Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Самара өлкәсенең беренче халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы Колючевка 4 июньдә 82 яшь тулган булыр иде. Ул быел, 10 мартта, язның шыксыз һәм җилле бер көнендә фани дөнья белән хушлашты.
“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамблен оештыручы һәм 50 ел буе аның алыштыргысыз җитәкчесе булган Илгиз Исмәгыйль улы Колючевны халык та яратты, ансамбль әгъзалары да хөрмәт итте, өлкә җитәкчелеге дә читкә типмәде. Шуңа да “Кеше китә, эзе кала” дип аталган һәм аның истәлегенә багышланган концертка, җәйге матур ял көне булуына карамастан, халык күп килде. Биредә татар милли оешмалары вәкилләрен, кайчандыр “Ялкынлы яшьлек” артистлары булган сәхнәдәшләрен, милли җыр һәм көйгә мөкиббән киткән замандашларын, мәрхүмнең хәләл җефете Асия ханымны һәм улы Илдарны, бертуган апасы Луиза Исмәгыйль кызын, туганнарын күрергә мөмкин иде. Читать полностью