Иҗат җилкәне астында

IMG-4383ddea2fb1c79906ba8fed81c4f85b-V7 — 12 июньдә, Анапада, «Йөрәкләр полифониясе. Иҗат җилкәне астында — 2021» дип аталган өченче Халыкара фестиваль-кон­курс узды. Масштабы буенча ул иң зур фестивальләрнең берсе бу­лып санала. Бу конкурста 20 меңнән артык кеше катнашты. Жюри әгъзалары буларак Россиянең атказанган һәм халык артистлары, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чакырылган иде. Әлеге фестиваль-конкурс талантлы балаларга алга бару өчен трамплин булып хезмәт итә.

Бәйгедә Самараның «Яктылык» татар мәктәбенең «Йолдыз» татар бию театры да катнашты. Кечкенә артистлар жюри әгъзаларына «Яулык белән бию», «Биибез  бергәләп», «Күңелле гөрләвек», «Зәкә-Зәкә» һәм «Ярмәк вагы» биюләрен тәкъдим ит­теләр. «Йолдыз»чыкларның һәрбер чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән сәламләделәр. Биш номерның дүртесе жюри тарафыннан аеруча югары бәяләнде һәм «Халык биюе» номинациясендә — I дәрәҗә лауреат дипломы белән, ә өченче сыйныф укучылары башкарган «Яулык белән бию» II  дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.

Бәйгегә биючеләрне “Якты­лык” мәктә­бенең хорео­графы Алия Сурина һәм балетмей­с­тер Рәшид Гыйззәтуллин әзер­ләделәр. 

- Балаларның чыгышы белән мин бик канәгать, чын күңелемнән горурланам, — дип, шатлыгы белән уртаклаша Алия Сурина. — Аларның һәрберсе зур сәхнәдә чыгыш ясарга әзер артист. Бәләкәчләрем, 3 сыйныф укучылары, мине аеруча шатландырдылар. Мон­дый зур сәхнәдә, шундый зур аудитория алдында алар бе­ренче тапкыр чыгыш ясадылар һәм искиткеч оста­лык күрсәттеләр. Безнең бу уңышларда Инзилә Гыйз­зәтуллинаның да өлеше бик зур. Чөнки ул “Йолдыз”чык­ларыбызга бик яхшы про­фессиональ база биреп кал­дырды. Шу­лай ук, фор­саттан файда­ланып, ан­самблебезгә бик нык ярдәм иткән Әнвәр Горлановка шәхсән үз исе­мемнән, ба­лалар һәм барлык ата-аналар исеменнән рәх­мәт­ләребезне җитке­рәсебез килә, — ди Алия Минәх­сән кызы.

Балаларның талантын ачар­га булышканы, татар халык биюләренә мәхәббәт уятканы, аларны шундый уңышларга китергәне өчен бәйгедә катнашкан укучылар һәм аларның ата-аналары Алия Суринага һәм Рәшит Гыйззәтуллинга чиксез рәх­мәтлеләр.

“Йолдыз” ансамблен һәм аларның җитәкчеләрен их­ластан котлыйбыз һәм ки­ләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

 0eOMgN4YGoEIMG-4383ddea2fb1c79906ba8fed81c4f85b-V

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1249

Комментирование запрещено