Хөрмәткә лаеклы шәфкать туташлары

медработники20 июнь — Медицина хезмәткәрләре көне!

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында да хәзерге авыллар язмышы – яшьләр бик аз, күбесенчә өлкән яшьтәге пенсионерлар яши. Ә олыгайган кешенең авырулары да яше белән бергә арта бара. Моннан 10 еллап элек авылда табиб та бар иде, ләкин ул, яшь кеше буларак, тиешле 5 елын эшләде дә шәһәргә күчте. Шуннан соң район үзәгеннән атнага бер, йә булмаса, ике атнага бер мәртәбә 3 – 4 сәгатькә килеп табиб эшләп йөрде. Әле инде анысы да күренми башлады.

Шөкер, безнең авыл фельд­шер-акушер пунктында ике шәфкать туташыбыз эш­ли. Алар, 27 ел элек медицина училищесын тәмамлап, үз авылыбызга эшкә кайткан миһербанлы шәфкать туташ­лары, мөрәҗәгать иткән һәр­кемгә дару биреп кенә калмыйлар, файдалы киңәшләре белән дә халыкның күңелен күтә­рәләр. Тәүлекнең кайсы вакыты булса да, алар өчен ул эш вакыты. Бер дә авырсынмыйча, канәгатьсезлек күрсәтмичә, шалтыраткан саен, кирәк-ярак­ларын алып, ярдәмгә ашыгалар.

Фәнилә Мөкатдәс кызы Фәткуллина һәм Алия Әбүзәр кызы Гыйззәтуллина эшләгән медицина бүлегенә килеп керү белән аларның мөлаем йөзләре үк дәвалый сыман. Һәр кешене дикъкать белән тыңлап, кан басымын, температурасын үлчәп, кирәкле даруларны язып биреп, ничек дәваланырга кирәклеген аңлаталар, кирәк булса, район хастаханәсенә талоннарны да үзләре бирәләр. Табибларга барып кайтканнан соң, күп вакытта, безнең шәфкать туташларыбыз алардан бер дә ким түгел дигән нәтиҗә ясыйбыз. ФАП бүлегендә чисталык саклаучы булып аларның ярдәмчесе Рушания Фәттахова эшли. Менә шушы өч хатын һәм ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче Әмирҗан Ибраһимов бөтен авыл халкының исәнлеге сагында, вакытлары белән санлашмыйча, хезмәт итәләр.

Алиянең тормыш иптәше Илмир Хәбибулла улы авыл җирлеге башлыгы булып эшли. Аның да эше тәүлек вакытына бәйле түгел: авылда төрле хәлләр була. Кешегә ашыгыч ярдәм кирәккәндә, Илмир, үз машинасына утырып, ашыгыч ярдәм машинасына каршы чыга, йә булмаса, авыруны район хастаханәсенә кадәр дә илтеп куя.

Фәниләнең өендә инсульт кичергән кайнатасы Әбүзәр абый, инвалид кайнанасы Нә­кыя апай ярдәм көтеп утыралар. Фәниләнең игътибары һәм күңел киңлеге, ярдәмчеллеге аларга да һәм, әлбәттә, хәләл җефете Ядкарьгә дә җитә.

Фәнилә белән Алиягә, Ру­шаниягә һәм Әмирҗанга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләрен белдереп, исән-сау гына эшләп, озын гомер итүләрен телибез.

Әкълимә СУБЕЕВА.

Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1113

Комментирование запрещено