков һәм Рим Гарифуллин, шулай ук өмәләр оештыруда булышучылар Ирек Газиев һәм Насыйх Гарифул­лин ярдәмендә өч зират та тәр­типкә китерелде, мәчетләр тирәсе матураеп китте.

Авыл җирлеге администрациясе өмәдә катнашучыларга олы рәхмәтләрен белдерә. Сез­нең изге гамәлегез барыбыз өчен дә үрнәк булсын. Авыл­дашларның күбесе олы яшьтә булуына карамас­тан, үз йорт­ларын гына түгел, урамнарны да себерәсен — себереп, төзекләндерәсен – тө­зек­ләндереп, буяуларын яңар­тып, авылга ямь керттеләр.

Менә инде май – чәчкәле ай да якынлаша. Авыл халкы, дәррәү кубып, йортларында гына түгел, урамнарда да чәчәкләр утыртырга әзерләнә: клумбалар, түтәлләр ясый, орлык-үсентеләрен барлый. Авылыбыз җәй буе гына түгел, көзен дә яшеллеккә, чәчәккә күмелеп яши. Алдагы планнарда тагын ике чишмәбезне төзекләндерү, Сабан туе мәй­данын тәртипкә китерү. Бу эш­ләр дә мәчет картлары, авыл җирлеге хезмәткәрләренең тырышлыгы белән эшләнәчәк. Халыкка бит яхшы сүз булса, шул җитә,  матурлыкта яшәү өчен әллә ниләр эшләргә дә әзер.

Әкълимә СУБЕЕВА.

Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1325

Один комментарий

  1. Молодцы авылдашларыбыз!!!АВЫЛГА ЯМЬ КЕРТКЭН ЭЧЕН РАББЫМ СЕЗГЭ ИСЭННЕК БИРСЕН !!!АМИН,АМИН